Менә ул табынган остазы – баянчы һәм театрның музыка җитәкчесе Рокыя Ибраһимова белән бергә эшли башлый. Ике музыкант: берсе – халкыбыз арасында дан казанган баянчы, икенчесе – профессиональ сәнгатькә әле генә аяк баскан, аңа турылыклы хезмәт итәргә ашкынып торган егет – театрда очраша.
Көннәрнең берендә Рокыя Ибраһимова Рәисне чакырып ала да:
– Энем, мин театрдан китәм, хәзер инде син театрдагы барлык музыкаль вазифаларны берүзең башкара алырлык дәрәҗәдә әзерлеклесең, баянда яхшы итеп уйный башладың, әгәр дә шушы тырышлык белән эшләсәң, син тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешерсең, – ди.
Театрлар өчен сәхнә кануннарын белгән баянчылар әзерләү бер уку йортында да каралмаган. Рәис Сафиуллин драма артисты һәм баянчы һөнәрен бербөтен төшенчә буларак кабул итә. Талантлы артист һәм оста музыкант театрда әлеге ике катлаулы вазифаны гомере буе зур җаваплылык белән югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып килә.
Бу вакытларда Татарстан радиосыннан тапшырылган концертларда катнашкан музыкантлар, җырчылар иҗаты белән Рәис Сафиуллин даими рәвештә танышып тора. Ул радиодан яңгыраган җырларны, төрле музыка уен коралларында башкарылган көйләрне отып ала, откан көйләрен нотага салу белән дә шөгыльләнә.
1950 елның җәендә Академия театры артистлары зур һәм җаваплы гастрольләргә чыга: Уфа, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара тамашачылары спектакльләр белән беррәттән Зифа Басыйрова концертларын да зур түземсезлек белән көтеп ала. Концертлар зур уңыш белән үтә. Һәр шәһәрдә радио аша оештырылган концертларда Рәис Сафиуллин баян партиясен зур осталык белән башкара. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Зифа Басыйрова аның уйнавын бик ошата, мактау сүзләре яудыра.
1950 елның көзендә, театр үзенең сезонын ачып җибәргәч, Рәис Сафиуллин кулына казах халык язучысы Габит Мөсриповның «Козы-Керпеш белән Баян-Сылу» драмасы өчен язылган музыкаларның бер өем ноталарын тоттыралар, өч көннән соң аңа спектакльне алып барырга кирәклеген әйтәләр. Ә моның өчен фортепиано өчен язылган музыкаль номерларны баянда башкарырга яраклаштырып нотага салырга кирәк. Эшне өч тәүлектә башкарып чыгып, спектакль тәмам җиренә җиткерелә. Рәис фортепиано өчен язылган ноталарны баянга яраклаштыру эшен гомере буена дәвам иттерә. Гармония, оркестрдагы коралларның яңгыраш үзенчәлекләре белән кызыксына. Музыка әсәрләрен төрле ансамбльләр өчен дә эшкәртә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
1955 елдан ул үзе иҗат иткән әсәрләрне магнитофон тасмасына яздыра башлый. Яңача яңгырау аһәңенә ия, баянчыдан зур техника һәм музыкаль әзерлек, осталык таләп иткән халык көйләренә язылган дистәләрчә вариацияләрне татар баянчылары арасында беренче булып тыңлаучыларның күңеленә ирештерә. Аның «Яшьлек», «Әнисә», «Әтнә», «Шахта», «Сарман», «Каз канаты», «Сүнмәс дәрт» һәм башка халык көйләре темаларына вариацияләре татар музыка сөючеләре арасында һаман да популяр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрне ул һәрвакытта да тальян гармунга тартым матур тембрлы үзе ясаган баянда югары зәвык белән башкара иде.
Татарстан радиосында баян буенча беренче солист – Рокыя Ибраһимова, икенчесе Мөхтәр Әхмәдиев булса, өченчесе – Рәис Сафиуллин.
Рәис абый классик музыканың нәфислеген һәм нәзакәтлеген яхшы сиземли һәм аларның кайберләре белән үзенең репертуарын баета: Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны, Исмай Шәмсетдиновның «Студентлар маршы»н, «Кармен» операсыннан увертюраны, Моцартның «Төрек маршы»н, Огинскийның «Полонез»ын һәм башка әсәрләрне ул озак еллар дәвамында югары осталык белән башкарып килде.
Сәхнә йолдызларыбыз Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Авзалова, Наҗия Теркулова, Фәхри Насретдиновлар белән иҗади хезмәттәшлектә Рәис Сафиуллин күп кенә җырларын граммофон тәлинкәсенә яздыруда катнаша. «Яшьлек», «Әнисә», «Зәлидә» кебек халык көйләренә вариацияләрен дә Рәис Сафиуллин үзе башкаруында тәлинкәгә яздыра, һәм ул зур гына тираж белән чыгарыла.
Спектакльләрдә катнашучы артистларга җырлар өйрәтү, ритмика-бию дәресләрендә уйнау, куеласы спектакльләргә парчаларны сайлап алу, аларны эшкәртү концертмейстерның көндезге эше булса, кичке эше – концерт-спектакльләрдә катнашу. Болар барысы да баянчы-концертмейстердан осталык, оешканлык, өлгерлек һәм зирәклек таләп итә. Сәхнә геройларының рухына туры килерлек музыкаль әсәрләр табылмаса, ул спектакльләргә музыканы үзе яза. «Яшь йөрәкләр», «Чаткылар» һәм башка спектакльләр Рәис Сафиуллин язган музыка белән дистәләрчә еллар Академия театрында зур уңыш белән барды. «Газинур Гафиятуллин», «Томан тарала» кебек радиоспектакльләр дә ул иҗат иткән музыка белән радио фондына язып алынды. Рәис Сафиуллин иҗат иткән җырлар да халык күңеленә тиз барып иреште һәм популярлык казанды. «Бик сагындым, авылым», «Газинур җыры», «Авыл көе» кебек җырлар шуның бер дәлиле, аларны еш кына халык җырлары дип тә җырлыйлар.
Читать дальше