– Сез нишләп кып-кызыл соң? Кызлармыни сез? Кияүгә чыгарга әзерләндегезмени? Беркөн Зиннур исемле өйләнүче егет әнидән сорап сезнең берничәгезне алып киткән иде бит. Оялгач бите кызара бит кешенең. Сез дә ояласызмыни? Ник сөйләшмисез? Энәләрегез белән кадарга гына торасыз үзегез.
Аларны шулай үртәвеннән Тургай рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Борылып караса, әнисе басып тора.
– Улым, алар белән нәрсә сөйләшәсең? – диде әнисе, аның янына чүгәләп.
– Син кушканны.
– Мин берни дә кушмадым бит.
– Кушасың. Гел янымда син, әнием. Күренмисең генә. Алар бөтенесе дә сөйләшә. Агачлар да, чәчәкләр дә. Без ишетмибез генә.
– Шулайдыр, улым, шулайдыр, – диде әнисе, елмаеп.
Тургай йөгереп китмәкче булган иде, әнисе күтәрде дә алды. Аннары болдыр баскычына утыртты, үзе дә утырды. Тургайның аякларын сыпырды, кулларын, беләкләрен үпте. Әнисенең күзләре яшьләнде, тавышы да тонык булып чыкты:
– Улым, әнә аякларың, кулларың сыдырылган, тезләрең бәрелеп күгәргән, кутырлаган. Алар бит әле бәләкәй, арыйлар. Нигә әзрәк ял итмисең? Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың.
– Чакыралар бит…
Әнисенең гаҗәпләнүдән күзләре түп-түгәрәк булды.
– Кемнәр? – диде ул, тавышын күтәреп.
– Бөтенесе дә, – диде Тургай. Аннары өстәп куйды: – Акбай, Баһадир, казлар, тавыклар… Алмагачлар, чияләр, чәчәкләр, тау, елга… Ашаганда да гел янәшәмдә алар. Кайчакта үзләрен кашык белән кабып та җиффәрәм! – Шулай дигәч, Тургай рәхәтләнеп көләргә тотынды. – Мин аларның барысын да сөйләштерәм әле. – Тургай кинәт сикереп торды, имән бармагын өскә күтәрде. – Әни, ишетәсеңме?
– Ни бар?
– Инеш буендагы таллар чакыра. Кичә бара алмаган идем. Үпкәләгән алар миңа!..
Күз ачып йомган арада, Тургай урамга чыгып йөгерде. Әнисе аның артыннан чыкканда, Тургай инешкә төшүче тыкрыкның теге башында юк та булды…
Тургай дөмбер-дөмбер килгән тавышка уянып китте. Әллә әтисе өй түбәсенә менгәнме дисә, тышта җил котыра икән. Калай түбәгә гел бәргәләп тора ул. Аның яшьтәш алмагачының да ботаклары чаштыр-чоштыр тәрәзәгә ышкыла. Әниләре дә бакчада йөгерешеп йөриләр. Ни булды икән? Тургай киенеп тә тормастан чыгып йөгерде. Ишектән атлауга, җил үзенең салкын гәүдәсе белән аңа килеп сөрлекте, муенын, беләкләрен, тез башларын салкын теле белән ялмап алды. Бакчага йөгереп керсә, ни күрсен, юан алмагачның бер зур ботагы сынып төшкән. Сынган җире сөяк төсле ап-ак. Кубып калган көрән кайрысы агачның күз яшьләренә чыланган. Тургайның да күзләренә яшь килде. «И улым, туңасың бит», – дип, әнисе аны күтәреп алды.
– Алмагачны кем сындырган?! – диде Тургай, чак-чак кына елап җибәрмичә.
– Кем булсын? Җил инде, – диде әнисе. – Әнә бит ничек котыра!
– Мин төшәм, төшәм, – диде Тургай, сабырсызланып.
Аның күзләре сынган ботак янында маташучы әтисе белән, бабасында иде. Җиргә аяклары тию белән, шулар янына барды. Ул ни уйларга да белмәде, сулышы кысылды. Алмагач ботагы кызганыч булып, җирдә сузылып ята. Янына килгән саен, ул Тургайны елмаеп каршылый иде. Алсу төстәге әнис алмаларының күплегеннән сыгылып төшкән чакларында да, ул Тургайны гел үзенә чакыра, алмаларын җыйганга сөенә иде, алмаларын өзеп алган саен турая бара һәм элекке хәленә кайта иде. Җиргә күпме алмасы чәчелгән, күпмесе ботакларына береккән килеш ята. Әле алар вак, әле аларның үсәсе бар. Хәзер ни була инде?
– Әтием, ялгап куясызмы? – диде Тургай, өзгәләнеп.
– Ялгап булмый инде, улым.
– Теге алмагачны ялгаган идең бит. Әнә үсеп утыра.
– Анысы нечкә иде. Бу ботак бик юан, ялгана алмый ул, – диде әтисе.
Бабасы да аптырап баш чайкады, җирдә яткан ботакның авырлыгын чамаламакчы булып, күтәреп, кымшатып карады һәм өметсез төстә кул селтәде. Тургай, баскан урынында сикергәләп, әле бабасына, әле әтисенә ялынды:
– Ялгагыз инде! Бәйләп куегыз, терелә ул!
– Агач корымасын өчен, кәүсәсенең менә бу шәрә урынын дарулар, балавызлар сөртеп бәйләп куябыз, – диде әтисе, агачка буйый торган пластилин төсле әйберсен алып килеп. – Ә сынган бу ботакны кисеп турарга туры килә.
Аның бу сүзләрен ишеткәч, Тургайның бала йоннары кабарды. Ничек инде кисәргә?! Ул елап җибәрде, сынган ботакның яфракларын куллары белән сыпырды, үзе, яшьле күзләрен төбәп, әтисе белән бабасына ялварды:
– Кисмәгез, кисмә! Аның тәннәре авырта бит! Сынган җиреннән күз яшьләре чыккан. Кистермим, кистермим!
Бабасы чүгәләп Тургайның башыннан сыйпады, елаудан туктасаң кисмәбез, диде. Тургай шундук тынычланды.
Читать дальше