– Ярый, торсын, алайса, – диде әтисе дә.
Алмагачның ярасын бәйләп куйгач, барысы да, өйгә кереп, чәй эчәргә утырдылар. Тургайның бөтен уйлары сынган алмагач тирәсендә бөтерелде, гел елыйсы килеп торды. Алдына әнисе ясап куйган чәенә дә кагылмады.
– Нишләп ул җил шулай әшәке? – дип сорады ул кинәт.
– Кайчакта шундый холыксызланып ала торган гадәте бар инде аның, – диде әтисе.
– Нишләп? – диде Тургай, еламсырап.
Аның соравына бабасы болай дип җавап бирде:
– Җилнең нервы какшаган. Ул туктаусыз таулар, урманнар, өйләр, агачлар арасыннан чаба да чаба. Чаманы белмәгәч, әле маңгаен, әле тезен бәрә дә холыксызлана, шул авыртканның үчен башкалардан ала, ни кыланганын онытып җибәрә.
Тургай чәен дә эчеп тормады, бакчага чыгып китте. Җил тагын да ныграк котырына башлаган иде. Агачлар әле бер, әле икенче якка бөгеләләр, яфраклары өзелеп чыгарлык булып шыбырдый. Бөтенесен сындырып бетерергә ниятли бугай бу. Тургай сынган ботак янында нишләргә дә белмичә басып торды. Җилгә аның бик нык ачуы килде. Ул аны ямьсез бер зат итеп күз алдына китерде. Мондый холыксыз, юньсез, әшәке нәрсә һич тә матур була алмый ич инде. Ул тузгыган чәчле, төрле якка тырпайган сакаллы, башы болытлардан да өстәрәк йөри торган бер шөтерле нәрсәдер инде. Галимҗан абыйсы, җилнең ыштан төбенә көтүдәге сыерлар сыярлык, ди бит. Шул ыштанын мең ястык кадәр итеп кабарткач, котыра-котыра йөгерә, ди. Ул бик тискәре дә икән. Кирәк түгел чакта, болытларны куалап, яңгыр китерә, ә коры чакта яңгыр болытларын юри читкә алып китә, ди.
Былтыр җил Ык буендагы олы тирәкне аударды. Тургай да ул тирәк күләгәсендә әбисе белән көн саен бәбкә саклый иде. Ярый, җил көчәя башлау белән кайтып киттеләр. Аларны да басасы булган ул тирәк. Бөтен авыл шулай дип сөйләде, әбисе, Тургаем коткарды, Тургаемның бәхете җиңде, дип кешеләргә һаман сөйли әле. Ә мал-туар, кош-корт күпме зыян күрә җилдән. Ул бәреп төшергән бал кортларының, күбәләкләрнең очып китә алмыйча үлән арасында ятканнарын күргәне бар Тургайның.
Җил улый, ыжгыра, сызгыра, давыл-бураннар, өермәләр алып килә. Һавадагы болытларны куркытылган сарыклардай куалап йөртә, дөбер-шатыр китереп бер-берсенә бәрештерә, маңгайларыннан яшеннәр аттыра, яңгыр итеп сиптерә, кар итеп яудыра. Бер йөгерә башласа, бөтен нәрсәне кузгата, селкетә, бөгә, сындыра, кубарып ата, тузан, яфрак, кар кебек җиңелрәкләрен әллә кайларга очырып алып китә. Нишләп аны туктатучы юк? Тургайның күзенә генә дә күпме туфрак, ком сипмәгәндер ул! Тургай кабат өйгә керде.
– Ә нишләп ул гына шулай кылана соң? – диде ул, табын янындагыларның каршына ук барып.
– Кем?
– Җил. Мине гел тыеп кына торасыз. Аны ник тыймыйсыз?
– Аңа безнең көчебез җитми, – диде бабасы.
– Әтинеке дәме?
Әтисе ни әйтергә белмичә як-ягына карангалап алды да:
– Әнә әбиең әйтер, – диде.
Әбисе шактый уйланып торгач, тамак кырып, болай диде:
– Җил ул Аллага гына буйсына, улым.
– Алла кайда соң?
– Ул… – Әбисе тагын тамак кырып алды. – Ул… бөтен җирдә. Аңа кояш, ай, йолдызлар да буйсына. Күк йөзенә нәкъ ул кушкан вакытта чыгып, ул әйткән вакытта йокларга яталар.
– Ә җил нишләп буйсынмый?
– Буйсына.
– Аңа безнең алмагачны сындырырга кушканмыни?
– Кушмаган. Җил кайчакта ялгыша үзенең дуамаллыгы аркасында, – диде әбисе.
– Юк, сез аннан үзегез куркасыз! – диде Тургай, җитди итеп. – Үскәч үзем туктатам мин аны! Агач сындырырга килеп карасын!
Ул йөгереп чыгып китте…
Атна буе алмагач ботагына беркем дә кагылмады. Тургай аның янына көненә әллә ничә мәртәбә кереп, тып-тын гына басып торды. Эчендә ниндидер бернәрсә аны һаман да бу ботак тереләчәк дип өметләндерә иде. Аның яфраклары тәмам корып бетеп, кагылуга сынып, вакланып тора башладылар. Теге яшерен өмет сүнде. Шул көнне Тургай төш күрде. Имеш тә, җил бик каты котырынып, тагын бакчага килеп кергән, агачларны аудара язып, төрле якка чайкалдыра, үзе бакчаның әле бер, әле икенче башында озын чәчләрен, сакалын туздырып чабулап йөри. Шуннан Тургай моның сакалыннан эләктереп ала да үзе сындырган алмагачның төбенә бәйләп куя. Шуннан җил: «Зинһар, сакалымны ычкындыр», – дип ялына, елый. «Кешеләргә зыян салмассыңмы?» – дип сорый Тургай. «Юк, юк, мин сезне гел иркәләп кенә исәрмен», – ди җил. «Агачларны сындырмассыңмы, түбәләрне кубармассыңмы?» – ди Тургай. «Юк, юк, пырдымсызланмам», – ди җил. Тургай җилнең сакалын чишкәндә, аның авыз-борынын, күзләрен күрмәкче булып карый, әмма сакалына кушылып үскән озын чәченнән башка берни дә күрә алмый. Сакалын чишкәч, җил аңа рәхмәт укып, битләренә йомшак кына кагылып исә башлый, һәм шунда Тургай уянып китә.
Читать дальше