Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы

Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортысын киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде.

Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек җәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай, басу өстеннән күзен ала алмыйча, бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә торды. Килмәсләрен белсә дә көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде.

Тургай, уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер җире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимҗан абыйсы Чаптарны арбага җиккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык җир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битләренә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш сабаклары шундый күп, бер-берсенә бәрелгәләп торалар, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый, ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Як-ягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер… Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак җылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тигереп, «исәнме» дип пышылдады һәм көлеп җибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да кызганып бу уеннан кайтты. «Утыр, яме», – диде ул, пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөҗәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-кыймыл килә торгач, бөҗәк корсагына әйләнде. Тургай бармак очы белән аның сыртына басып караган иде, шундый каты, агач кайрысы кебек. Шул арада борынына тия язып әллә чикерткә, әллә бүтән әйбер сикереп үтте. Монда әллә ниләр бар, мыжгып тора икән бу арыш арасы. Һава гына юк, шундый бөркү. Күлмәксез килеш тә аркалары тирләп чыкты. Их, җил булса! Тургайдан куркып ята микәнни? Ул үзенең бу уеннан елмаеп куйды. Чакырыр иде, моннан ишетәмени ул аны. Тукта, әнә бит башаклар ныграк селкенеп куйды, тәнгә рәхәт җиләслек кагылганы сизелде. Җил аның уен аңлады ич! Юк, алай ук әшәке түгел икән бит җил. Әнә ничек рәхәт, талгын гына, йомшак кына битләренә, муенына, тәпиләренә кагылып үтә. Ник менә шушылай гына исми икән ул? Нигә кызып китә, артыгын кыланып ташлый? Минем көчемне күрегез, дип мактана икән? Чү, туктады түгелме соң?! Аның турында Тургайның бу уйларын сизеп үпкәләде бугай. Элеккедән дә тып-тын калды арышлар. Бер генә башак та селкенми. Ә кояш шундый нык кыздыра! Тургай арткы якта сызгырган тавыш ишетте. Ул, арыш сабакларын аралап, шул якка атлады. Әнә тагын, тагын, тагын сызгырды. Йомран инде бу. Тауда күп алар. Монда Тургай артыннан килгәнме әллә? Менә йомран үзе дә күренде. Ул төп-төз баскан, ал аяклары белән арыш сабакларына ябышкан кебек тора. Тургай хәтта аның алгы ике озын тешен дә күреп өлгерде. Өлгерде генә шул. Йомран шундук юк булды. Оясына керде бугай. Тургай, тәннәренә каты булып ышкылган, сыдырган сабакларны аралап та тормыйча, йомранга таба атлады. Тишеген эзләде, әмма аның эзе дә калмаган иде. Басудан үзләренә ашарга азык ташыйлар, ди, бит алар. Тургай аяк очларына басып карагач, басуның биегрәк өлешен күрде, үзенең түбәндәрәк икәнен шәйләде. Ул биеккә таба атлый башлауга, аяк астыннан бер бәләкәй кош фырылдап очып чыгып китте. Тургай аның ни төсле икәнен дә күрә алмый калды. Чак кына аның оясына китереп басмаган икән. Оя әбисе пешерә торган бәләкәй йомры пәрәмәч кадәр генә, сабаклар төбенә соры үләннәрдән чорнап ясалган. Тургай ояның эченә үрелеп карагач, тын алудан туктады: анда бәләкәй генә соры өч күкәй ята иде. Шуларның эченнән кош чыга бит инде. Бәбкәләр, чебиләр дә шулай чыга, Тургайның үз күзләре белән күргәне бар. Ул күкәйләргә кагылырга ярамый, ди, юкса әниләре ташлап китеп, эчендәге балалары чыкмыйча калырга мөмкин, ди.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x