Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Әйдәгез, башкорт кымызыннан авыз итик әле, – диде.

Тургай кабып караган иде, әчкелтем тәмен ошатмады, читкә этеп куйды.

– Эч, улым, үсәсең килсә эч, – диде әтисе. – Ат сөтеннән ясалган ул. Әнә Чаптарның колыны ничек тиз үсте.

Алай булгач, эчмиме соң инде! Тамчысын да калдырмады. Әтисеннән әле тагын әз генә кымыз салдырып алды. Әнисе табын уртасына мичтән алып кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде, бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. Барысы да тавышсыз-тынсыз гына, телләрен йоткандай ашарга керештеләр.

Ул арада Тургай өстәл астына кереп китте, бабасы ялгыш төшереп җибәргән бәлеш кисәген, алып чыгып, тавыклар җименә ташлады. Әтисе янына утырып, ике генә мәртәбә бәлешен капты да аягын селки-селки болай дип сорады:

– Бәлешнең тәмле исен баздагы тычканнар да сизә микән ул?

– Алар исне бездән алданрак сизә, – диде бабасы.

Тургай кыбырсып куйды.

– Төкерекләрен йотып, идән ярыгыннан ымсынып утыралардыр инде, әйеме? Әйдәгез, әзрәк аларга да бирик…

– Алар болай да, капчыкларны тишеп, ларга кереп, бодайларны, ярмаларны күп ашыйлар, – диде әтисе, сүзгә нокта куеп.

Тургай тиз генә төште дә ишеккә атлады.

Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып җәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп җитте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып җитеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәй нәрсәләр үстеләр дә җиттеләр. Бозау да, Галимҗан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән җиргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп олая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә.

Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык җан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәп-шәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның яфракларын битләренә тигерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләде, иреннәренә тигерде. «Карале, сезгә тузан кунган икән бит» дип, лейкасы белән су сипте, яфраклар матур булып ялтырап киттеләр. Шунда агач башында бер кош сайрап җибәрде, аңа икенчесе кушылды, алардан көнләшеп, ишегалдыннан Баһадир «кикрикүүүк!» дип аваз салды. Тургайның агачларга су сипкәнен хуплаулары инде бу. Ул да аларга көлеп җавап бирде, «һи-һи-һи-и-и!» дип сикергәли-сикергәли ишегалдына чыкты. Иң элек әнисенең койма буена утырткан чәчәкләре янына килде. Тургай аларга кичтән күп итеп су сипкән иде. Чәчәкләр, гөлләр шуңа аны елмаеп каршы алдылар. Ниндиләре генә юк аларның! Ул исләре, ул исләре! Борыннарны яралар, әллә башның эченә үк керәләр, башны әйләндереп, җиңеләйтеп җибәрәләр. Ул төсләре! Кызылы, зәңгәре, сарысы, агы, шәмәхәсе, күкселе, алсуы – тагын әллә ни төслеләре! Санап бетерә торган түгел. Сәйлән кебек ваклары, түбәтәй кадәрлеләре, таралып торганнары, төп-төз утырганнары, койма башларына, түбәләргә үрмәләгәннәре. Менә бу сары чәчәкләрнең һәркайсы бер йомарлам май кадәр бар. Ә менә бу алсулары нечкә бармаклар төсле тырпаешып торалар. Чәчәкләргә кагылырга курка Тургай, кагылса сынып төшәрләр, елап җибәрерләр кебек. Аларның таҗ яфраклары шундый юка, нәфис, кояш нурларында үтәли күренеп торалар, кызылларының кызылы, зәңгәрләренең зәңгәре, шәмәхәләренең шәмәхәсе җиргә тамып төшәр төсле. Тургай аларга иреннәре белән генә кагыла, тәмле исләрен исни-исни үбә, «Мин сезне яратам!» – дип пышылдый. Тургай гәүдәсен турайтты да зур кызыл чәчәкләр янына килде. Аларның сабакларында озын чәнечкеләре бар. Кагылсаң, кулыңа кадарга гына торалар. Тургай, үзе дә сизмәстән, чәчәкләргә дәшә башлады:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x