– Фермага ашыга идем. Нәрсәгә чакырдыгыз? – дип сорады.
– Нишләп сине чакырыйк без? – диде әтисе белән әнисе, гаҗәпләнеп.
– Әҗәткә нур сорагыз әнә, – диде дә Тургай эре генә чыгып китте.
Әмир белән Зөһрә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, өчәүләшеп көлештеләр.
Ишегалдындагы җан ияләрен ашаткач, Тургай сикерә-сикерә бөтен дөньяны бер итеп гизәргә тотына. Аны ярты авыл халкы җыелышып куса да тота алмый. Ул әле генә яшелчәләргә су сибеп йөри, икенче карасаң, инеш буендагы тал башында сыбызгы ясап утыра, өченче караганда тавыкларның яңа салган йомыркаларының бер-икесен тәмләп эчеп маташа, дүртенче караганда тау битендәге йомраннар белән сызгырышып утыра. Кыскасы, аның каян килеп чыгасын, кайда йөгерәсен, җирдәме, һавадамы, судамы икәнен белү мөмкин түгел. Ул әле бер җирдән, әле икенче җирдән гөлдер-гөлдер көлеп килеп чыга, сикергәләп барып ишегалды уртасында мәтәлчек ата, бәбкәләр, чебиләр, Акбай, песи белән сөйләшә, койма башларына, лапас түбәләренә үрмәли, болытларга, кояшка ике кулын сузып нәрсәләрдер кычкыра, кычытканнарга бармак янап уза, абзардагы бозауга кесәсеннән алып ипи каптыра, аның тамак астын кашый, колагына «әниең кайткач имезермен» дип пышылдый, йонлы бүксәсенә бармагы белән төртеп ала һәм рәхәтләнеп көлә. Үзе генә белгән мең төрле мәшәкатьләре белән йөргәндә дәшсәләр, кайчакта кулын гына селтәп китеп бара яисә бер сүз белән генә җавап биреп, сикерә-сикерә шаркылдап юлын дәвам итә. Кояшлы җылы көннәрдә урамда, Бормалы суда, Ык буйларында, әрәмәдә, тауда аның кыска кызыл ыштаны, кояшта янган шәрә гәүдәсе генә чагылып кала, күләгә, җилле көннәрдә зәңгәр күлмәге җилфердәп сәлам бирә.
Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсыналар, аның артыннан иярәләр. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр.
Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай – Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт – шаулап-гөрләп авылга җитеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сөйләшкәнен, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде, малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган төсле түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар «Бүсмән» дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы «Бүсмән Әхтәм».
Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә ни хәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде:
Ишек, ник кыстың мине?
Мин синең дустың идем…
Ай-һай дусмы икәнсең –
Тибеп кенә китәсең!
Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр, ди, бугай. Шуннан Бүсмән кесәсеннән язулы кәгазь кисәге чыгарды.
– Яле укып күрсәт! – дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.
– Бу бит кытайча, – дигән була.
– Син үзең кытайча! – дип көлделәр бөтенесе бергә.
Шуннан кушаматы «Кытай» булып китте. Исеме белән әйткән кеше дә юк. Хәзер үзе дә күнегеп бетте инде. Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның аксак бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер сузмыйча кире кабасы бит.
Читать дальше