Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тургай, төшендә пәри белән булган маҗараларын төгәлләп, яңасына күчте:

– Беркөн без йокларга яткач, өйгә черки керде, – дип башлады ул. – И оча, и оча, тавышы Бүсмәннеке кебек нечкә генә. Сиздерми генә әле беребезгә, әле икенчебезгә угын батыра. Миңа килгән иде, тегенең борыныннан шушылай итеп кысып алдым! – ул Зөлфәтнең борынын кысты. Зөлфәт, бармакларын авызыннан чыгарып, өстән ике теше төшкән авызын олы итеп ачты. Аның тирән чокыр кебек авызына карап, барысы да туйганчы көлгәч кенә, сусыл борынын ычкындырды Тургай. – Шуннан соң бу күрше бүлмәдә йоклап яткан бабайның борынына кунган да канын туйганчы эчкән. Бабай зар елый, борыны комган чаклы булып шешкән. Бабайның борынын күргәч, әбинең ачуы чыкты. «Туктыйсыңмы син безнең канны эчүдән, юкмы?!» – дип, черкине ачуланырга тотынды. Черки бу вакытта, кан эчә торгач, тилгән кадәр булган иде инде. Җитмәсә, әтине үрти: «Син мине барыбер тота алмыйсың, апай!» – дип чи-чи, без-без килә. Әти тегенең яңагына чабып торып җибәрде менә шушылай итеп – ул Фаилнең кызыл битенә суккандай итеп куйды.

Алар инде Тургайлар турына кайтып җитеп, көлешеп торалар иде. Шунда әбисе, капкадан чыгып:

– Әйдәгез, ашарга керегез! – дип дәште.

Малайлар, бүген бер мәртәбә ашап чыккангамы, Тургай кыстап-кыстап караса да кермәделәр.

– Төштән соң килеп йөрмәгез, – диде Тургай. – Ихатада эшләрем бар.

Малайлар, ярар, дип өчесе өч якка йөгерде. Ул өйгә кергәндә, барысы да табынга утырып маташа иде. Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка җәеп җибәрде.

– Галимҗан абый бүген менә шушының буе җәен каптырды! – диде тантаналы төстә.

Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп җитте.

– Йә, йә, сөйлә әле, улым, – диде әнисе.

– Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, – диде бабасы, хәйләкәр елмаеп.

– Тау башында булса гына инде, – диде әтисе, төрттереп.

Тургай, бер сүз әйтмичә, тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган чыбыкны алып керде.

– Ул иң элек менә болай итте, – дип, Тургай кече яктан бер бәләкәй савытны эшләпә итеп башына киде.

Аннары Галимҗан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик җентекләп кармакка «саплады». «Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят», – дип, кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, пуф-пуф дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер күзен кысты, «печт» итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре «калкавыч» ка төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга, кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды, имеш, черки килде. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак җирен баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен җитдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. «Җитте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең», – дип ялындылар аңа. Ә ул, алар ялынган саен, Галимҗан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп җибәрде һәм Галимҗан абыйсы тавышы белән:

– Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! – дип кычкырды.

Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап атты. Аннары тагын кочагын җәеп күрсәтте:

– Менә шушының хәтле балык, кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы… – ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. – Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, – ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. – Күзләре менә шушының кадәр иде!

– Галимҗан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң?

– Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. Барыбер тотам мин аны, дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул…

Тургайның Галимҗан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә, барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең җылы йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әтисе һәркемнең йомрысына шешәдән сөткә охшаган ак сыеклык салып чыкты да:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x