Хәзер Галимҗан абыйсы чәй эчәргә керәчәк. Аңа кадәр нишләсен белеп булмый. Кичә алар икәүләп шушы чирәм өстендә туйганчы мәтәлчек аттылар. Аннан да кызык әйбер булмас. Галимҗан абыйсы башын җиргә терәп, аякларын өскә күтәреп сыртына барып төшкәндә, аяклары абзар коймасына җитә яза әллә тагы. Аны әбисе белән бабасы да карт юләр дип көлә-көлә карап торалар. Әбисе елап та алды. Тургай кич белән ник елаганын сораган иде, әбисе: «Галимҗан абыеңның әтисе дә, әнисе дә бик нык авырганнар, бер эш тә эшли алмаганнар, шуңа күрә аның иптәшләре белән уйнарга вакыты булмаган, бәләкәй чактан ук эшләгән дә эшләгән, – дип сөйләде. – Аның бәләкәй чакта уйнамаганын хәзер уйныйсы киләдер», – диде әбисе, күз яшьләрен сөртеп…
Тургайны муеныннан төшергәч, Галимҗан абыйсы аның шорты кесәсенә шоколад тыкты. Аннары аны ике кулына алып күтәрде дә тезләрен, бүксәсен үбәргә, иреннәре белән кытыкларга тотынды. Аның киң читле эшләпәсеннән, зәңгәрсу костюмыннан, көрәктәй кулларыннан әллә нинди үлән, төтен, сыер кизәге исләре башны әйләндерә. Ул арада Галимҗан абыйсы аны «ап-па, ап-па» дип өскә чөя башлады. Тургай, ике кулын өскә сузып, зәңгәр күккә, теге ак болытларга таба оча, ул болытларны эләктермәкче булып бармакларын суза, тик әздән генә эләкми, болытка инде барып җитте дигәндә, кире аска оча. Абыйсының көчле кулларына тып итеп төшә дә, алар аны тагын да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була, ул, шатлыгына түзә алмыйча, туктаусыз кычкыра, күзләреннән йолдызлар чәчелә, кул-аякларына, бөтен гәүдәсенә җылы җеп булып кояш нурлары чорнала. Ул нурларның тәнне рәхәт итеп кытыклавыннан Тургай пырых-пырых көлә, шул җылы нурлы һаваны, зәңгәр күк тамчыларын ныграк тою өчен йөзе белән җиргә таба әйләнә. Болай иткәч, ул Галимҗан абыйсының югарыга сузылган ике учын, елмаюдан кысылган күзләрен, борын тишекләрен, эре тешләрен күрсәтеп ачылган авызын, кызыл телен күрә. Әмма күреп өлгерүгә, кабат югарыга чөелә, шыр-шыр акыра, шырык-шырык көлә, беркем аңламаслык әллә нинди тавышлар чыгара, аяклары белән чәбәләнә. Икенче сикерткәндә, үзе дә сизмәстән, тагын йөзе белән өскә борыла, тагын болытларга үрелә, тагын аларны тотмакчы була. Кояш болытлардан да югарырак булса да, кай арададыр түбәнәеп-түбәнәеп ала, Тургайның шәрә тәнен, аяк-кулларын, битләрен үзенең сары нурлары белән чорный, үзе шунда яшеренеп кенә аны үбеп ала, кытыклап шаяра. Кояш үпкәнгә ул сөенә, аның үзен яратуын сизә, яшеренеп кенә шундый эш эшләвеннән көлеп куя.
– Биегрәк, биегрәк! – дип кычкырасы килә аның. Тик теле бер сүз дә әйтә алмый, шатлыктан кабарган күкрәгеннән аңлаешсыз сүзләр генә чыга.
– Тизрәк, биеккәрәк, болытларга ук! – дип кычкырмакчы була, тик пырхылдаудан башка аваз ишетелми. Тургай тавышына Галимҗан абыйсының туктаусыз «ап-па» сы кушылгач, абзардагы бозау койрыгын чәнчеп чаба, чебешләр, әниләренә ияреп, сарай эченә кача. Акбай һау-һаулап өргәнгә, якын тирәдәге этләр кушыла, аннары берсе икенчесеннән ишетеп, аларның тавышы бөтен авылга тарала. Бу хәлгә түзә алмыйча, җил дә ныграк исә башлый, Тургайның башындагы панамкасын койма буена ук очырып ташлый… Аның янына никтер Баһадир чабып бара, чукырга әзерләнгәндәй, панамкага карап тора, нидер сөйләнә, тавышы гына ишетелми. Бер караганда, Тургайга кояш та, зәңгәр күк тә, болытлар да – бөтенесе ишегалдына ишелеп төшкән кебек тоела, өй, абзар-куралар, бозау-бәрәннәр, тавык-чебешләр күккә күтәрелгән кебек була, әйтерсең алар алмаш-тилмәш Тургай белән бергә күтәреләләр, бергә төшәләр, астан өскә, өстән аска таба сикерәләр…
Ниһаять, Галимҗан абыйсы аны дөп итеп чирәмгә бастыра, аркасыннан, башыннан сыпыргач, елмая-елмая өйгә кереп китә. Тургайның Галимҗан абыйсы кебек көчле буласы килә. Ул тавыкларын пырхылдатып, ишегалдын әллә ничә мәртәбә йөгереп чыккач, хәлдән таеп чирәмгә барып ава, еш-еш сулый, үзен һаман һавада сикергән кебек тоя, чалкан яткан килеш болытларга карый, аларга кул болгый, болытларның акрын гына хәрәкәтләнүләрен күрә. Агачлар булмаса, бәлкем күрмәс тә иде, агач башларыннан шуышкан төсле, алар акрын гына күл ягына күчеп баралар икән.
Галимҗан абыйсы өйгә кереп киткәч, Тургай җирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар, зур шәмәхә күзләрен тутырып, аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимҗан абыйсыннан курыкмый, учыннан теләсә ни ашый. Тургайдан бераз шикләнә. Колын бик ерактан гына үрелеп, шоколадны иснәп карады да, борынын җыерып, өске иренен күтәрде, ап-ак аскы тешләре күренде, борын тишекләре киңәйде. Аның бу кыланмышыннан Тургай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Колын артка чигенеп әнисен урап үтте дә, икенче яктан килеп, аны имәргә тотынды. Тургай шоколадын сындырып атка каптырмакчы булган иде, ул үзе сузылып шоколадны эләктерде. Тик чәйнәргә өлгермәде, шоколад җиргә төшеп китте. Тургай аны иелеп алды да сындырып берничә мәртәбә каптырды. Чаптар шоколадны, теле белән әвәли-әвәли, көч-хәл белән чәйнәп йотты. Тургай, аның корсак турына чүгәләп, колынның имгәнен карап тора башлады. Янбашы тирләгән, үзе туктаусыз койрыгын болгый, корсак астына, ботына җыелган чебен, кигәвеннәрне куркыта. Тургай абзар артыннан берничә әрем сындырып алып чыкты. Чаптарның бот, корсак тирәләренә, янбашына әрем белән суккалады. Галимҗан абыйсы янына көтүгә баргач та шулай итәләр алар. Чаптар рәхәтләнеп кенә тора. Ул әнә хәзер дә башын Тургайга борып рәхмәт әйтә. Әрем белән кигәвен-чебеннәрне куа-куа, ул атның корсак астына ук кереп киткәнен сизми дә калды. Чаптар нинди зур икән! Тамырлары юан булып бүртеп тора. Капка шыкылдаганга борылып караса, Галимҗан абыйсын әбисе белән бабасы озата чыккан. Тургайның әрем белән селтәнеп ат аягы астында йөрүен күреп, алар өнсез калдылар. Әбисе белән бабасы җилкенеп Чаптарга таба ыргылганнар иде, Галимҗан аларны шып туктатты.
Читать дальше