Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тургай шундук йөгереп китте дә әбисенең тезенә аркасы белән терәлде.

– Хәзерге балалардан барысын да көтеп була, – диештеләр өстәл янындагылар.

Тургай, тагын кыз янына килеп, конфетын сузды. Ләкин Сөмбел күзләрен ике кулы белән каплады.

– Ояла ул, – диде әнисе, аклангандай.

Тургай Сөмбелнең ике бармак арасыннан бер күзенең елтыр-елтыр килүен күреп торды. Ахырда ул конфетны алды. Тургай аны җитәкләде, Сөмбел карышмады, алар ишеккә атладылар.

– Син сөйләшә беләсеңме? – дип сорады Тургай, ишегалдына чыккач.

– Тук, – диде кыз.

Тургайның аны уйнатасы, көлдерәсе килде. Их, өч тәгәрмәчле велосипедын алып килгән булса! Йөреп тә күрсәтер, аны да өйрәтер иде.

– Конфетыңны аша, – диде Тургай.

Ләкин ул басып тора бирде. Тургай кесәсеннән калган конфетын алып, кәгазен сүтте дә Сөмбелнең авызына китерде. Ул аны борчак кадәр генә тешләп алды. Тургай да аның кебек итте. Шулай әле берсе, әле икенчесе вак-вак тешләп, конфетны ашап та бетерделәр. Сөмбелнең иягенә көрән булып конфет буялып калган иде.

– Битеңә конфет тигән, – дип, Тургай аның ияген кулы белән сөртте.

Аннары нишләптер битен дә сыпырып аласы итте. Бу вакытта Сөмбел гел елмаеп торды. Тургай тагын аның кулын тотты. Хәзер аның кулы май кебек йомшак, әллә ничек аңа тартылып тора иде. Тургай аны җитәкләп абзарга таба алып китте. Сирәкләп коелган койма артыннан Шәмседоха әбинең Ристан исемле ак кәҗәсе күренә иде. Тургай конфетларны Ристанны сыйларга дип алган иде. Хәзергә сыйлый алмады инде. Кәҗә аның буш кул белән килмәвенә күнегеп беткән. Бүген дә, койма ярыгыннан борынын тыгып, телләрен сузып-сузып алды. Сөмбел чырык-чырык көлеп куйды һәм, Тургайны шаккатырып:

– Кәзә! – диде.

– Сөйләшә беләсең икән бит, – диде Тургай.

– Тук, – диде кыз өметсез тавыш белән.

Тургай: «Әйдә, синең конфетыңны аңа бирик», – димәкче булды да тыелып калды.

– Мин синең янга яңадан килермен әле, – диде ул, Ристанның борын өстен сыпырып. Аннары: – Әнә сакалын күрәсеңме? – дип сорап куйды.

Кыз берни дә әйтмәде, кәҗәгә төбәлгән килеш тора бирде.

– «Сакал» диген әле, – диде Тургай.

– Такал, – диде кыз.

– Сезнең сыерыгыз бармы?

Сөмбел «әйе» дип баш селкеде.

– Сыер белән кәҗә икесе дә бозау булган, – дип, аның игътибарын яуламакчы булды Тургай. – Берсе әйбәтләп ашаган, икенчесе киреләнгән, юньләп ашамаган. Шуннан ул менә шулай бәләкәй булып калган. Әнә бит койрыгы да бәләкәй, өскә күтәрелеп тора. Сыерның койрыгы җиргә тия язып йөри.

Сөмбел чыркылдап көлеп куйды. Ышанмый, шуңа көлә, дип уйлады Тургай. Үзе биргән конфетны бик тә ашатасы килә иде аның.

– Әгәр ашамасаң, синең дә кулларың, аякларың, гәүдәң үсмичә бәләкәй калачак.

Сөмбел тагын көлеп куйды да:

– Минем койрык юк, – диде, ике кулы белән арка яклап билен тотып.

– Койрыгың булмаса, менә бу төшеңә сакал чыга, – диде Тургай, бармагы белән аның ияк астын кытыклап.

Сөмбелнең ияк асты шундый йомшак, үзе җылы, тирләгән иде.

Тургай, аны җитәкләп, Шәмседоха әбинең ишегалдын күрсәтеп йөрде. Аннары чиләкләр, чүлмәк, савыт-саба каплап куелган киң эскәмия янына килделәр. Шунда Сөмбел кесәсеннән нидер алды да бер чиләккә чыкы-чыкы суга башлады.

– Ни ул? – дип кызыксынды Тургай.

Сөмбел учын ачты. Бу тимер акчадан шактый зур бер түгәрәк нәрсә иде. Аңа чабып барган канатлы ат төшерелгән, үзе күзләрне чагылдырырлык ялык-йолык килә. Тургайның аны тотып карыйсы килде, әмма Сөмбел учын йомды. Ул аны йомып бетерә алмады, теге әйбер елтырап күренеп тора иде. Тургай ике кулы белән Сөмбелнең учын ачты да теге әйберне кулына алды. Сөмбел аның алуына ачуланмады, «Ярар, сиңа булсын» дигәндәй көлеп куйды.

Ул арада әбиләр дә килеп чыктылар. Сөмбел әнисе белән бер якка, Тургай белән әбисе икенче якка киттеләр. Тургай шактый вакыт кулын теге түгәрәк әйберне салган кесәсеннән чыгармыйча барды, артына да караштырып алды. Көмеш ат сурәте аның күз алдыннан китмәде, ул аның өчен шул арада бик тә кадерле әйбергә әверелде. Әнисе арттан килеп, ул әйберне алып китәр кебек тоелды. Әллә шуңа, әллә башка сәбәптән, аңа әбисе белән атлау бик акрын тоелды. Һәм ул: «Мин кайта торам», – диде дә өйләренә очты гына…

Төш

Тургай йокларга ятканда, ат төшкән түгәрәк уенчыкны кулына тотып ятты. Сөмбелнең әнисе шуны сорап килер шикелле тоелды аңа. Тәрәзәдән төшкән ай нурында ул ат әллә нинди көмеш нурлар белән уйнады, чабарга әзерләнеп, канатларын да селкетә башлады, ахрысы. Аңа карап торып арыгач, ул, күзләрен йомып, бераз ял итте, аннары тагын карады, тагын йомды… Кинәт ул үзен авылның печәнлек болынында, Чаптарга атланган итеп күрде. Чаптар болындагы пар имәннән дә биек икән. Биектә булса да, Тургай һәр чәчәкне, һәр үләнне, шунда тәгәрәп яткан кып-кызыл җиләкләрне дә аермачык күрә икән. Әти-әниләре, Галимҗан абыйсы да шунда икән. Монда авылның барлык кешесе печән чаба икән. Матур итеп чың-чың чалгы яныйлар, балалар тубалларына, чиләкләренә җиләк җыеп йөриләр. Печән шундый биек, бөтенесе дә арыганнар, тирләгәннәр икән. Аның кешеләргә бик тә ярдәм итәсе килә. Ул аты белән чабып китә дә бер котсыз зур чапкыч янына барып туктый. Аны әтисенең тракторы тарта алмыйча сүнгән икән. Галимҗан абыйсы белән әтисе чапкычны атка вәлүк белән тага. Шуннан ул: «Әйдә, малкай!» – диюгә, ат кузгалып та китә, алар артыннан күз җитәр-җитмәс киңлектә биек үлән чабылып ятып кала. Шунда һавадан ябалак-ябалак кар ява башлый, җәй көне кар явуына Тургай бер дә гаҗәпләнми, кулларын өскә сузып, кар бөртекләрен тотып ала да болындагы ал, кызыл, зәңгәр, миләүшә, сары, ак чәчәкләр өстенә сибеп җибәрә. Кар бөртекләре барып кунганда, ул чәчәкләрнең «теллин-теллин» дигән тавышлары ишетелә. Тургай аларның шул рәвешле шатланганын күрә, көлешкәнен ишетә. Ул арада кар да явудан туктый, болын да чабылып бетә. Галимҗан абыйсы аны җиргә төшерә, бөтен авыл халкы җыелып, аңа рәхмәт укый, безне ничә көнлек эштән коткардың, дип акча сузалар. Тургай, акчагыз үзегезгә булсын, дип кул гына селти, аларның шулай кылануларыннан көлә. Кинәт Сөмбелне җитәкләгән Хәнифә апаның үзенә таба якынлашуын күрә, ул: «Кызымның канатлы атын бир, малай!» – дип кычкыра. Тургай, аңардан качып, җан көченә читкә йөгерә. Бервакыт артына борылып караса, болын юкка чыккан, «теллин-теллин» дип көлешүче чәчәкләр дә юк, тирә-юнен ап-ак томан каплаган. Чүрәкәй күле буена көн саен диярлек томан төшә, шунда килеп адашканмындыр, тизрәк чыгарга кирәк, дип ул тагын йөгерә башлый. Ерып бара торгач, томанны тишеп чыга, томан күккә ашкан шомлы ак дивар булып тора. Ул шунда үзенең күтәрелә башлавын сизә. Караса, ул теге көмеш канатлы ат өстендә. Шәмседоха әбинең ишегалдында Сөмбелнең учында елтырап яткан атны күргәч, эченнән ниндидер тавыш: «Ул аның белән уйнаган инде, хәзер синең чират», – диде. Әле Тургай барыбер аңа үрелергә кыймый иде. Әмма кулын арттан кемдер шул якка этте, алырга кушып эткәне сизелеп торды. Менә хәзер генә исенә төште. Җил иде бит ул. Әйе, әйе, әйе, аны җил этте! Тургай аның уенчыгын бармакларын ачып алганда, Сөмбел бөтен гәүдәсе белән селкенеп калды. Бирергә теләмәгән иде бугай ул аны. Аласы булмаган, дип үкенде Тургай. Канатлы ат, шуңа үч итеп, аны әллә кайларга алып киткәндер. Ниһаять, томан артта калгач, чак кына зәңгәрсу, чак кына көмешсу яктылыкка килеп чыктылар. Тукта, кая алып бара соң бу ат? Авылына кайта алмаслык ерак җиргә илтеп ташламасмы ул аны дигән хафалы уй төшә Тургайның башына. Ярдәм сорап, әти-әниләренә кычкырмакчы була – тавышы чыкмый. Ә ат оча да оча, чаба да чаба! Тукта, ат түбәнгә ыргыла, болытларны ерып үтә, болытлар яшен уты төсле күзне чагылдыргыч гөлтләп яктырып кала. Менә ат аларның авылына килеп җитә, өй түбәләренә, агачларга көмеш ялкын кабып кала. Ул ялкын канатлы атның авызыннан бөркелә икән. Тургай, үзе аркасында өйләр, агачлар яна күрмәсен иде, дип хафалана, Сөмбелдән гафу үтенер идем, ул атын бирергә теләмәгәндер, аны алуы ялгыш булгандыр, бу ат шуңа күрә бөтен нәрсәне яндырырга телидер, дип көяләнә. Атның, авыл өстеннән читкә китеп, Ыкка яисә күлгә төшүен, авызын суга тыгып, ялкынын сүндерүен тели. Шушыларны уйлап та бетерә алмый, алар Шәмседоха әбинең ишегалдына килеп төшәләр, атның авыз-борыныннан чәчрәгән ялкын-очкыннары шундук сүнә, һәм ул күзгә күренеп кечерәя башлый. Караса, янәшәсендә генә Сөмбел басып тора. Аны күргәч, Тургай шатлыгыннан елап җибәрә, нидер әйтергә теләп авызын ача, әмма тавышы чыкмый, Сөмбелнең елмайган иреннәренә, зәңгәр күзләренә омтыла, сулышы кысыла һәм уянып китә! Аның бөтен тәне су булган, йөрәге дөп-дөп тибә, Сөмбелнең канатлы аты уч төбендә кысылып уттай кызган иде…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x