Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Җизниләренең энеләренә кунакка баргач та, андагы бер көтү бала белән әллә ни кызык тапмады Тургай. Күбесе татарча әз-мәз генә пупалый икән. Ул татарча сораса, русча җавап бирделәр. Алар русча дәшсә, Тургай татарча дәште. Ул әллә нинди тар урынга кысылгандай бәргәләнде. Сүз әйтергә оялып, кыенсынып кына уйнар-уйнамас вакыт үткәрде шунда.

«Кайтыйк, кайтыйк», – дип туйдырып бетерсә дә, әти-әнисе ашыкмады. Аны һаман шәһәрнең әллә нинди урыннары белән кызыктырырга тырыштылар. Суыткычны туңдырма белән тутырдылар, өстәлләр җиләк-җимештән, әллә ничә төрле сулардан сыгылып торды. Быҗырдап кайнап торган әчкелтем-төчкелтем ул суларны эчкәндә, вак күбекләренең тамчылары битләренә кадәр килеп җитеп, борын эчләрен кытыклап рәхәтләндерсә дә, ул үзләренең тау чишмәсенең суын сагынды. Алдына китереп куйган йогыртны капкач, үзләренең әчкелт катыгы искә төште. Йокларга яткач, чикерткә сайравын тыңлыйсы килеп бик озак көтте, ләкин бернинди чикерткә тавышы ишетелмәде. Бүлмәгә урамдагы машиналар гөжелдесе генә тулды. Тургай яшеренеп кенә елады. Кычкырып еларга оялды. Чөнки еларлык сәбәп юк иде кебек. Көндез шәһәрне карап йөргәндә дә, эченнән гел елап йөрде. Бормалы таллары, Ык буйлары, үзләренең күпереп торган бәбкә үләнле ишегалды, әбисе белән бабасы, мәче, Акбай, бозау, Шәмседоха әбинең Ристаны, тагын әллә нәрсәләр күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Бүксәсен киергән Фаил, озын муенын сузган Рөстәм, ике бармагын авызына капкан Зөлфәт… Һи, санап бетерерлекме соң! Их, ара якынрак булса, Тургай качып кына кайтып китәр иде. Җәһәннәм тишеге кебек җир бит бу! Юллары гына да котыңны ала торган, үзе тар, үзе бер күккә күтәрелә, бер җәһәннәмгә төшә.

Тургайның берни кабасы килмәде. Сиздермәс өчен, ул көчләп ашады, көләсе килмәсә дә, елмаеп-көлеп азапланды. Өч көн дигәндә, шәһәрдәге бер генә әйбер дә Тургайның йөрәгенә үтеп керә алмый иде инде. Аның күзләре күрә, тик ниндидер битараф элпә аша гына карыйлар. Колаклары ишетә, әмма аңламый. Ашказаны тула, ә үзе ач иде. Аяклары йөри, тик алар аны болытларга таба күтәрмиләр, алай күтәрелергә канат кебек ярдәм итүче куллары хәлсезләнгәннәр иде.

Дүртенче көнне кайтырга кузгалгач, Тургайның эченә җылы йөгерде. Әле кайтасы да кайтасы, юлның очы да, кырые да юк, ләкин кайту шатлыгы бөтенесенә дә түздерде. Район үзәгенә җиткәч, бөтен гәүдәсенә шатлык уты йөгерде. Авыл белән ике арадагы юлның һәр метры аның йөрәге аша үтте. Ниһаять, машина тау башына килеп җитте, авыл күренде.

– Әтием, тукта! – диде Тургай, сулышы кабып.

– Нәрсә булды?

– Туктат, йөгереп кайтам!

Ул сандалиларын, оекбашларын әллә кайчан салып куйган иде инде. Әтисе белән әнисе мәгънәле елмаешып бер-берсенә караштылар да аны төшереп калдырдылар. Юлның кайнар туфрагына китереп басуга, гәүдәсе дерт итеп китте, табан астыннан күтәрелгән ниндидер җылы бөтен гәүдәсен чолгап алды. Барлык үлән, барлык чәчәк аңа төбәлгән. Нинди тәмле исләр! Чабыр үләненең исе бөтенесен кысрыклап борынга тула. Һәрберсе аңа сәлам бирә, һәрберсе җырлый! Тургай сикергәләп-сикергәләп торды да өч мәртәбә таудан түбән мәтәлчек атты. Аннары йөгерә-атлый авылга томырылды. Карале, гел бәйләнеп интектергән җил дә аны сагынган инде әллә? Шулай булмаса, битләреннән, муеннарыннан йомшак итеп сыйпамас иде.

– Сагындыңмы, апай?! – диде ул, көлә-көлә. – Сагынгансың шул, кычкырып әйтәсең генә килми. Эре бит син!

Ул җилгә каршы ике кулын җил тегермәне канаты кебек кызу-кызу әйләндереп торды. Өстендәге төркем-төркем болытлары белән бергә авыл да аңа таба йөгерә икән бит. Җил йомшак канатлары белән ромашка, кыргый бөтнек, җиләк, алсу тукранбаш, кыңгырау чәчәк, тәбәнәк әрем исләрен тургайга бөркеде… Зәңгәр чәчәкле һиндыбалар, ак мәтрүшкәләр, сары чебен кунакасы үрелеп каты сабаклары белән аны туктатмакчы булдылар. Әмма ул аларга: «Иртәгә, иртәгә, бүген вакыт юк!» – дип йөгерүен дәвам итте. Карасана, кояш, Тургайны җитештермәскә теләп, хәйләкәр елмаеп офыгына, йоклый торган бишегенә йөгерә. Кояш кача бирсен, аның урынына уң якта, олы юлның теге ягындагы бодай басуы, ул басуның буеннан-буена сузылган яшел каен полосасы Тургай белән, аңа ияреп авылга йөгерә. Тургай тагын мәтәлчек ата, тагын сикереп тора, үзен яратып сәламләүче шушы сихри матурлык уртасында туктап кала. Һәм аңа нидер була, йөзе җитдиләнә, гәүдәсе турая, карашы алга, югарыга күтәрелә. Үзләре әле генә кайткан якка агучы болытларга бер мизгел тып-тын гына карап тора, аларны кызганудан йөрәге кысылып куя. Ул яклар бик ерак, бу болытлар инде мәңге монда кайта алмаслар, авылны да, тауны да, Тургайны да кабат күрмәсләр. Ул күкрәген тутырып сулыш ала да үзе дә сизмәстән җырлап җибәрә:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x