Кичә ашыга-кабалана шәһәргә барырга әзерләнә башладылар. Тургай моңа куанып туймады. Шәһәрне телевизордан күреп кенә белә ич ул. Җитмәсә, бик еракка, Чиләбе якларына ук барасылар икән. Әтисе ак «Жигули» ен ялт итеп юды, аның багажнигына әллә ниләр тутырдылар. Мунча кертеп, чәчләрен алгалап, тырнакларын кисеп, өр-яңа күлмәк-ыштаннар, аягына сандалилар кигәч, Тургай көзгедә үзен танымый да торды. Бу күлмәк-ыштаннар, каты сандалилар аңа гәүдәсен калай белән төргән кебек тәэсир итте. Эченнән бик теләмәсә дә карыша алмады. Шәһәргә трусиктан, яланаяк барырга ярамаганны белә ул.
Алар иртән ашап-эчү белән кузгалдылар. Әбисе белән бабасы хәерле юл теләп, Тургайны кочаклап, үбеп калдылар. Ул шәһәр бик ерак булып чыкты. Урман эченнән әле болытларга таба күтәрелеп, әле түбән төшеп баручы юлның азагы беркайчан да булмас кебек тоелды. Алар чокыр эчендә диярлек урнашкан ул шәһәргә кояш сүрелә башлаганда гына барып җиттеләр. Әнисенең апасы Сабира өстәлләр әзерләп көткәннәр иде, ул көнне шәһәр күрергә вакыт булмады. Икенче көнне Сабира апалары белән Рәсүл җизниләре шәһәр күрсәтергә алып киттеләр. Машина белән чыкмадылар, автобус, троллейбус, такси белән йөрделәр. Тургайга иң кызыгы аттракцион булды. Ул анда коточкыч зур тәгәрмәчкә әтисе белән янәшә утырып, болытларга кадәр күтәрелде, бөтен шәһәр уч төбендәге кебек күренде. Бу Галимҗан абыйсының һавага чөюе ише генә түгел иде инде. Тургайны шәһәр урамнарында кешенең күплеге шаккатырды, барысының да каядыр бик ашыгуы, хәтта терәлеп үткәндә дә, бер-берсенә күз салмаулары, исәнләшмәүләре мәзәк иде. Борынга әледән-әле кайнар асфальт, таш, машина исе бәрелә. Урамдагы агачларны ул кызганып карады. Алар бу шау-шуга аптырап, туктаусыз ашыгучы халыкка үпкәләп басып торалар кебек тоелды. Автобус көткәндә, Тургай бер юкәнең астагы ботагын иеп, очындагы яфракларын үпмәкче булган иде, сыбызгысын сызгырта-сызгырта зур гәүдәле бер полицейский килеп тә җитте. Аның сары калын мыегы, эре ак тешләре арасыннан тавышы күкрәп чыкты:
– Почему ломаешь?!
Тургай ботакны ничек чирттереп җибәргәнен сизми дә калды. Ул куркуыннан әтисенең артына качты. Әтисе русча ниләрдер аңлаткач, полицейский китеп барды.
– Нигә ачуланды ул? – дип сорады Тургай.
– Сине агач ботагын сындыра дип уйлаган.
– Нишләп алай уйлаган?
– Шәһәрдә хулиганнар агач ботакларын сындыралар, ди.
– Мине хулиган дип уйлаганмыни?
– Полицейский тәртип сакларга тиеш. Ул бусы әйбәт кешедер, тегесе начардыр дип уйлап тора алмый.
Урамнарда чәчәкләр күп иде. Тургай алар янына барып чүгәләде, битләреннән иркәләде, сөйләште. Биредә әнисе утыртмый торган чәчәкләр дә күп иде. Әмма исләре болын чәчәкләренекеннән һәм әнисе утыртканнарныкыннан кайтыш иде.
Алар курчак театрында булдылар. Бик кызык икән. Зоопаркта әллә нинди җәнлекләр күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде. Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Моңа әти-әниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә күреп шаккатты. Алар: «Давай, парень, ещё раз», – дип, аны кыстый башладылар. Әтисе рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән «мә-мә-мәә» дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште. Тургайның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде.
Тургайны әллә ни шаккаттырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе дә булмаган, ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, авыл, кәҗә саклау урыннары, Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде шәһәрнең матурлыклары кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның эчәсе дә, юньләп ашыйсы да килмәде. Капкалап утыра торгач: «Иртәгә кайтабызмы инде?» – дип, әле әтисенә, әле әнисенә карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре: «Нинди кайту әле, шулкадәр җирдән бер җитешеп килгәч», – дип, аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән әнисе кушылды. Әмма Тургай «кайтыйк, җитте» диде, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. «Бездә ошамыймыни сиңа?» – диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. «Әле иртәгә җизниләрнең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары белән рәхәтләнеп уйнарсың», – дип, әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йоклый торган бүлмәгә кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. «Нишләп болай икән соң бу?» дип баш ватты ул. Ел буе «шәһәр», «шәһәр» дип кызыктырдылар бит югыйсә. Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да, бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят. Телевизорлары да өстәл кадәр. Ә менә эчтән әллә нәрсә авылга тартып тик тора. Ул тарткан саен, эч яна, эч янган саен кайтасы килә, кайтасы килгән саен, шәһәрнең матурлыгы каядыр китеп юкка чыга, күзгә күренгән әйберләр эчкә керми, шуа да юк була. Тавышсыз җыр кебек. Җыр тавышсыз булмый бит югыйсә. Ә менә хәзер мондагы бөтен нәрсә тавышсыз җыр төсле.
Читать дальше