Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: «Кызларын ул, ышандырганча, Мәңгүк ханга биреп җибәрер». Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр.
Чатырдан чыгып барганда, янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагында, Дәян атакайдан: «Мәхәббәт нәрсә ул?» – дип сораган иде. Дәян атакай аңа, уйлап тормый, бер сүз белән: «Мәхәббәт ул – яраткан ир һәм аннан тапкан бала», – диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында.
Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе, сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә аңа Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны.
Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, «аналарына» хәерле иртә тели-тели, чинаша-чинаша, елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште, һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. «Мәңгүк хан!» – дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде.
Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә, Сармат атасыдай, әйткән сүзендә калыр.
– Кызларым-йолдызларым, – диде Сафура, битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген… Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле.
– Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар.
– Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да!
Бер мәлгә генә, бары тик бер мәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр.
– Ур-ра, ур-ра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә, Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары, итәгенә капланып, күз яше белән елап ук җибәрделәр.
– Мин бүген сезнең барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу, сине дә, – диде һәм, үрелеп, яраткан кызының кулыннан тотты.
– Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып.
– Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары.
– Йә, – диде Сафура бикә, Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең, сазаган кыз булып, сарай түшәгендә ауныйсы килә?
– Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.
– Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы углы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!
Ул да түгел, кызлар шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:
– Хәзер кайтып ашыйбыз да Кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.
Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап, Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә йә кызларын кияүгә биргәндә, һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, тик язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет, атның ялыннан тотып, кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса, туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана, һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыннан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар, һәм алар инде атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып, Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте:
Читать дальше