– Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды.
Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.
– Сылу бикәм, – дип, аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.
– Бәһрам сөйләгән иде аны, аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар, дип, димәк, хак бу хәл.
– Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та…
– Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.
– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, синнән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.
– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.
– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да, апам Айгөлне күрәсем килә, дип, шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй, кызлар эзли хәзер унуклар.
– Уң кулыңда кем утыра?
– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.
Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:
– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны кан кардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телеңдә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә, – диде.
– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.
Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште:
– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем дигәндәй…
– Сиңа да Сакмар меңбашына ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге, дим.
– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй, синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.
– Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атаң белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.
Читать дальше