– Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.
– Син аны…
– Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.
Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.
– Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.
– Баш өсте, ханбикә.
* * *
Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.
Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай белән киңәшеп, ничек тә Шайтан каласында яшәүче Болгар картны китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне килеп җиткән угланнары Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр, әмма ханбикә аларны тыңламады, Болгар карт артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә иттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәрҗәт угланнарга аркылы төште.
– Хәле арулангач үзе дәштерер, сабыр итегез! – диде.
Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә, сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды.
– Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады, – диде вәзир Камай, уйчан-җитди рәвештә.
Угланнарның үзара сөйләшер уртак сүзләре юк иде. Аталарының ни өчен чакыруларын белсәләр дә, икесенең берсе шултурыда башлап сүз катмады, әмма икесе дә тәгаенлиләр, аталары аларга тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шуның өчен угланнарның үзара сүзләре булмавына бер дә шаккатасы түгел иде. Шәех Игәнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнар янына килми, чөнки, дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта аңа да караңгы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәтрәк күрде. Вәзир аңа әйтте: «Хан ясин чыгучы мөридне куып чыгарды», – диде. Димәк, өмете бар әле шәехнең, ханның кинәт кенә аны ясин чыгарга чакыруы ихтимал иде. Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдыру кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде: ханның ул әйткән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве шәехнең киләчәген чикләячәк иде. Шуның өчен, уйлана торгач, ул ханга да, угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле дә әле хәл ителмәгән ләбаса. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар иде. Әйе, авырып урынга ятса да, хаким кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне, һич югы, ханбикә Зөбәрҗәт тормышка ашырыр. Сәлим хан – горур һәм тәкәббер, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше. Әйе, шәех Игәнәй аның холкын яхшы белә. Дөрес, ханга ул рәнҗеми. Хәер, хан да әнә аны кабул итәргә булган. Ераккарак китеп карасаң, шәех Игәнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.
Кемгә дә сер түгел иде, шәех Игәнәй, бары тик Сәлим хан гайрәтеннән өркеп, Болгарга кайтмый ятты, гәрчә якыннары, Үргәнеч сәүдәгәрләре аша илгә чакырып, хат артыннан хат язсалар да. Ахыр килеп, динсез мәлгуньнәр Харәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына, ул юл чыгарга мәҗбүр булды. Кайткач та әле айдан артык кеше-кара күзенә күренергә куркып йөрде. Бары тик Ишкул шәехнең каты авыруын, аннары Сәлим ханның да урынга калганын ишеткәч кенә йөзен ача башлады. Ниһаять, кыюланып, кайчандыр үзен яман дошман күргән ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен соң ханбикәгә дип сорасалар, үзе дә тәгаенен әйтә алмас иде. Әмма күңеле нигәдер шулай теләде. Һәм ялгышмады, ханбикә аны сарайга дәштерде, ханга күрсәтергә булды. Бәлкем, Үргәнеч вакыйгалары шәехкә бу адымын ясарга бер сәбәп булгандыр. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. Шуның белән зур хата кыла. Ясаклы солыхка килешмәгән Харәзем илен, калаларны дошман камагач, рухани атакайлар яуга каршы халыкны күтәрү урынына Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Аларның, ягъни имамнарның, бу «изге эшен» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «Һөнәрчеләр белән дин әһелләренә тимәскә!» – дигән әмер бирә. Олуг Мөхәммәт исә, халкы күңелендәге иманга кул күтәрүе сәбәпле, дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның кыйбласы да юктыр. Шул гыйбрәтле хәл турында сөйләргә тиеш ул ханга.
Читать дальше