Коля һәм аның иптәшләре язгы ташкын вакытларында Казанның матурлыгын моннан соң да күп мәртәбәләр күзәтәчәкләр әле. Тик беренче тәэсирләре алар күңеленә гомерлеккә кереп урнашты.
Гимназиягә кайтырга вакыт җитте. Укучылар баскычтан төшә башладылар. Ләкин төшүе менүгә караганда авыррак һәм куркынычрак булып чыкты.
– Әйе, төшүе күңелле түгел шул, – дигән нәтиҗә ясады Ибраһимов. – Шуңа күрә, әфәнделәр, киләчәк тормышыгызда югарыдан югарыга менәргә тырышыгыз, һәрхәлдә, зур хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәгезне саклап калыгыз.
Укытучысының бу сүзләрен Лобачевский гомергә онытмады.
Ул көнне Коляга һәммә нәрсә дә гаҗәеп матур, гаҗәеп якты булып тоелды. Әйе, җир йөзендәге бөтен әйберләр арасында эчке бәйләнеш бар икән, алар бер-берсенә кирәк икән. Кояш үзенең нурларын һәм җылысын үләннәр яшәрсен өчен, Воскресенский урамында да юкәләр матур булып үссен өчен бирә. Үләннәрнең яшәрүе, юкәләрнең чәчәк атуы – кояшның үзенә күңеллерәк булсын өчен, талгын җилнең исүе – үләннәргә һәм нәфис чәчәкләргә суларга рәхәт булсын өчен кирәк. Үләннәр, чәчәкләр җилне бал исләренә туендыру өчен дә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә Коляга тын алуы җиңелрәк, тормыш итүе күңеллерәк булсын өчен яшиләр. Коля үзе дә, әгәр шулай яши белсә, аның яшәве, язгы кояшның җылы нурлары кебек үк, кешеләргә кирәкле булачак бит!
1804 елның җәй башы хәйран эссе килде. Күктә болытның әсәре дә күренмәде, һәр көн төш вакытында мунча ташыдай кызган урамнар бөтенләй диярлек бушап кала, шәһәрдә ыгы-зыгы туктала торган булды.
Гимназия урнашкан бинада гына, көннәр эссе булуга карамастан, тормыш киеренкелеге аз гына да йомшармый иде. Гимназистлар, бал кортлары кебек, иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр башларын күтәрмичә сабак укыйлар. Ләкин «мәгърифәт чишмәсе» аларга бал кебек татлы түгел, бәлки әремдәй әче дә тоела иде.
Эсселек һәм булачак имтиханнар «бизгәге» болай да читен, ялыктыргыч бертөсле, күңелсез казарма көнкүрешен икеләтә авырайта. Җитмәсә, классларга да, чиркәүгә дә, хәтта ашханәгә дә гимназистларны элеккечә «фрунт» итеп сафка тезеп йөртәләр. Тәмам туйдырып бетергән солы боткасын малайларның бөтенләй күрәселәре дә килми иде. Ә үз акчаларына ашамлык сатып алырга рөхсәт ителми. Хәер, акчалары да надзиратель кулында саклана һәм аның киңәше белән генә тотыла. Ичмаса, күңелләренә утырган юшкынны хатка күчерергә дә мөмкинлек юк, чөнки ата-аналарга язылган хатларны җентекләп тикшерәләр. Көннәре газап эчендә узганга һәм тамаклары ярым ач булганга, малайларны туган өйләре бик сагындыра иде.
«Табыш алу» көннән-көн кыенлашты. «Бал кортлары» ның чыгар вакыты килеп җитте.
Май аеның соңгы көннәре иде. Эсседә укый-укый миңгерәүләнгән, хәлдән тайган гимназистларны икенче каттагы ашханә залына алып керделәр. Тәрәзәләр ачык булуга да карамастан, түрдә, «разночинецлар» өчен куелган өстәлләр янында бик бөркү, һич тын алырлык түгел. Җитмәсә, аш-суны да дворян балаларын ашатканнан соң гына китерәләр.
Коля Лобачевский абыйсы һәм энесе белән бергә иң түрдә утыра иде. Якынлашып килгән имтиханнар турында уйга батып, такыр башын сыйпап йокымсырый торгач, ул тирә-ягында иптәшләренең кинәт кенә шаулаша башлауларын да сизмичә калды.
Ашханәгә директор Лихачёв кергән икән. Аның килеш-килбәтенә һич тә кызыгырлык түгел: аскы ирене, корт чаккандай, ямьсез булып бүлтәеп киткән иде. Алпан-тилпән атлап, өлкән гимназистлар янына килде дә, кәефен бик күтәренке итеп күрсәтергә тырышып:
– Йә, ничек, әфәнделәр, тамагыгыз туйдымы? – дип сорап куйды.
Гимназистлар үзара карашып алдылар.
– Туймаган кая! Безне бит сукага төшәчәк атларны ашаткан сыман сыйлыйлар, – диде Дмитрий Княжевич, бераз вакыт сүзсез торгач, һәм алдындагы боткалы мискиен аңарга табан этте.
Директор аның тел төбен аңлап җитмәде һәм тагын да ягымлырак тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Бик рас. Тиздән имтиханнарыгыз җитә, сезне ашатмыйча ярый димени?
Нәкъ шулвакыт тәрәзә кырындагы өстәл яныннан Фёдор Пахомов сикереп торды. Кулында – кургаш миски белән ботка.
– Хата сөйлисең, Княжевич! – дип куйды ул яңгыравык шаян тавыш белән. – Куян куарга чыгар алдыннан да этләргә моның кадәр чучка мае тәтеми. Ә менә безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтәләр, – диде дә агач кашыгындагы кеп-кечкенә май кисәген күрсәтте.
Гимназистлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Пахомов кына, тынычланырга өндәп, кулын күтәрде.
– Менә минем әтинең шәм заводы булса икән! – дип сүзен дәвам итте ул. – Кыш буена чучка маен җыеп барыр идем дә, баеп бетәр идек.
Читать дальше