Лихачёвка шул сүзләр җитә калды. Ул, ярсынып-зәһәрләнеп:
– Нәрсә, нәрсә? – дип акырып җибәрде.
Ә гимназист аңа:
– Валлаһи, шулай, – дип, тыныч кына җавап бирде. – Карагыз әле менә. Кешегә шундый май бирәләрмени? Сабын белән шәм ясарга гына ярый ич бу.
Пахомовның иптәшләре дә көлүдән туктадылар. Урыннарыннан сикерешеп торып, шаулаша башладылар.
– Үзегез ашагыз бу үләксә итен!
– Без дә адәм балалары, нигә безне эткә тиңлисез?! – дигән тавышлар ишетелде.
Кемдер сызгырып җибәрде, мискиләр идәнгә очты; дирекция җәнапларына атап сүгенүләр дә ишетелде. Лихачёв, ике кулы белән башын томалап, ишеккә таба ташланды. Надзирательләр, ялагайлык күрсәтеп, аны гимназистлардан араларга ашыктылар, тизрәк ишек ачып, ашханәдән чыгардылар.
…Кичен Коля бүлмә надзирателенең үз почмагына кереп ятуын гына көтеп торды да, киенеп, шыпырт кына чыгып китте. Класска менде, анда яшереп куйган җиреннән шәм кисәге алып кабызды да дәресләрен хәзерләргә кереште. Таң әтәчләре кычкыра башлагач кына урыныннан кузгалды. Йокы бүлмәсенә төшәр өчен баскычка килү белән ул, югарыда ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Караңгыга күзе ияләшә төшкәч, гимназия бинасының түшәм гөмбәзен тәшкил иткән пыяла өлгеләрнең берсе ачык булуын күреп алды. Шуннан кемнеңдер аяклары һәм гәүдәсе һавада асылынган. Түбәдән: «Шүрләмә, Петя!» – дигән пышылдау ишетелде.
Коля, ул тавышны танып, үзалдына: «Княжевич! Митя!» – дип куйды.
– Яз инде, яз, нык тотабыз, шүрләмә, – диде Княжевич. – Арканның бер очын бәйләп куйдык.
Күрәсең, алар Петяны, биленә бау бәйләп, түбәдән төшергәннәр. Петяның бер кулында – бәләкәй чиләк, икенчесендә пумала булса кирәк. Шул пумаласын ул түшәмнән йөртә иде, һәм бераздан борчу катыш тантаналы тавыш белән:
– Булды! Тартыгыз! – дип пышылдады.
Аны түбәгә тартып менгергәч, тәрәзәне кире ябып куйдылар.
Лобачевский гөмбәздән күзен ала алмыйча аптырап басып торды: «Өнемме бу, төшемме?»
Бүлмәгә кереп үз урынына яткач та әле Коля озак вакыт баш ватты. Кем булыр икән ул Петя дигәннәре? Өлкән класста укучы Пётр Алёхин түгел микән? Стенага ул нәрсә язды икән? Шундый уйлар эчендә акрын-акрын аның күзләре йомылды.
Күпме йоклагандыр, хәтерләми – өстеннән одеялын тартканга уянып китте. Дежурныйдыр дисә, Алёша икән.
– Тор инде, тор тизрәк! – дип төрткәли иде аны энесе. – Дежурныйлар сөртеп маташалар, күрми каласың… Гөмбәз астында ук бит!..
Әһә, төшенә кермәгән, өнендә булган икән!
Өстенә рәтләп киенеп тә тормыйча, ул вестибюльгә атылып чыкты. Анда инде гимназистлар җыелып өлгергәннәр, кычкырып көләләр, чыр-чу киләләр. Сторожлар баскыч буендагы стенаны ышкып-ышкып юып маташалар. Ә иң өстә, гөмбәз астында ук, кызыл буяу белән язылган сүзләр ярылып ята: «Бетсен хокуксызлык! Лихачёвны долой!»
Надзирательләр шаулашкан гимназистларны көч-хәл белән классларга куып кертә алдылар. Язуны кырып ташлар өчен, янгын сүндерүчеләр китерелде.
Ул көнне укуларның рәте булмады. Инспектор Яковкин бик гайрәтләнеп тикшеренергә тотынды. Эшне казна исәбенә укучылардан башлап җибәрде. Берәм-берәм кабинетына чакыртып алды һәм юмалап та, җикеренеп тә сораштырып карады. Малайларның күпчелеге аның яныннан күз яше белән чыктылар. Ә төнлә белән надзирательләр йокы бүлмәләренең ишек төпләрендә колакларын тырпайтып тыңлап тордылар. Берәрсе сүз арасында ялгыш ычкындырып ташламасмы, янәсе. Ләкин андый хәл булмады. Шундый зур эшкә тәвәккәлләгән малайларны таба алмадылар.
Инспектор Яковкин исә надзирательләр өстенә аяк тибеп җикеренде.
– Бунт бит бу, бунт! – дип, төкерекләрен чәчә-чәчә акырды ул. – Яшүсмерләрне фетнәче иткәнсез! Властька каршы чыгуларына авыз ачып карап торгансыз!
Надзирательләр аның каршында үлек төсле агарынып, калтырап басып тордылар. Ләкин Яковкинның дулавына карап кына тикшеренү эшләре уңай нәтиҗә бирмәде. Киресенчә, гимназистлар арасында бунтарьлык көчәйгәннән-көчәйде. Ял вакытларында берничәсе бергә җыелып, пышын-пышын сөйләшүләр гадәткә кереп китте. Сөйләшкән чакларында надзиратель якынлашса, шып туктыйлар иде.
Ләкин ризасызлык галәмәтләре андый пышын-пышын сөйләшүләр белән генә чикләнмәде. Чып-чын бунтка охшаган бернәрсә булып алды. 4 июньдә, шимбә кич башланып китте бу хәл. Төшке аштан соң гимназистлар «чиста» ишегалдына чыкканнар иде. Койманың теге ягындагы арткы ишегалдыннан кинәт сүгенгән һәм җикеренгән тавышлар ишетелде. Малайлар койма ярыгыннан шунда күз салсалар, ат абзары алдында квартирмейстер прапорщик Михайлов гимназистларның сөеклесе – иң карт сторож Емельянны таяк белән кыйнап тора.
Читать дальше