Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көмеш дага / Серебряная подкова: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көмеш дага / Серебряная подкова»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.

Көмеш дага / Серебряная подкова — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бер минут кына элек шау-шу килгән класс бөтенләй тынып калды. Бу хәлне күреп, Рыбушкин кычкырып көлеп җибәрде.

– Менә шулай, менә шулай, дускайларым, – диде ул, көлә-көлә яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Хәзер әйтегез миңа: мәсьәләне ничек чишү рәхәтрәк булыр, укытучы беләнме, әллә укытучысызмы?

– Укытучысыз! Укытучысыз!

– Шулай икән, рәхим итеп чишегез, җүләр сатмагыз, – дип киңәш бирде Рыбушкин һәм өстәлдән сикереп төште.

Класста инде тынлык урнашкан иде.

– Николай, нинди мәсьәлә анда? Әйдә сиптер! Красновка, бәлки, ошап китәр дә, шулай тагын берәрсе үзебезне генә калдырыр.

Коля үзен кулга алып өлгерде. Ул мәсьәләне кычкырып укыды, аңламаучыларга төшендереп бирде. Алай гына да түгел, бер кызып киткәч, ул һәркемнең ялгышкан җирен күрсәтеп, өстәлләр арасында йөрде. Малайлар уен катыш үткәрелгән бу дәреснең бетүен дә сизмәделәр.

Икенче көнне дәфтәрләр тикшергәндә, Краснов, кызмача булса да, малайларга бәйләнерлек сәбәп тапмады. Үзе дә гаҗәпкә калды һәм, Коляның аркасыннан кагып:

– Молодец, рәт чыгачак синнән!.. – дип куйды. – Инде шушы өч мәсьәләне чишегез, мин китәм…

Һәр көн шундый ук хәл кабатланды. Красновның эше ансат иде: кыяфәтсез генә елмая, Коляны аркасыннан кага һәм арифметика дәресен үткәрергә кушып чыгып китә.

Тора-бара малайларга бу ошамый башлады. Алар, көнләшеп, Колядан читләшә башладылар. Шуның нәтиҗәсендә малайның укуга булган дәрте сүрелә төште.

Бер ай вакыт бик күңелсез үтеп китте. Ләкин беркөнне…

Май уртасы, җылы бер көн иде. Түбәнге латин классына эштән куылган Васнецов урынына яңа укытучы керде. Ул килеп кергәч, укучылар дәррәү торып бастылар. Укытучы, кулы белән ишарәләп, утырырга кушты. Ул тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле, ягымлы кыяфәтле, кечкенә үткен күзле, егерме-егерме биш яшьләрдәге кеше иде. Өстендәге куе зәңгәр төстәге мундирының күтәрмә якасы көмеш ука белән каелган, сәдәфләре һәммәсе каптырылган.

Класс белән исәнләшкәннән соң, яңа укытучы такта янына килде, акбур алды һәм җитез хәрәкәтләр белән уңнан сулга, бик матур итеп, гарәпчә язып куйды.

Минем исем менә шулай диде укытучы елмаеп Аңлашылдымы әфәнделәр - фото 2

– Минем исем менә шулай, – диде укытучы, елмаеп. – Аңлашылдымы, әфәнделәр?

– Берни аңлашылмый, – диделәр малайлар.

– Аңлашылмый дисезме? Уңнан беренче сүз – минем фамилиям, икенчесе – исемем, өченчесе – әтием исеме… Хәзер дә аңлашылмыймы? Аңлатырга тырышып карыйк. Шул ук сүзләрне латин хәрефләре белән язам.

Акбур тагын такта өстендә биеп алды, тик инде бу юлы энҗе кебек хәрефләр сулдан уңга тезелде:

Ibrahimoff Nigmat Mirsaiti

Класс җанлана төште. Төрле яктан тавышлар ишетелде:

– Монысын укый алабыз!

– Ибраһимов Нигъмәт Мирсәети!

– Укытучы әфәнде! – Миша Рыбушкин, кулын күтәреп рөхсәт алырга да онытып, урыныннан сикереп торды.

Яңа укытучы үзен шулчаклы гади тоткач, моңа кадәр тыелып килгән укучылар да үзләрен иркенрәк тота башладылар.

– Укытучы әфәнде, русча ничек була инде ул?

– Безнең татар халкы исемнәрне гарәптән алган. Русчага күчергәндә, минем исемем – «ашамлык», әтиемнең исеме «олуг» яки «өлкән» дигән төшенчәләргә тәңгәл килә.

Бу сүзләр һәркемгә кызык тоелды, һәм класс күңелле итеп гүләп алды.

– Фамилиям генә тәрҗемә ителми, – дип, гүләүгә исе китмичә аңлатуын белде укытучы. – Ибраһим ул – пәйгамбәр исеме. Французча сез мине – Ibragime Nourriture Doyen дип, немецча – Ibrahimman Nahrung Senior, ә инде латин теленә тәрҗемә иткән тәкъдирдә – Ibrahim Cibus Magister дип йөртергә тиеш булырсыз. Димәк, җир йөзендә ничә тел булса, минем исемем дә шулчаклы.

Укучылар моңа шаккаттылар. Миша Рыбушкин исә куркуга төште:

– Укытучы әфәнде, ул чагында сезгә ничек дияргә соң?

– Элек мин Мәскәү университетында укыдым, соңрак шунда укытырга калдым. Анда мине русчалатып Николай Мисаилович дип йөртәләр иде. Сез дә, әфәнделәр, шулай дип атый аласыз.

Укытучы класска күз йөртеп чыкты һәм тагын елмайды. Аның елмаюы ничектер бик сөйкемле тоелды укучыларга.

– Хәзер, әйдәгез, чынлап торып танышыйк, – диде укытучы, кафедра янына килеп. – Кемнәр нинди шигырь беләләр? Кайсы телдә булса да ярый. Укыгыз. Мин кемнең нәрсә яратканын күрермен.

Коля кыймылдау түгел, тын алырга куркып утыра иде. Күзләрен яңа укытучыга текәгән. «Терекөмеш кебек» дигән уй килде малайның башына, тик ул аны шунда ук куды. «Юк, юк, аны берни белән чагыштыру мөмкин түгел. Бу укытучының елмаюы да, сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә фәкать аның үзенә генә хас…»

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Обсуждение, отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x