– Менә шунда! – диде Серёжа һәм, озак уйлап тормыйча, тузан баскан идәнгә утырды. – Курыкма, утыр, ахырдан чистарынырбыз. Аю өне кебек монда.
– Аю өне кебек! – Лобачевский көлеп куйды. – Син бигрәк инде…
Коля кинәт сүзен бүлде һәм тынып калды. Аның тизрәк дусты сөйләгәнне тыңлыйсы килә иде.
– Бер укытучының әйткәнен ишеттем. Язып алдым хәтта. – Серёжа тезләрен кочаклап, бик җайлап утырды. Ашыкмыйча, тәмләп сөйләргә җыенган иде ул.
– Элек Казанда духовная семинария, духовное училище гына булган. Дин әһелләре чыккан алардан, – дип аңлатты Аксаков. – Дини фәннәр укытканнар. Ә берзаман Мәскәү университеты ректоры Казанда гимназия ачу турында сүз кузгаткан; киләчәктә студент буласы халыкны тиешенчә хәзерли башларга вакыт, дигән ул.
– Гимназия кайчан ачылган соң? – дип сорап куйды Коля.
– Ул кадәресен хәтерләмим, илле ел чамасы элек булса кирәк [8] Казанда беренче гимназия 1758 елда ачыла.
, – диде Серёжа, төгәл белмәвенә гарьләнеп. – Беренче елны барлыгы ундүрт укучы укый. Шулар арасында, – дип өстәде ул, җанланып, – Державин була. Бөек Державин!
Коля моңа шаккатты.
– Геометрия укыганнармы алар?
– Каян килсен аларга геометрия! – Серёжа көлеп куйды. – Мин бая әйткән теге укытучыдан Державинның истәлекләрен сорап алып торган идем. Шунда күчереп язып калдым…
Серёжа бер кесәсенә тыгылды, икенчесенә тыгылды.
– Кая китте соң? Менә ич! Таптым! – Ул кесәсеннән куен дәфтәре тартып чыгарды. – Тыңла! – диде һәм, почмакта караңгы булу сәбәпле, дәфтәрен борын төбенә үк китереп, акрын гына укый башлады: «Барыннан бигрәк, безне укырга, язарга, сөйләргә, азмы-күпме грамматиканы белергә, әдәпле булырга өйрәтергә тырыштылар. Гимназистларны укытучылар язган речьләрне күңелдән ятларга һәм кафедрадан торып сөйләргә мәҗбүр итәләр иде. Сумароков трагедияләре, танцылар һәм фехтование буенча халык алдында экзамен тоттыралар иде. Ул заманда безне тел гыйлеменә – грамматикасыз, санау һәм үлчәүгә – исбатлаусыз, музыкага нотасыз өйрәттеләр. Дин китапларыннан башка нәрсә укытмадылар».
Серёжа, дәфтәрен ябып, Лобачевскийга тантаналы рәвештә карап куйды.
– Моны язарга ничек акылың җитте? – диде Коля, исе китеп.
– Мин күп нәрсә язам. Язарга бик яратам, – дип төшендерде Серёжа, дәфтәрен кесәсенә яшереп. – Кайвакыт үзем дә… Йә, җитте! – дип сүзен бүлде ул. – Хәзер дәрес бетә, күреп калулары мөмкин. Миңа ятып кына торырга кушканнар иде. Хуш!
Коля аңа «Хуш!» дияргә өлгермәде, яңа дусты, өстендәге тузанны кага-кага, баскычтан йөгереп төшеп тә китте.
Коля да өстен каккалады һәм баскычка таба юнәлде. Гимназиянең язмышы белән кызыксынуы, көтмәгәндә башланып киткән дуслык аркасында ул әнисен һәм туганнарын хәтердән чыгара язган лабаса!..
Төшке аш вакытында Коля үзенең иске танышлары белән очрашты. Яковкин аны, элеккегечә үк, хәзерлек классына билгеләгән һәм иптәшләрен куып җитү өчен бик тырышып укырга кушкан иде.
Ә Коля, ул әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шуңа омтылды. Аның теләге буенча, укытучылар үтелгән материалдан аңарга өстәмә рәвештә ике-өч дәреслек эш бирәләр һәм көн дә сорыйлар. Коля һәрвакыт дәресләрен өйрә-неп килә. Аның сәләтлелеге, тырышлыгы бер ай эчендә иптәшләрен куып җитәргә мөмкинлек бирде. Ул хәтта түбән класстагы абыйсы Саша белән бергә латин телен дә өйрәнә башлады; энеләре Алёшага исә моңа рөхсәт бирелмәгән иде әле.
Коляның уңышлары укытучы Красновка да тәэсир итми калмады. Краснов үзен һаман әшәке тота, ләкин Лобачевскийга каныкмый, вакыт-вакыт сәер итеп карап кына куя иде.
Көннәрдән бер көнне, туйганчы башбаштаклык кылганнан соң, Краснов әйберләрен күтәреп чыга башлады. Коля турыннан үткәндә, аның алдына арифметикадан мәсьәлә язылган бер табак кәгазь куйды һәм:
– Дәресне үткәреп бетерерсең, – диде, башын читкә борып. – Шушы мәсьәләне чишегез. Тик карагыз аны!.. – Сүзен әйтеп бетермәде, ишекне каты ябып чыгып китте.
Берникадәр вакыт класс тынып торды. Шуннан, гүя команда булды, һәммәсе урыныннан сикереп торды. Шау-шу башланды.
– Яңа укытучы! Исәнмесез!
Коля торып баскан; чөгендер кебек кызарып, берәүгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча, мәсьәлә язылган кәгазьне бөтерә иде.
Бу уңайсыз хәлдән аны Миша Рыбушкин коткарды.
– Silentium [9] Silentium (лат.) – тынычлык.
! Әфәнделәр! Silentium! – дип кычкырды ул, өстәлгә менеп басып.
Һәммәсе, кызыксынып, аның ягына борылдылар. Тавыш басыла төште.
– Сез ничек уйлыйсыз, – дип сүзен дәвам итте Рыбушкин, тавышын акрынайтып, – сөекле укытучыбыз нәкъ менә шушы минутта ярыктан күзәтеп, тыңлап тормыймы икән?
Читать дальше