Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель, тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады:
– Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз – безнең мәҗлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе.
Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак – хуҗаның ишәге дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы күренми, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәҗлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштыргалап йөрергә, туры килсә, җайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен җиреннән күренеп тора иде. Әмма шулар арасында салам түбәле бер өй – бары тик бер генә өй башында җәйге җилдә зур ут күбәләге кебек җилфердәп торган кызыл флаг, бер үк вакытта гаҗәп тә, серле дә булып, әледән-әле минем күз алдыма калкып чыга торды.
Клублары, әлбәттә, зур түгел иде. Ул чакларда күп авылларда шулай булганы кебек, монда да иске мәчеттән бозып әтмәлләгән тәбәнәк кенә бер бина, аның каравы стеналарына плакат һәм лозунгларны бер дә жәлләмәгәннәр. Бер караганда, ник кирәк булды икән монда сәхнәгә кызыл җәйгән президиум өстәле сузып кую? Ник кирәк трибуна? Ник кирәк башы китек графинга су тутырып кую? Куй зал дигәненә буйдан буйга сузып өстәл. Берсе җитмәсә, икенчесен китереп ялга. Кунагың күбрәк булырлык икән, икенчесе янына өченчесен, дүртенчесен тез. Тигезле-тигезсезрәк чыгуы мөмкин, була бирсен. Өстәлнең ике башында ике самавырың гөжләп утырсын. Чыңлап торсын чынаяклар. Кайберәүләрнең, әйтик, чәй белән генә сусыны басылмый икән, андыйларны да кырын какма, елына күрә җылы шулпа дигәндәй, мыек чылатырлык кына «тегесе» дә йөгереп торсын. «Ә президиум нишли?» дип аптырап калучылар булса, баш-күз әйләнгәнче, аларга да турысын әйтеп калыйк. Туктагыз әле, егетләр, атна башында, шимбә азагында халык туплап шаулаша торган гадәти җыелыш түгел ләбаса бу. Әгәр беләсегез килсә, бу – бәйрәм, кеше бәйрәме һәм күтәр син әнә шул бәйрәм итүчене «гарше-көрсигә». Анысына ук буең җитми икән, күтәр, һич югы, бөтен кешенең күз алдына – сәхнәгә. Берүзе бер президиум булып утыра бирсен. Берүзе бер президиум булып утыруны килештермәсә, янына үзе белән бергә гомер иткән җәфаны, шатлыкны бергә кичергән кордашын менгезеп утырт. Күңелсез булмасын өчен, юбилярның берүзенә бер самавыр гөжләтеп куй. Әгәр кордашы белән икәү икән – икесенә бер самавыр. Татарны чәй белән куркыта алмассың, эчә алган чаклы эчсеннәр. (Әгәр инде бөтенесе дә түгәрәк булсын дисәң, кагылсалар-кагылмасалар – алар эше, самавыр артына – ышыккарак яшереп, «тегесен» дә куй.) Ә үзең, авылның нинди генә алыштыргысыз тоткасы булма, әйтәсе сүзеңне моннан, кеше арасыннан торып әйт – юбиляр сиңа хезмәт күрсәтүче түгел бүген, син аңарга хезмәт күрсәтүче! Ә бирәсе бүләгең булса, анысы өчен купмый булмас инде, шау-шусыз гына менгезеп бир, зинһар, кирәкле сүзен дә әйт. Ә чәйне рәхәтләнеп коя бирсеннәр, моңа хәтле чәй эчеп берәүнең дә Каспийга агып киткәне юк.
Дөресен әйтим, юбиляр Гыйльмениса түтинең салам түбәле өй башына кызыл флаг менгезеп кадарга башлары җиткән бу авылда үтәчәк юбилей кичәсен дә чама белән шулайрак булыр дип күз алдыма китергән идем мин. Юк, алай булмады. Китте стандарт. Китте китаптан яки газетадан күчереп алган цитаталар. Китте тешкә тия торган мактау сүзләре. Юбилярыбыз Гыйльмениса түти – яхшы ук бөрешеп калган, иңбашлары төшкән, күз төпләрен җыерчыклар баскан, тешләре рәтсезлектән иреннәре эчкә батып кергән, шунлыктан булса кирәк, сөйләшмәскә, сүз әйтмәскә тырышыбрак утыручы тыйнак кына бер әби булып чыкты. Ләкин күзләре – нур ук чәчмәсә дә, әле тоныкланырга-сүнәргә өлгермәгән һәм әле тиз генә бирешергә җыенмый да торган үткен, беркадәр хәйләкәррәк, бу шау-шуга бигүк ышанып та җитмәүче, сизгер, җылы карашлы һәм бик-бик күпне күргән күзләре – карчыкның әле бөтенләй үк тузмаганлыгын, яшәү дәрте көчлелеген, болай олылаудан яхшы ук нык сөенгәнлеген, шул ук вакытта бу шау-шудан, бу купшы сүзләрдән, бу бүләкләрдән башы әйләнеп, аптырабрак та калганлыгын раслап тора иде. Мин тагы шуны да сизеп алдым: бу шау-шу уңае белән балаларын һәм балаларының балаларын күрүдән Гыйльмениса түти әйтеп бетергесез куанган, хәтта бу вакыты-вакыты белән мәзәк хәлләргә дә барып җитә иде: әйтик, аның эшчәнлеген билгеләп, фәлән-фәлән оешмадан, районның фәлән учреждениесеннән махсус җибәрелгән оратор, кызып-кызып, Гыйльменисаттәйнең узганын, хәзергесен, балалар тәрбияләп үстерүдәге тырышлыкларын санап, адрес укый, ә Гыйльмениса түти, бу сүзләргә бөтенләй игътибар да итмичә, Казаннан кайткан кызы Фасиләсенең кулын үз кулларына алып, кунак кулның аклыгына, йомшаклыгына исе киткәндәй, сыпыргалап утыра. Шулай булмыйча соң, беренче ире Гаптелбаридан туып калган кызы икән ич, әтисеннән ике яшь ярымлык кына булып калган. Кеше балалары өстеннән төшкән искене рәтләп кидереп үстергән әнисе, ә хәзер әнә нинди ханым-солтаным булып утыра кызыл япкан президиум өстәле артында. Алланың биргәненә шөкер, кияве зур урында эшли, ә шулай да каенанасының бәйрәменә җибәргән, әле нинди бүләкләр белән… Шул турыда уйлана иде Гыйльмениса.
Читать дальше