– Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.
Суд утырышчыларыннан берсе, шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.
Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер дип үк көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар котырганлыгын тотып калырга, әлбәттә, өлгермәгән иде.) үз чиратында Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, соңгы сүзен әйтергә нәүбәт җиткәндә, Гөлчирә бөтенесенә кул селтәп, соң дәрәҗәдә зәһәре чыккан, ахыр чиктә «Миңа ни булса да барыбер! Әмма син дә миннән яхшылык көтмә!» дәрәҗәсенә үк барып төртелгән иде.
Һәм ул бөтен ваклыклары белән, һич тартынып тормыйча, киресенчә, Әсфан белән ике арада булган яшертен ләззәтләрне кабат искә төшерүдән тәм тапкандай, бөтенесен-бөтенесен судка түкми-чәчми сөйләп бирде. Боларның барыннан да соң, ярсуының соңгы чигенә җитеп:
– Юк, коткаручы гына түгел ул, батыручы да… Әгәр шул Әсфан минем башымны-күземне әйләндермәгән булса… Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар, – дип ярып салды.
Гаҗизлекнең соңгы чигенә җиткән бу чибәр ханымның, бернәрсәне дә яшермичә, бөтенесен чын ихластан сөйләп бирүе хөкем өстәле артында утыручыларга, әлбәттә, тәэсирсез калмагандыр. Шуның өстенә мәрхүмнең үзенең дә озак вакытлар урын өстендә хәрәкәтсез ятып, дөньядан тәмам туйганлыгын, үзен караучы врачлардан булсын, көнаралаш укол кадый килгән сестралардан булсын, гозерли-гозерли нәрсә булса да «бөтенесенә сразу точка куярлык» шундыйрак берәр нәрсә сорап йөдәткәнлеген, шаһитларның моны ачыктан-ачык әйтеп торуларын искә алып, аларыннан да бигрәк, хөкем ителүче кешенең йөкле булуын искә алып, суд Гөлчирә Габбасовага карата ригаяле булырга тырышты – биш ел срок белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.
Ә егет үзенә карата хөкем карарын соңыннан үзе чыгарды: «Ут белән уйнама, кулыңны пешерерсең» дип әйтә торган булган әнисе аңарга. Малай чагында ишеткән бу сүзләр аның бер колагыннан кергән, икенчесеннән чыккан. Хәзер менә ут белән уйнап кулын пешерә язгач исенә төшерде: «Юк, ярамый икән шул ут белән уйнарга!»
Шулай ук, суд утырышында катнашып, хәлне баштанаяк тыңлап утырган кешеләрнең дә карашлары бертөрле генә түгел иде:
– Үз оясын, үз балаларын ташлап йөргән азгын ирләрнең барысына да шул кирәк. Берәү дә гаепле түгел монда. Ул Курдюков дигән карт алаша үзе гаепле, – дип, ярсуын яшерә алмыйча, аты-юлы белән ярып салды ач яңаклы көйгән хатын. Күренеп тора, ул моны үз манарасыннан торып кычкыра: аның ире белән дә шундыйрак берәр аянычлы хәл булып узган булса кирәк.
– Тирәннәнрәк уйлап карасаң әгәр, – дип кушылды икенче бер өлкәнрәк яшьтәгесе, – бөтенесенә сугыш гаепле, сугыш аздырды бәндәләрне. Алла сакласын, яңадан сугыш хәтәре кабатлана күрмәсен диген.
Ә менә Әсфанның чигәсен һаман шул бер үк сүзләр чүкечли: «Ут белән уйнама! Ут белән уйнама! Ут белән уйнама!»
1969
Сугыш арты өзек еллар иде. Колхозлар хуҗалыкларын көч-хәл белән генә тарталар, ләкин тарталар, шул ук вакытта шәһәрне дә туйдырып торалар. Аннары тагы, яшерен-батырын түгел, күршеләрдәге туганнарына да өлеш чыгаралар иде. Шуның да өстенә тагын колхозларда вәкил өстенә вәкил утыра торган чак, колхоз председателенең гел тыкырдатып-ашыктырып торучы вәкил белән гел кулын сузып, «җитмәгән җирен ялгап җибәрүне» сорап торучы гади колхозчы арасында нишләргә белмичә өзгәләнгән чаклары иде.
Мин үзем ул елларда өлкә газеталарының берсендә әдәби сотрудник булып эшли идем. Колхозлар һәртөрле вәкилләргә бер дә аптырамаган бер вакытта, алары янына тагын газеталардан булсын, радиокомитеттан булсын «үз хәбәрчеләре», «үз корреспондентлары», берсеннән-берсе уздырырга тырышып, эшләгән кешеләрнең аяклары арасында әледән-әле буталып йөргәндә, кунак өстенә кунак дигәндәй, «Якты көн» исемле колхозга без фәкыйрегез килеп төште. Көне яктысын якты да, әмма колхозның экономик хәле бик үк шәптән түгел иде. Тик хәзергә мин ул турыда түгел, мин сөйләргә җыйнала торган хәл бөтенләй башка: ял түгел, бәйрәм түгел, гап-гади көннәрнең берендә, кулыннан эш килердәй кешеләрнең бөтенесе диярлек кырда, фермада, каралты-кура юнәтү эшендә мәш килеп йөргәндә, әйтәм бит, тавык артыннан чыккан күкәй кебек түп-түгәрәк, гап-гади бер көнне салам түбәле искерәк кенә бер өй түбәсендә – бөтен авылына бер өйдә – кыекка ныгытылган кызыл флаг җилфердәп тора иде. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, бу хәл мине бер үк вакытта бик кызыксындырды да, аптыратып та калдырды: нилектән икән бу? Их, әгәр теге «уңай хәлләр» төяп кайтырга дип тыгып килгән блокнотка дөньяда юк берәр тамаша тутырып кайтсам?
Читать дальше