Колхоз идарәсе кешеләреннән – килешсә-килешмәсә – иң элек шул турыда сорашырмын дип керсәм, мин сүз башлаганчы, монда үзеннән-үзе сүз шул турыда кузгалып китте.
– Бу Гыйльменисаттәйгә хат артыннан хат, телеграмма арты телеграмма ташып бушый алмыйм бүген, – дип зарланган да, мактанган да кебегрәк итеп әйтеп куйды хатлар, газеталар белән күбенгән сумкасын муенына асып кергән колхоз почтальоны. Сумкасыннан колхоз идарәсенә дигән газета-журналларны бушатты да сүзен янә дәвам итте: – Җитмәсә тагы, ике җирдән берьюлы акча да килеп төште, ярыйсы гына сумма болай, кая куярга белмичә аптырар, нишләргә инде миңа ул Гыйльменисаттәй белән?
Почтальон кызның, сумкасы кебек, үзенең дә авызы ерык булып чыкты, күренеп тора, юл уңаеннан аның мондагылар белән бераз шаярып сөйлисе килә иде бугай. Ләкин председатель Мөрсәлимов бик җитди иде бүген – башка көннәре өчен җавап бирә алмыйм.
– Аптырама, бөтенесе заслуженно Гыйльмениса түти өчен. Килеп торсын акчасы, янчыгы табылыр, – диде ул кырт кына.
Әлбәттә, председательнеке дөрес – акчасы булса, урыны табылыр. Почтальон кыз озак бәхәскә кереп тормыйча чыгып китте. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген беркадәр чамаладым. Ниндидер бер Гыйльмениса атлы карчык турында барды сүз. Әйтүләренә караганда, аңарга җитмеш яшь тулган, имеш, хат-телеграммалар әбине шул җитмеш яше белән котлап ява булса кирәк. Председатель Мөрсәлимовның сүзләреннән мин тагын шуны да абайлап калдым: үз вакытында ярыйсы гына эш күрсәткән кеше булса кирәк ул Гыйльмениса карчык дигәннәре.
Инде чират миңа да җитте бугай дип, авызымны ачарга гына торганда, бер як читтә, үзенең кәгазьләр һәм папкалар белән тулган шкафлары алдында, әлегә хәтле сүзгә-өнгә катышмый утыручы баш счетовод (аны «бухгалтер» дип тә йөриләр, ә ул, үзенә күбрәк ошаганга күрә, үзен «баш счетовод» дип йөртә), әллә ни зур мәгънә бирүдән түгел, шулай да уяулык күрсәтүнең бервакытта да зыян түгеллеген искә алып булса кирәк, аптыраганнан кузгаткан бер тон белән:
– Акчасы-телеграммасы аның чорт с ним, токымы шулай Нух диңгезе булгач йөзә бирсен, эчен төртеп тишмәс, – дип, элек председательне куәтләгән булды һәм шундук, җитди политик мәсьәлә чишкән кебек, үтә җитди тавыш белән ялгап китте: – Менә сез шуны әйтегез: кайсыдыр бер дурагы, шимбәне үтмичә, җомганы көтмичә дигәндәй, аның өй түбәсенә кызыл флаг менгезеп кадаган. Значится, политический төс бирмәкче Гыйльмениса карчыкның җитмеш еллыгына. Ә бу соң сыямы икән берәр төрле капкага? Соңыннан, энәдән дөя ясап чыгаргансыз, дип сүзе булмасмы икән дип әйтүем.
Председатель бу юлы, хәтта озак сузып торырга теләге үк юклыгын сиздерергә тырышып, берьюлы өзеп салды:
– Сыяр. Гыйльменисаттәй кебек, борыны белән боз тишеп гомер иткән, Гыйльменисаттәй кебек, колхозның нигезен корышкан, әле дә булса җир тырмашып эшләп йөрүче, аннары килеп, аның кебек уллар-кызлар үстергән кешене, әгәр хәлемнән килсә, музейга куяр идем әле мин. Ә теге аның өе түбәсенә флаг менгезеп кадатучы «дурак» ның кем икәнлеген беләсең бик килә икән бел: аны мин әйттем, комсорг Җавит эшләде.
Мөрсәлимов истә-оста юк чагында кинәт миңа борылды, аның чак кына кысылыбрак торган соры күзләрендә көч һәм халык арасында озак еллар эшләүдән җыелган хәтәр хәйләкәрлек янып тора иде:
– Менә корреспондент иптәш әйтеп бирер тагын без белмәгәннәрне, – дип башлады ул, сүзләрен юри әкренәйтеп, – япь-яшь көенә ике ирдән калып – берьюлы ике ирдән калганнар турында сүз бармый, берьюлы өч ирдән калганнары да бар аның безнең авылда – элек бер оядан өч бала белән калып, аларны үстереп кеше иткәч, аннары икенче оядан берничәне итәгенә төяп тол калган, и шул атасыз ятимнәрне бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган, и шуның да өстенә колхоз чыкканнан бирле колхозында кая куйсалар – шунда эшләп килгән, и шуның да өстенә яше җитмешкә җиткәнче шушы мәшәкатьле дөньяда без яшьләр белән бер аяктан диярлек атлап килгән Гыйльменисаттәйнең өй түбәсенә, аның бәйрәмен котлап кызыл флаг менгезеп кадау, йә, әйтегез, кайсы контрның тегермәненә су кою булыр икән? Дөрес, безнең колхозда моннан башка да эшләр бар, без аларны онытмыйбыз, иллә мәгәр кешеләрне онытырга да хакыбыз юктыр дип уйлыйм мин. Дөрес уйламыйм икән, әнә корреспондент иптәш утыра, Казанның үзеннән чыккан кеше, законны безнең хәтле генә белә булыр, әйтсен, төзәтсен, тиешле таба икән, «Якты көн» колхозының председателе Мөрсәлимов дөрес эшләми, дип, газетасында язып чыгарсын, сүзем юк.
Читать дальше