Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Туктагыз, дип әйтәм!

Мондагылар аңа текәлеп каттылар. Үз сүзләренең кодрәтеннән гайрәтләнеп киткән Сөеш кара тиргә баткан типтәрләр каршына килде, алдарак торган егеткә акайды:

– Әһә, морза Карабаш углы?! Кәтергә!

Аннан янәшәдәгеләргә ябырылды:

– Исмәгыйль Исхак углы?! Дарга!

– Миндияр Ураков?! Ругырвикка!

– Аһ, хәсис чирмеш! Кинҗәбай Илбарыс углы, сән дә монда?! Зинданга!

Старшина кисәк төртелеп калды – күзләре Абдулланың сакал-мыексыз чыраена текәлгән иде.

– Монысы ниткән бур тагын? Ас…

Сүзен әйтеп бетерә алмады, Абдулланың тимердәй нык йодрыгы аның маңгаена килеп төште – Сөеш гөрселдәп җиргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, күсәкләр дөпелдәде, камчылар чыжлады.

Волость старшинасын эт итеп кыйнап ташладылар. Аннан инде һәркайсын, ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кертеп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар.

Күнекмәгән эштән тирләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар. Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз үзеннән-үзе каравыл өендәгеләргә берәр эш кылу хакында киңәшкә күчте.

– Күлгә илтеп атыйк! – диде юеш кара чәче битенә төшеп ябышкан егетләрнең берсе.

– Юк, тураклап этләргә бирик! – дип каршы төште аерылып чыккан киндер күлмәгеннән шәрә кулбашы күренеп торганы.

Халыкны ерта-төртә, озын буйлы, сары чәчле ир-егет алга чыкты – кулында чакматашлары:

– Әйтегез генә – хәзер ут салам!

– Авылны көл итәргәме?! – Аңа каршы берьюлы дистәгә якын кеше үкереп җибәрде. – Кыр капка баганасына ботларыннан асып куйыйк!

Берсеннән-берсе куркынычрак киңәшләрнең очы-кырые юк иде. Абдулла бәндәләрнең җан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да телгә килде:

– Ашыкмагыз әле, җәмәгать! Боларны тәмуг кисәве итүе ансат ла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамаслармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне!

Егетләрнең икесе җил-җил атлап каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп алып чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. Күзләре, үле балыкныкыдай, дөньяга өметсез карыйлар иде вахмистрның.

– Ат китерегез! – дип боерды Абдулла.

Йөгәнле ат җитәкләп килделәр. Мулла Моисеевка дәште:

– Син үз аңыңдамы, вахмистр?

Моисеев дәшми генә ияген какты.

– Аңласаң, вәйт шул, – дип дәвам итте Абдулла. – Хәзер үк Уфага кайт та полковник Люткинга әйт: типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, диң!

Төркем аның сүзен хуплап гөрләп алды:

– Хак! Дөрес!

– Тик бел: шул ук указ белән кире кайтсаң, җаның җәһәннәмдә булыр!

Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар. Ирексездән, илчене озата барырга дип, татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды.

Кешеләр кыр капкадан чыгып барган ике җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы кая тарала башладылар. Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде. Салам күбәсендә утырып калган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашыкмый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды.

Тарих битләреннән.Яңа оешкан Оренбург губернасында крестьяннарның иң ярлы һәм кимсетелгән катламы – типтәр-бабулларның көне-сәгате белән арта баруы мондагы финанс тәртибен чуалтып ташлый. Чыннан да, 1744–1748 елларда үткәрелгән Икенче ревизия мәгълүматларына караганда, Оренбург далаларындагы күпчелеге татарлардан торган типтәрләрнең саны егерме тугыз мең ир-ат җенесенә якынлаша. Мишәрләр дә һаман ишәя бара. Аларның исәбе инде, йомышлы татарларны да кертеп, ике мең бер йөз йортка җитә яза. Шуннан инде типтәр-бабуллардан имананы йорт башыннан түгел, җан башыннан җыю мәсьәләсе килеп баса. Дөрес, бу инде Россия өчен яңалык түгел. Балтыйк диңгезенә чыгу өчен, шведлар белән казалы сугышлар алып барган Пётр Беренче, казнаны тулыландыру максатыннан, әле 1718 елда ук салымны җан башыннан түләү турында Указ чыгара һәм 1719 елдан башлап үткәрелгән Беренче ревизиядән соң ул гамәлгә ашырыла. 1722 елда исә хөкүмәт вазифаларын үтәүче Сенат аны янә элеккеге ясакка алыштыра. Гасыр уртасы якынлашканда, бригадир Бардукевич әлеге мәсьәләне кабат кузгата. Сенат исә бу хакта Неплюев фикерен белешмәкче. Оренбургның беренче губернаторы – Пётр патша шәкерте, остазы сүзен куәтли – типтәрләр һәм бабуллар елына җан башыннан сиксәнешәр тиен түләргә тиешләр дип саный. Бер уңайдан мишәрләрне дә истән чыгармый Неплюев, йорт башыннан егерме бишәр тиен имана түләүләрен мәгъкуль күрә.

1747 елның 11 маенда Сенат губернатор проектын раслый. Уфа провинция канцеляриясенә, Указны алу белән, аны урыс һәм татар телләрендә халыкка җиткерү йөкләнә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x