Абдулла килеп басканда, писарь Рахманкул дигәннәре нәзек кәҗә тавышы белән көчәнә-көчәнә нидер укып маташа иде. Аның тавышы арткы рәттәгеләргә килеп ирешми диярлек. Алай да вакыт-вакыт «ясак», «җан башыннан түләнә торган салым», «имана» дигән сүзләре яңгырап-яңгырап китә – һәрхәлдә, сүзнең ни хакында барганын чамаларга мөмкин.
Рахманкул укып бетергәндерме-юктырмы – мәйдан кисәк кенә беравыздан үкереп җибәрде:
– Сик-сән ти-ен?!
Аннан инде төркемнең әле бер, әле икенче ягыннан аерым-аерым ачулы авазлар ишетелә башлады, ата – улны, ана кызны аңламастан, тавыш купты:
– Кирәкми-и-и!!!
– Түләми-и-ибез!!!
Сотник Бахметьев дигәннәре беләгенә камчы элмәге эленгән кулын югары күтәрде – мәйдан сагаеп калды. Халык тына төшкәч, ул Указда язылганнарны үз сүзләре белән аңлатырга кереште. Сотникның тавышы көр, куәтле иде – барын да ишетеп торды Абдулла. Сүз элек бал, чәшке яисә сусар тиреләре белән йорт башыннан түләнә торган ясакны җан башыннан акчалата бирелә торган салымга күчерү хакында икән.
– Акылың алтын икән – үзең түлә! – дип кычкырып җибәрде Абдулла эргәсенә туры килгән теге шадра.
– Хак, түрәләр үзләре бирсен!
– Сукыр бер тиен дә түләмибез!!!
Халык төркеме кызганнан-кыза барып, мәйданны тоташ гүләү күмеп китте. Ул да түгел, баш очларында таяк-күсәкләр болганды, җанлы боҗра, кысылганнан-кысыла барып, түрәләрне урап алды. Йодрыклар утын өеме өстендәгеләргә таба кизәнде. Сотник Бахметьев кыныннан кылычын тартып чыгарды, казак Порошин да, коралын баш өстендә болгый-болгый, түрәләр алдына чыгып басты.
Эшләр болайга киткәч, типтәрләр төркеме бераз сүрелеп калгандай булды. Әмма халыкның сабырлыгы нибары мизгелгә сузылды, мәйдан өстендә янә берсеннән-берсе усал, янаулы тавышлар яңгырады:
– Сөйрәп төшер!
– Ур-р-р!
– Тап-та!
Төркем кайнап хәрәкәткә килде: ярсудан шашынган бәндәләр утынлыкка ыргылды, шул тарафка таяклар, ташлар очты. Тегеләр дә кан исе чыкканны сизделәр бугай, җанлы боҗраның сыеграк җирендә торучыларны этә-төртә, бәрә-ега каравыл өенә ташландылар.
Төркем тагын бер мәлгә сабырланып калды, аннан кинәт күк күкрәгәндәй тавыш, ыгы-зыгы купты:
– Тотыгыз, тот!
Гаярьрәкләр каравыл өенә ябырылды. Ләкин аның калын имән тактадан суккан ишеге эчтән ни беләндер терәтелгән булып чыкты. Янә аптыраш, янә янау-гайрәтләнү:
– Ват-җимер!
– Ут салыгыз, ут!
Шушы тамашага хәйран калып торган Абдуллага кинәт нидер булды. Ул, үзе дә сизмәстән, куәтле беләкләре белән халыкны як-якка ишеп, утын өеме янына килде, арада иң озын һәм иң саллы имән багананың юан башыннан күтәреп алды.
– Әй азаматлар, тотыгыз! – дип кычкырды ул ишек төбендәгеләргә.
Аның ни кылырга ниятләвен бик тиз төшенеп алдылар. Баганага берьюлы дистәгә якын егет килеп ябышты. Җитез генә күтәреп алдылар да, коры корык йөрткәндәй, җиңел генә каравыл өенә ябырылдылар. Егетләр йөгереп килгән шәпкә, имән багананың нәзек очы ишеккә китереп бәрде – имән такталар шартлап чәрдәкләнде, ярылды, ул арада ишек капланып төште. Багана исә, аның өстеннән шуып, өйгә үк кереп китте, идәнгә чалтырап кылыч килеп төште. Казак Порошин ишек төбендә үк торган икән, кылычы артыннан ук үзе бөгелеп куырылды:
– Кулны, кулны харап иттегез, ворлар!
Ул сынык уң кулын сулы белән күкрәгенә кысып, үкереп елап җибәрде. Егетләр исә аңа карап кына суынмадылар: түрәләрне эләктереп алдылар да, акырта-чыелдата сөйрәп, тышка алып чыктылар. Сотник Бахметьевның кулларын үз камчысы белән артка каерып бәйләделәр. Вахмистр Моисеевка да бау табылды. Әмма шашынган халыкның моның белән генә туктап калыр исәбе күренми иде. Кайсыдыр сотникны сугып екты, анысы өстенә вахмистр барып төште, камчылар чыжлады, һавада күсәкләр уйнады.
Башлап Абдулла аңына килде:
– Туктагыз, җаннары җәһәннәмгә олакмый торсын. Бәй, тегесе кая соң, өтеге?!
Чыннан да, писарь Җанбирдин, ятьмәдән ычкынган шамбы балыгы сыман, юкка чыккан иде. Алай да кайсыдыр күреп калган. Бер тарафта тупланып торган атларның берсенә атланып, иләү агасы яши торган Теләш авылына ычкынган икән. Шул ачудан ярсып, янә кабынып киткән халык җирдә, кан эчендә яткан түрәләргә ташланды. Шашынган кешеләр тегеләрне таптап-изеп, үч алу ләззәтеннән кинәнгән мәлдә, мәйданда куәтле аваз яңгырады:
– Туктагыз! Кан коясыз лабаса!
Кыйнаучылар теләр-теләмәс кенә сүрелделәр, тавышсыз-өнсез яткан ике гәүдәгә тагын берничә мәртәбә суккалап алдылар да яннарына ук килеп туктаган җайдакка бактылар. Иләү старшинасы Сөеш Әбҗәков шул икән инде. Ул чал сакалына ятышмаган җитезлек белән атыннан төште, канлы мәйданның уртасына атылды:
Читать дальше