Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Аннан килеп, без дә шул ук падишаһ хәзрәтләре мәнфәгатен яклап йөрибез лә, – дип, сүз олавын бастырып куйды.

Башкача чарасы калмагач, соңгы сылтавына ябышты Габделсәлам, серен чиште:

– Шулаен шулай да, тәкъсир, барыбер барып чыкмас шул. Бән бит ышанычсыз бәндә – Казан губернаторының шәхсән күзәтүе астында. Ай-һай, рөхсәт итәрләрме?!

Тәфкилев баягыча ихластан шаркылдап көлеп җибәрде, аннан кисәк җитдиләнеп калды:

– Ә без берәүдән дә рөхсәт сорамыйбыз, ахун! – диде ул кырыс кына. – Шөкер, үзебезгә үзебез хуҗа!

Җиденче бүлек

Күтәрелә барган саен җелекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәндек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагын байтак кына кыя-ташлар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты. Абдулла үзе дә, тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар. Ул арада киң күкрәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай хутлы баруы озакка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә, тагын бер шәрә кыя пәйда булды. Абдулла тезгенен тартты, туктап калган аты өстеннән тирә-юньгә күз салды. Уңга караса да, сулга бакса да, бер үк манзарага тап булды – кичәдән бирле үзен озата килгән таулар да таулар. Түбәләренә болытлар да менеп җитә алмаганнар әнә, текә битләүләренә ышкылып, алар да адашып йөриләр. Ул карурманнар тагын! Җайдак түгел җәяүле дә ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы – беттем диген. Һай бу Урал! Очы-кырые юк бугай бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген арттыралар гына. Шуңа карамастан монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, ник кенә бер кеше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте – Питрау җитте шул, Питрау. Әллә соң шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Уралтау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы – башкорт егетенең киң күкрәктән сузып-сузып җырлаганы ишетелде:

Уралкайзан бейек, ай, тау булмас,
Уралкайзы һөймәс тә йән булмас.
Үз илкәе өсөн корбан булган
Ир-егеткәйнең гүмере йәл булмас.

Ниһаять, җыр еракка китеп тынды, Уралның күгелҗем таулары арасында эреп юкка чыкты. Абдулла исә аты өстендә һаман да таш сын сыман утыруында. Юлына кузгалып китә алмый, сихерләнгән иде егет. Вә әй хәсрәт, сагыш дигәнең ошбу азат төбәккә дә килеп җиткән икән ләбаса! Аңа бит әле бая гына мондагыдай хөр-аулак урыннар, мондагыдан да бәхетле кешеләр бүтән беркайда да юктыр сыман тоелган иде. Беркатлы димә инде син бу күңелне. Булмаган ди! Кыерсытылганнар, җәберләнгәннәр белән дөнья тулы хәзер. Теге чакта, Ташкичүдән кайткан мәлдә, өстенә очып килгәндәй тоелган дәһшәтле Каракош бу борынгы тауларга да төртелеп калмаган икән шул, Урал аръягына ук барып җиткән. Вә әй хәсрәт, бер генә дә иреккә тиенгән төбәге юк микәнни соң бу Рәсәйнең?!

Абдулла тезгенен җибәрде, күн итек үкчәсе белән атының корсагын сыдырып алды – шактый гына хәл җыярга өлгергән алаша адымлы гына кузгалып китте. Сукмак, каршыдагы ялангач кыяны урап үтте дә, теге тар үзәнлеккә килеп төште, уңга борылды, юлчыны бая гына теге башкорт җайдагы китеп югалган якның капма-каршысына юнәлтте. Монда чагыштырмача тигез иде. Абдулла, тезгенен ияр кашына элеп, янә уйга батты. Барча халаеклар Каракош канаты астында диген. Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз көчтән Урал аръягына китеп котылмакчы булды. Дөресрәге, качты. Посарга түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр, бәлки?!

Әйе, Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады. Мостафа мулла әле типсә тимер өзәрлек: мондагы бердәнбер мәчеткә дә, аның янындагы бәләкәй мәктәпкә дә якын килермен димә. Ни чарадан бичара дигәндәй, үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гъәйнә иләвендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга, малайларга сабак тыңлатырга насыйп булды аңа.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x