Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ышанам, татар халкы гыйлем дигәндә атлыгып тора. Әмма ләкин «Зур корабка – зур диңгез» диләр урыслар. Әлхасыйль, мин сине алып китәргә дип килдем.

Габделсәламнең тез буыннары йомшап китте, чыраена гаҗизләнү билгеләре чыкты, куркынган күзләрен кунагына төбәде. Алай икән, зинданда черетергә икән исәпләре. Ул арада Тәфкилев тә ялгышрак сүз әйтеп ташлавын абайлап алды, хатасын төзәтергә ашыкты:

– Ие, алып китәргә, дөресрәге, чакырырга дип… Үзебезнең могтәбәр Оренбур каласына. Шул ук үз шөгылеңә, оланнарга сабак бирергә…

Ахун җиңел сулап куйды, мәгәр сер бирмәде:

– Урыстыр, керәшендер кебекләргә дәрес тыңлатканым юк шул, тәкъсир, – дип куйды ул сабыр гына. – Күз күргән, колак ишеткән эш түгел диюем.

Тәфкилев олы якны тутырып шаркылдап көлеп җибәрде. Шулкадәр ихластан көлде ки, кулъяулыгы белән дымланган күз төпләрен сөртеп алды хәтта.

– Урыс-мукшылар хакында сүз бармый, ахун, – диде ул, ниһаять, шаркылдавыннан туктап. – Үзебезнең мөселманнар да буа буарлык анда. Каладан унсигез чакрым җирдә, Сакмар буена тулы бер бистә булып килеп утырдылар. Башлап йөрүчеләре – Байлар Сабасыннан Сәгыйт әфәнде Хаялин исемле зур сәүдәгәр. Инде төпләнеп киләләр. Сәгыйт әфәнде мәчет салдыру хафасында. Калкып килүче диварларын үзем күрдем. Андыен мәчет Казанның үзендә дә юк, булса да борынгы шәһри Болгарда гына булгандыр. Көзгә мәдрәсә ихъя кылмакчылар [18] Ихъя кылу – яңадан кору, яңарту, тергезү. .

Габделсәлам ишеткәннәрен күңеленә сеңдерергә өлгермәде, ишек артында карчыгының тыенкы тавышы ишетелде:

– Сиңайтәм, аш суына. Самавырым да кайнап чыкты…

Хатынының ягымлы авазы аны бүгенгесенә кайтарды, хуҗа кеше ашыгып урыныннан кузгалды:

– Кулларны чайкыйк та тамак ялгап алыйк, тәкъсир. Сүзне өстәл янында да дәвам итәргә була.

Баягынак хатынының өзгәләнүен хәзер генә аңлагандай булды Габделсәлам: олуг түрәгә кысыр умач тәкъдим итүе чыннан да уңайсыз иде. Нишлисең, башка чарасы юк, итле токмачтыр, бәлештер иртәгәгә кала. Ярый әле катыгы, мае бар икән карчыгының. Ул кунак алдына зур гына чаган кашык куйды, эре-эре телем итеп ипи кисте һәм, кыенсынуын яшерергә тырышып, сүзне баягы буразнага борды:

– Оренбур төбәгендә мөселманнар да бар, дисез, алайса… Ашагыз әле, тәкъсир, кысыр аш дип аптырап утырмагыз. Калҗалары иртәгә, боерган булса… Бисмилләһир рахманир…

Түрәнең ачыгуы җиткән иде бугай, бисмилласыз гына кашыгына үрелде, нәзберекләнеп тормады, арыш ипие белән умач мендерергә тотынды. Дәшми-тынмый беравык ашагач кына, кашыгын өстәлгә куеп, сүз башлады:

– Соң, безнең татар булмаган тараф бармы инде, йә?! Чыңгыз ханнар заманыннан бирле болгаталар бит аны. Шуңа җитмәгән җирләре юк. – Морза янә кашыгына үрелде, башлаган сүзен каударланмыйча, ашый-ашый гына дәвам итте.

Аның сөйләгәннәренә караганда, узган 1744 елда Оренбургка Казан өязеннән ике йөзләп гаилә күчеп килгән икән. Һөнәрчеләр дә сәүдәгәрләр, имеш. Шулар, Каргалы тавы итәгенә утырып, бистә корып җибәргәннәр. Исәпләре – Шәрык белән сәүдә тоту икән. Тәфтиләү түрә үзе дә шул эшне бик мәгъкуль күрә, аларга хәерхаһ. Тик тегеләре гыйлем ягы такы-токы булудан җиксенәләр, шуңа да, Сәгыйт бистәсендә мәдрәсә ачып, балаларына дин сабагыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытмакчылар. Дөрес, былтыр каланың үзендә татар мәктәбе ачканнар ачуын. Мәгәр ул гимназия сымаграк булып, анда кара халык оланнарын алмыйлар, өстәвенә христиан диненә күчкәннәргә өстенлек, ди. Максаты да тәрҗемәчедер, илчедер кебек дәүләт кешеләре әзерләү икән. Бистәнекеләр үзләре дә диннән язган ул мәктәпне өнәмиләр, балаларына дөньялыкта да, ахирәттә дә ярашлы гыйлем бирмәкчеләр. Бәла шунда: әлеге заманчарак мәдрәсәдә дәрес бирерлек мөдәррисләр дә, хәлфәләр дә юк диярлек. Габделсәламне шул эшне башлап йөрергә дип «кодаларга» килүе икән морзаның.

Аш янында да, аннан соң чәй эчкәндә дә өзми-куймый шуларны сөйләде Тәфкилев. Ул инде ахунны бишкуллап ризалашты дип уйлады, ахры, аның фикере белән кызыксынып та тормастан, күрсәтмәләр бирергә тотынды:

– Йорт-җиреңне әвеш-тәвеш ит, шәп сыер-сарыкларыңны да куып йөртмә, – дип сөйләвендә булды морза, мәсьәләне хәл ителгәнгә санап. – Мал-туар арзан ул якларда, килүгә сатып алырсың. Тик берүк китапларыңны калдыра күрмә. Нәрсә-нәрсә, китап дигәнең кадерле далада.

Ул шулай эшне ансат кына хәл итеп куйса да, Габделсәламнең гомер иткән нигезеннән һич кенә дә кубасы килми иде. Ахун кыюсыз гына каршы чыкты, бик үк нигезле булмаган дәлилләр китерде. Котлымөхәммәт – патшалар, санатлар, аннан да битәр илчеләр арасында кайнаган морза – төрле сөйләшүләрнең рәтен белә, хуҗаның кыюсыз каршылыкларын берсеннән-берсе саллырак сүзләр белән томалый торды, Яңа Бистәдә дә ахунлык дәрәҗәсендә калачагы белән кызыктырды. Ниһаять:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x