Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәяхәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казахларын Рәсәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбесе чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә Алла саклады, суештан мең бәла котылып, Кавказга килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды.

Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…

…Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде җиде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Һаман да кеше кешесе, йомышчы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ошбу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча ниндидер Габделсәлам ахунны эзләп чыкты.

…Күңелен урынына утыртып, инде тынычлап картайыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәктә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа начальнигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада Алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилев елмаеп куйды, күңелендә күмелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт, Хак Тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгәндер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә котырынган зилзиләнең ни белән бетәсен көтте. Ләкин «тиле губернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чыкмады, койрыгына басуга тешләшергә тотынды – Тәфкилев өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Йә инде, чыннан да, ахмак димәссеңме үзен! Бу кыргый далада түрәләрнең кайсы гына ришвәт алмаган да үз кесәсен калынайтуны кайгыртмаган. Анысы өчен бик кайгырмады Котлымөхәммәт, судан коры чыгарына ышанды. Алай да Аксак тәренең башка дәлилләре уйланырлык иде. Имеш, Тәфкилев Тирсә утарындагы крәстияннәрен чамадан тыш изә, имеш, шуңа чыдый алмый, тегеләре баш күтәрә.

Боларын да бөһтан, яла дип кенә котылыр идең дә бит, Тирсә халкының бөтен Чулман, Нократ, Агыйдел буйларын болгатып, ыгы-зыгы килүләрен кая куясың? Патша хәзрәтләренең гадел солдатларына каршы чыгуга хәтле барып җиттеләр, җирбитләр. Анысы гына җитмәгән иде тагын, әлеге урыс фәрештәсе Неплюев Тирсәдәге хәлләрне пайтәхеткә язган, хәерсез. Хәзер кая ул генерал тасмалары да, губернатор урыны хакында хыяллану?! Инде ничә ел Тирсә юлын таптый менә. Әле бу сәфәрендә дә, туры юлны урау итеп, утарына сугылуы юкка түгел. Андагы фетнәнең тынып җиткәне юк, пыскый да пыскый, вакыты белән ялкынланып та ала. Һай бу Тирсә! Бөтен кәртен бутады морзаның.

Тарих битләреннән.Ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган Тирсә төбәгендә яшәүче крестьяннарның кузгалышы 1736 елда Казан губерна канцеляриясенә Тәфкилев өстеннән шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «Алпавыт безне көчләп, законсыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» – дип язалар. Ничек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жалуга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Кумаев һәм Биктимеровларны чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә моннан ун ел элек Тәфкилевнең приказчигы Мәүлекәй Семёнов, безнең авылга килеп, сез барыгыз да Тәфкилевтән качкан крестьяннар, дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилев крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эчтәлектәге башка гаризалар да җибәрелә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x