Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һәм, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү алып бармыйча, аларны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыйнап, Тәфкилев утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.

Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.

Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр, урманда яшерен лагерь оештыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна. Баш күтәрүчеләр Кимай Зәетовны Казан ягына анда ниләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч килүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше, Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның гыйнварында волостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдат белән тула. Халыкның күбесе урманга, кайберәүләре башкорт далаларына качып китә. Калганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган җитәкчеләре, урманда отряд оештырып, шуннан алпавыт милкенә һәм аның тормышына куркыныч салып, һөҗүм итеп торалар.

Тирсә төбәге крестьяннарының 1742–1744 еллардагы восстаниесе көч-хәл белән бастырыла. Тәфкилев җиңел сулап куя. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагын ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен, восстаниенең аннан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул.

Аягына чабата-башмак кына элгән Габделсәлам, кулына комган тотып, ямь-яшел чирәмле ишегалдыннан лапас якка узып бара иде. Шөлдер тавышын ишетеп сискәнеп китте, утыртма читән аша урамга күз салды. Ташкичүдә гомер күренгәне булмаган өсте бөркәүле ят арба капкасына якынлашып килә, үзләре күзгә күренмәгән малай-шалайның: «Губернатор! Губернатор!» – дип чыелдашуы ишетелә.

Габделсәлам ишегалды уртасында каккан казыктай басып калды. Каршы як күршесе Гыйльмеҗиһан карчык, кулын кашлары өстенә куеп, җилкапка аша урамдагы тамашага бер генә карап алды да кисәк юкка чыкты. Чыелдашкан малайлар да тынып калды – фәйтуннан берничә сажин гына артта бер өер атлы гаскәриләр күренде. Бу хәлгә ни дияргә белми торган арада, зиннәтле арба, тау кадәр булып, урыс капка төбендә туктап калды. Габделсәлам күкрәгенә салкын йөгергәнен тойды – тагын төпченергә килүләре, дип уйлап алды, Казан губернаторы кешеләрен күздә тотып. Алай дисәң, бу кадәр дә зурдан купканнары юк иде. Берәү, күп булса, икәү-өчәү килеп чыгалар иде дә, мәдрәсәдә нәрсә һәм ничек укыту хакында сорашкалап китеп бара торганнар иде. Болары тулы бер көтү бит. Батыршаһның эзенә төшкәннәр, монда кунып чыгуын сизенгәннәр, күрәсең.

Ул шулай шик-шөбһәгә батып торган арада, шыгырдап кече капка ачылды, ишегалдына салмак адымнар белән әзмәвер гәүдәле, хатын-кызларныкыдай озын җитен чәчле гаскәри килеп керде. Бер генә дә безнең халыкка охшамаган. Өстендәге затлы япанчасына караганда гади солдат та түгел, генерал-мазар булмагае. Габделсәлам шөбһәләнеп ни буласын көтте, киеренкелектән аркасына салкын тир бәреп чыкты. Теге бәндә исә, аңа якынаюга, гөрләтеп сәлам бирде:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x