Төпләнгән җиренә сүз килерлек түгел иде анысы. Ни дисәң дә, халкы үз каның – татарлар. Илеш үзе – янып торган ир уртасы кеше, бик бирелеп имамлык итә, мәчеттән башкасына катнашмый, мәдрәсәгә кереп тә карамый диярлек. Хәер, аның сабак тыңлатыр вакыты да юк, җаны-тәне белән хөкемдарларга бирелгән. Түрәләрнең урысы булмасын, үз мөселманыңныкы булмасын – аңа барыбер, гел шулар тирәсендә чуала. Инде алары якын-тирәдә булмаган тәкъдирдә дә, телендә гел патша хәзрәтләре дә шәрәфәтле мәликә генә. Күзе алдында ак патшага тел тидерүче табылса, гыйсъянчының бугазын чәйнәп өзәргә әзер, билләһи. Бу кадәр бирелгәнлек аның үзенә дә кыйммәткәрәк төшә төшүен, шуңа бәйле рәвештә әледән-әле авылдашлары, хәтта якыннары белән телгә килә. Ахры шуңа, мулланы яратып бетермиләр авылда.
Абдулла да аның әлеге гадәтен башта ук өнәмәде, мәгәр дәшмәде. Мәдрәсәдә үз иркендә булуыннан үтә канәгать иде ул, дөнья мәшәкатьләренә тыгылмый гына сабыйларга сабак бирүендә булды. Тик бу ыгы-зыгылы дөньяда үз кабыгыңа гына бикләнеп яту мөмкин түгел икән шул. Бервакыт Унаш углы Илешнең ишегалдына килеп керсә, мондагы хәлгә шаккатып калды Абдулла.
Мулланың куштаннарыннан берәү – Алпамыш Хафиз – җиргә сузып салынган ялчы Гапсаттарның шәрә артын камчы белән каезлый. Бер мизгелгә генә катып калган Абдулла, исенә килеп, җәлладның өстенә атылды, аның имән күсәгедәй нык кулын тотып алды. Кызарып-бүртенгән, тирләп чыккан Хафиз гәүдәсенә ятышмаган нәзек тавыш белән чыелдап җибәрде:
– Чау, нишләвең, мөгаллим?!
Тавышка өйдән Илеш мулла килеп чыкты, ишегалдында бәхәс, тавыш купты. Байтак тарткалашкач, шул ачыкланды: елга якын Җаек буенда яңа кальга кору эшләрендә булып кайткан бабул Гапсаттар хезмәт хакы турында сүз кузгаткан икән. Илеш аңа: «Анысын падишаһтан сора», – дигән. «Падишаһ бик еракта шул, безнең моң-зарларны ишетми», – дип җаваплаган тегесе. Патша хәзрәтләре хәтле патша хәзрәтләренә тел тидерүе өчен суктыруы икән аны хәзрәтнең.
Ничек итсә итте, барыбер ялчыны аралап алды Абдулла. Әмма бу изгелеге аңа явызлык булып кайтты. Илеш яшь мөгаллимгә кырын карый башлады, җай чыккан саен, иләү старшинасына аны яманлап сөйли торган булды.
Анысы инде шулай үтеп тә китәр, онытылыр иде, бәлкем. Күп тә үтми, авылда ике кешенең кулга алынып, Уфа төрмәсенә озатылулары хәбәре таралды. Каравыл өендә җыелган агай-эне арасында моннан ун еллар элек яу чапкан Алдар белән Күчемнең батырлыкларына шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Илеш мулла алар өстеннән шикаять язган, тегеләрнең ишле балалары өелеп ятим калган.
Хәбәр Абдулланы чыгырыннан чыгарды. Ул, дәресен ташлап, Илеш мулла йортына китте. Килеп керүенә коры гына сәлам бирде, хуҗаның җавабын көтмәстән, аңа ябырылды:
– Нишләвең инде бу, хәзрәт?! Үз мөселманнарыбызны хәбесханәгә озаттыргансың бит… Тиз ара халыктан тамга җыярга, кайтарырга кирәк үзләрен!
«Сәламгә җавап кайтарырга» дигән авызы ачык калды Илешнең. Шул гомер дөньяда яшәп, аңа каршы сүз каткан, акыл саткан кеше юк иде. Ул агарып калды, аннан бурлат булып янып чыкты, ык-мык итте.
– Нәрсә?! Бәне үрәтмәкчеме сән, хәсис! – дип җикеренде ул бераздан.
Бу вакыт исә Абдулла капкадан ук чыгып бара иде инде. Ул мәдрәсәгә таба борылмады, авылның бердәнбер озын урамы буйлап китте. Ахшам намазы җиткәндә, авыл халкы исеменнән «прошинҗә» язылган, аңа тугыз дистәдән артык тамга куелган иде.
Теге агайларны төрмәдән чыгардылар чыгаруын. Тик Абдуллага тынгылык калмады монда – Илеш ачыктан-ачык һөҗүмгә күчте, мөгаллимнең һәр адымыннан чи эзләде. Бәхеткә, бу чак инде Абдуллага аның гына теше үтәрлек түгел иде. Авыл халкы аны тиз танып алды. Яшь мөгаллимнең биниһая гыйлемлеге, гадәләтлеге, гаделлеге хакында сүз, авылга гына сыешмыйча, бөтен Гъәйнә иләвенә таралып өлгергән иде. Бер гаилә кешеләре, күршеләр арасында килеп туган низаг-бәхәсләрне хөкем итәргә, бигрәк тә теркә малы, мирас бүлү кебек җәнҗалларны хәл итәргә аны чакыра торган булдылар. Якын-тирәдәгеләр генә дә түгел, бөтен вулыс, хәтта ике-өч көнлек юл ераклыгындагы авыллардан да Абдулла катына киләләр иде.
Монысы инде, Илеш фикеренчә, законсыз мулланың чамадан чыгуы булды. Ул мөгаллим белән күрешмәс, сөйләшмәс хәлгә җитте, куштаннарын аңа каршы котыртты. Җитмәсә, яшь мөгаллимнең мәдрәсәдә ниләр сөйләвен шәкертләрдән сорашып йөрүе мәгълүм булды. Монысы Абдулла өчен аеруча хәтәр иде. Ник дигәндә, ул остазы Габделсәлам үрнәгендә малайларга дин сабагы белән рәткә дөньяви фәннәрдән дә кайбер мәгълүматлар бирә, патшаларның залимлекләре хакында кайбер риваятьләр дә сөйли. Бу хәл түрәләргә барып ишетелгән тәкъдирдә, эшнең ахыры начар бетәсе, Илеш мулланың тантана итәсе көн кебек ачык иде.
Читать дальше