Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», – дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.
Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз – болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.
Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» – диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.
Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.
Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.
Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.
Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.
Читать дальше