– Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.
Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:
– Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.
Фәхри:
– Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.
Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:
– Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.
Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:
– Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы» ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.
Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде – хәзрәтләргә иллешәр (!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» – диерләр иде.
Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.
Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.
Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәңкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:
– Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! – диде.
Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:
– Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, – диде.
Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:
– Байлык ни эшләтә! Курчак туена никадәр расхут! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! – дигән сүзләр ишетелә иде.
Мәрхәмәт, йа Раббым, кырык мең тәңкә! Курчак туена кырык мең тәңкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу – курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» – диерсез. Мин тагы «Бу туй – курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде» дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй – үзе зур дәлил.)
Читать дальше