Газазил.
Җиһанга коллык, мәңге тоткынлык
Хәзерләп торган кодрәт каләме
Шул шомлы утта мәңгегә калсын!..
Дәҗҗал.
Ул – Тәңремезнең киң ихтыяры!
Газазил.
Ул аның шомлы золым коралы!
Шәйтан (Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗне читкә алып китеп) .
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Сезне тозакка төшермәк була.
Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Бәдбәхет
Дәҗҗал тыңлый.
Шәйтан.
Әйе, сезне.
Ирек, мәхәббәт аңа табынган.
Дәҗҗал.
Шәйтан.
Оҗмахта безгә шатлыклы көннәр
Югалып бара, ә сез сизмисез.
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Гарше көрсигә үрмәләгәннең
Кыланышыннан әллә күрмимсез?!
Дәҗҗал.
Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Бәдбәхет.
Шәйтан.
Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Яшерен фәрманнар утлардан сыза,
Дүзәх [39] Дүзәх – тәмуг, җәһәннәм.
утлары, зобанилары
Җитмеш җиде мең кат көчәйтелгәннәр,
Ләкин ул көчләр аны җиңә алмас.
Ирек, мәхәббәт өчәүләр бергә
Сезне тәмугка утын итәрләр.
Гарше көрсидә үзләре калып,
Бөтен җиһанга хөкем итәрләр.
Яэҗүҗ.
Мәэҗүҗ.
Шәйтан.
Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Дәҗҗал.
Бәдбәхет.
Дәҗҗал.
Чү, тукта!..
Ләүхелмәхфүз бар чагында,
Ирек тормас оҗмахында.
Зобанилар яшәгәндә,
Мәхәббәткә урын табылыр
Дүзәхнең киң кочагында!..
Инде кала ул ялгызы –
Безнең якта Тәңре үзе.
Тәмуглар, ләүхелмәхфүз,
Каты куллы гарше көрси,
Нык мөнҗәникъ [40] Мөнҗәникъ – сугыш коралы, ныгытмаларны ваттыру өчен таш аткыч.
, утлы гөрзи –
Барысы да безнең якта.
Шәйтан.
Имамлыкны алып аннан,
Сине имам итү кирәк.
Сөреп аны киң оҗмахтан,
Җәһәннәмгә тыгу кирәк.
Дәҗҗал.
Шулай кирәк! Шулай кирәк!
Яэҗүҗ.
Мәэҗүҗ.
Бәдбәхет.
Дәҗҗал.
Ләүхелмәхфүз, тәхет-көрси,
Богау, тәмуг, утлы гөрзи,
Мин булганда, хөкем сөрер.
Шәйтан.
Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Бәдбәхет.
Газазил.
Кара туфрактан яратып Адәм,
Кодрәт күрсәтеп масайган Тәңре.
Яңа мәгъбүдләр [41] Мәгъбүд – Алла, пот, санәм.
ясап яңадан,
Көчәйтмәк була зәгыйфь тәкъдирен.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылдырып безне кимсетеп,
Нифак [42] Нифак – алдакчылык, икейөзлелек.
салырга уйлый оҗмахта.
Мөстәбид Тәңре, мөстәбид тәхтен
Сакламак өчен, соңгы чарага
Керешеп тагын халык кылып, Адәм,
Сәҗдә кылырга шул бичарага
Мәҗбүр итмәкче, утлар күрсәтеп.
Ләкин ялгыша, Тәңре ялгыша!..
Һәммәсе.
Шәйтан.
Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Дәҗҗал.
Газазил.
Бәдбәхет.
Дәҗҗал.
Газазил.
Миңамы бу?!
Кара йөрәктән чыккан бу әмер!
Миңамы бу?!
Миңа, саф нурдан яралган җанга!
Миңа?!
(Пауза.)
Нигә тындыгыз? Нигә куркыштыгыз?
Тынычланыгыз! Тыныч булыгыз!
Тәмугларым юк, мин Тәңре түгел!
Мин Тәңре түгел, мин Тәңре түгел!
Моннан болай һәм сезгә баш түгел!
Моннан болай мин һәм имам түгел!
Хәбәр итегез хәзер үзенә!
Язып куйсын ул кара утлардан
Ләүхелмәхфүзенә!
Ваз кичтем, китәм, дәргяһын ташлап.
Мин хәзер имам бер тик үземә,
Үз әмәлемә, якты фикеремә.
Моннан болай юк миңа Тәңре!
Юк аның миңа мөстәбид әмере!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем.
Ишеткәнегез гуаһ булыгыз!
Бу булыр минем катгый теләгем!
Моннан болай юк, юк миңа Тәңре!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем!..
Ирек, мәхәббәт, чын, саф матурлык –
Минем иманым, нык, чын иманым!
Мәңгегә дошман миңа тәңрелек.
Шул гади уйдан мәңге кайтмамын!..
Күк күкри. Исрафил быргы кычкырта. Буталу, тавыш.
Җәбраил.
Читать дальше