Бу махинацияләрнең барысы – шул дәвердәге хакимиятнең иҗаты. Истибдад [28] Истибдад – чикләнмәгән власть.
хакимияте хөкем сөргән Шәрык илләрендә аллаларның мөстәбид [29] Мөстәбид – үзе теләгәнчә эш йөртүче, деспот.
, мөстәкыйль ителүе табигый. Шулай итеп, аллаларның дуслары, дошманнары җәгъли [30] Җәгъли – ясалма.
рәвештә тудырыла.
Шәрык диннәренең барысында диярлек мөстәбид хакимиятнең нигезен саклау юлында адәмдәге шәхси теләк, табигый омтылышларның хакимияткә каршы мәңге көрәшкән тимсаль мөҗәссәмнәрен күрәбез.
Менә, мәсәлән: хакимият кануннарына баш июче бөтен халыкларда Газраил Мәнфур, Мәкъһур, Мәлгунь көч дип санала. Аның болай саналуы табигый. Чөнки гомумнең шәхси теләкләре белән хакимиятнең теләкләре һичбер вакытта да җыела алуы мөмкин түгел. Ә инде аерым шәхеснең теләкләре – хакимиятнең теләкләре белән капма-каршы дошманнар. Аның өчен адәмнең табигый яратылышында аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун. Шулай булгач, бу көндәге рәсми бөтен диннәрнең төбе хакимияткә, аның канун, низамнарына әсас ителгәнгә, кешенең аерым шәхси теләкләренә, омтылышларына ирек бирелми. Менә шул хакимият, канун, низамнарга буйсынмыйча, үзенең шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре, омтылышлары өчен көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган Газазил хакимият – дин исеменнән «оҗмахлардан» сөрелә, инсаниятнең [31] Инсаният – кешелек дөньясы.
дошманы итеп күрсәтелә. Хакимият тарафыннан шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре изелгәннәрне яклап, шулар исеменнән һәм алар өчен хакимият рәсми дингә каршы көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган «газазил» мәсьәләсе төрле дәверләрдән, бик күп гасырлардан бирле искерми торган мәңгелек мәсьәлә булып бу көнгә кадәр килде.
«Зар» фаҗигасендә бәни адәм хәятендә күренгән хосусиятләрне, мәсьәләләрне, бер кешенең халәт рухыясына, хосусиятләренә җыеп-мәркәзләштереп, кырыктан артык хосусиятләр, шуларның тимсаль мөҗәссәмнәре булган дин китапларындагы хыялый типлар аркылы бирергә тырыштым.
Төрле дәверләр, бик күп гасырлар буенча шәрык халыкларының йөрәгендә тирбәлеп үскән бу хыялый тип-ларның, бәни адәм хәятендә тоткан фәлсәфи әһәмиятләрен үзем аңлаганча, үзем генә изах итәргә уйлап, «Зар» фаҗигасен язарга батырчылык кылдым.
Бу мәңгелек мәсьәләне хәл итүне дәгъва итмәгәнлегем шикелле, иске чүпләрдән яңа бакча төзергә дә уйламыйм, һәрхәлдә, уйлап укып чыккан яки дикъкать белән сәхнәдән караган кешеләргә бу фаҗига шул мәңгелек мәсьәлә хакында уйларлык яки уйлата алырлык кечкенә генә бер тәэсир калдыра алса, теләгемә ирешкән булыр идем.
Кәрим Тинчурин.
Оҗмах. Баскыч-баскыч булып күккә таба күтәрелгән, төрле төстәге мәрмәр таулар очсыз-кырыйсыз ераклыкта югалалар. Араларыннан сулар, кәүсәрләр агып тора. Кәүсәр буйларында гөлләр, хыялый матур агачларның түбәләре, һавада төрле болытларга кушылып югалалар. Төрле төстәге яктылык алмашынып торган саен, таулар, сулар, гөлләр, агачлар төсләрен алмаштыралар. Өстә, тау уртасында, нурлардан үрелгән чардуганга охшашлы михраб, ул михрабтан еракка, очсыз-кырыйсыз еракка, хөрмә агачлары белән бизәлгән юллар, сукмаклар сузылалар. Юлларның башлары, сулары өскә таба күтәрелеп агып торган чишмәләр белән бергә, икенче тагын да матуррак оҗмахка кушылалар. Чардуган гел үзгәреп тора: бер кызара, бер карала, бер ачылып үтәли күренә йә бөтенләй кара нурларга төренә. Сулда, асылташлардан оештырылган, биш манаралы михраб. Михрабның айлары зәңгәр нур белән капланган.
Һәр җирдә матурлык, һәр урында яктылык.
Ләкин күңелсез… җансыз һәм зәвыксыз…
Матурлыкта ямьсезлек сизелеп тора.
Газазил, Дәҗҗал, Шәйтан, Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Дәббәтеларз, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет, Малик, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр һәм башкалар.
Газазил.
Тәңре!
Җитмеш җиде мең ел тоташ сәҗдәдәмен,
Җитмеш җиде мең ел тоташ коллыктамын,
Табалмадым оҗмахыңда җан теләген;
Зәвыктырган зар тормыштан алҗыдым мин!
Тәңре!
Мәхәббәттән, туганлыктан мәхрүм итеп,
Ник яраттың ирексез итеп дәртсез оҗмах?!
Ләүхелмәхфүзләрең мәңге тоткын итеп,
Ник яраттың минем «мине» кара нурдан?!
Дәҗҗал.
Тәңре!
Ник яраттың тәмугларны санлы итеп?!
Ник яраттың ак нурларны, кәүсәрләрне?!
Ник яраттың оҗмахыңны якты итеп?!
Ник яраттың былбылларны, ак гөлләрне?!
Тәңре!
Сиңа мәңге кара коллык итәр өчен,
Ярат миңа көчле тәхет, ут, богаулар!
Ярат миңа кара таштан бөек дарлар!
Алар сине мәңге саклап торачаклар!
Тәңре!
Юлдаш итеп миңа кара бәдбәхетне,
Җитмеш җиде мең җиһанга баш ит мине;
Сөякләрдән корыр идем нык тәхтемне;
Саклар идем кануныңны һәм үзеңне!
Читать дальше