Йә әммәл байгура,
Беләм диеп кайгыра,
Мужиклардан каера,
Карт хатынын аера.
Халык.
Салих.
Йә әммәл хәзрәт,
Гакылы башында әзрәк.
Аңа тик бәлеш кирәк,
Җиң эчендә чүпрәк,
Сакалы нәкъ ярык көрәк.
Халык.
Салих.
Йә әммәл мөәззин,
Фидиядә синең күзең.
Бакыр грош син үзең,
Кулыңнан китте кызың.
Аллаһы әкбәр, котлы булсын никахлар! (Кул биреп котлый.) Егетләр, өстәлләрне алыгыз!
Яшьләр.
Мулла, мөәззин, үрәдник кирәкми.
Бүген туйлар итәбез, итәбез!
Бүген туйлар, туйлар, туйлар!
Музыка, бииләр.
Ильяс, Мөршидә.
Мәдрәсәдә китап киштә-киштә,
Киштә саен утыра фәрештә.
Кая, кая Казан сөлгесе?
Апасыннан матур сеңлесе.
Сөлге белән аларны урыйлар.
Ильяс, Мөршидә.
Хафаланма, җаным, курыкма һич тә,
Дуслар ярдәм итә һәр эштә.
Бигрәк матур Казан сөлгесе!
Апасыннан матур сеңлесе.
Салих. Йә, кияү белән килен, менә монда рәхим итегез! Ибраһим, мәчеттән киемнәр чыгар! Галиулла, өстәлне китер! Утырыгыз! Теге карт-корыларны куркытып, авылдан ук качырыйк әле. Ха-ха-ха-ха!
Xалык. Утырыгыз, утырыгыз!
Ильяс, Мөршидә.
Рәхмәт кенәй, дуслар, рәхмәт сезгә,
Кавыштырдыгыз гомергә.
Халык.
Серле икән Казан сөлгесе,
Апасыннан матур сеңлесе!
Кычкыру, сызгыру, шау-шу. Табынны тирә-якка чайкап алып чыкканда…
Пәрдә төшә.
1922 ел
Бәни адәм фаҗигасе
Алты пәрдәдә
Фаҗигадәге катнашучылар:
Газазил – бәни адәм шәхси теләкләренең матурлык, ирек, бәхет, яхшылыкка мәңгелек омтылышының тимсаль мөҗәссәме [17] Тимсаль мөҗәссәме – образлы гәүдәләнеше.
.
Дәҗҗал – хакимият, канун.
Шәйтан – мәкер, хәйлә, ваклык.
Яэҗүҗ – капитал.
Мәэҗүҗ – милитаризм.
Дәббәтеларз – хезмәт, эш.
Ирек – ихтыяр, ирек.
Мәхәббәт – дуслык, мәхәббәт.
Бәхет – шатлык, бәхет.
Бәдбәхет – бәла-каза, бәхетсезлек.
Адәм – кеше.
Һава – матурлык.
Мәһди – мәзлүмнәр [18] Мәзлүмнәр – изелгәннәр.
хакы өчен көрәшүче даһи.
Мөһәндис – техника белгече, инженер.
Җәбраил – ялчы, илче.
Исрафил – хәбәрче.
Газраил – үлем, әҗәл.
Гөнаһ – язык, гөнаһ.
Малик – комендант, сакчы.
Вакыт – заман, гомер.
Хәким – нәзари [19] Нәзари – теоретик.
, гыйлем, фәлсәфә.
Микаил.
Нәби – архиб.
Җиһангир – капиталга кадәр булган җиһангирлык.
Вәзир – дини хакимият ялчысы.
Мулла – ислам рухание.
Пaпа – католик рухание.
Поп – христиан рухание.
Раввин – яһүд рухание.
Генерал – патша.
Гаскәри мәэмүр [20] Мәэмүр – чиновник.
.
Яшь офицер.
Нечкә түрә.
Яшь егет.
Гыйшык пәрәст [21] Пәрәст – табынучы.
.
Эт иярткән бай карчык.
Эт иярткән матур хатын.
Таза ир.
I ач ир.
II ач ир.
Ач хатын.
I тук хатын.
II тук хатын.
Хайваннарны химая [22] Химая – яклау, саклау.
җәмгыяте әгъзасы.
Юан бай.
Юка бай.
I зобани.
II зобани.
III зобани.
Ачлар, туклар, гаскәриләр, палачлар, сакчылар, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр, зобанилар, гөнаһкярлар [23] Гөнаһкяр – гөнаһ эшләр эшләүче.
, җир әһелләре, гыйфритләр, җеннәр, пәриләр, хур кызлары, вилданнар һәм башкалар.
«Зар» пьесасының мәүзугы [24] Мәүзугъ – тема.
, – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.
Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән [25] Әсас ителү – нигезләнү.
кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид [26] Мөстәбид – изүче, деспот.
хакимиятне саклау юлында иң зур гамил [27] Гамил – хаким.
, шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.
Ләкин бу аллаларның асылы бер: ул – «тудыручы», «рәхмәт итүче» һәм «җәза бирүче» – «гали хаким», ягъни адәмнең тупас акыл даирәсе сыйдыра алмаган, аңлашылмаган һәм һичбер төрле дәлил белән исбат ителмәгән көч… Бәни адәм мәдәниләшкән саен, аллалар да мәдәниләшә, төрләнәләр. Аерым дәверләрдә хакимият нинди төс алса, аллалар да шул төскә кертеләләр.
Читать дальше