Низам. Бә-ә-леш! Ризван, туган көнең икәнне нигә әйтмәдең?
Гомәр. Өч ел бергә укып беркемгә әйтмәгән. Тәнзилә сизеп алган.
Ризван. Без монда бәйрәм итәргә килмәдек.
Заһир. Бәйрәм итмәсәк тә, котлар идек.
Ризван. Кирәкми.
Низам. Кирәкмәгәч кирәкми, кызлар. Ризван өчен мине котлагыз. Ризван – тыйнак кеше. (Гомәргә күз кысып.) Котла, Гомәр! Мин – Ризван.
Низам Ризван позасын алып баса. Гомәр тирәккә эленеп торган сумкасыннан бер бит кәгазь алып, укыган булып сөйли.
Гомәр. Хөрмәтле вә гыйззәтле Ризван иптәш Низамов, моннан егерме бер ел элек дөньяга килеп, сез дөнья-ны һәм безне бәхетле иттегез. Сез әле бәләкәй чакта ук, тәпи-тәпи атлап киткәнче үк, дүрт аяклап мүкәләп йөреп, дөньяны, тормышны өйрәндегез.
Низам. Сабыр ит, Гомәр. (Тиз генә чатырга кереп китә дә аннан бер бит кәгазь алып чыга. Шул кәгазьгә карап.) Рәхмәт, иптәшләр! Дәвам итегез.
Гомәр. Сез мәктәпкә укырга кергәндә үк тыйнак идегез. Үзегезнең шәхесегезне укытучының борынына төртмәдегез. Киресенчә, укытучының борын астына – беренче партага утырдыгыз.
Низам (кәгазьгә карап). Рәхмәт, иптәшләр!
Гомәр. Шулай тыйнак булып белем тавына күтәрелдегез. Төзелеш академиясенә кердегез, һәм менә сезнең тыйнаклыгыгыз сезне безнең белән бергә шабашниклык итәргә алып килде. Сез, Ризван иптәш, эштә дә тыйнаклык күрсәтәсез.
Низам. Рәхмәт, иптәшләр!
Ризван (Гомәр каршысына килеп). Шуның белән ни әйтергә телисең?
Гомәр (Ризваннан читкәрәк тайпылып). Сез пунктуаль һәм принципиаль кеше буларак…
Ризван (Низам каршысына килеп). Шуңа кушылып, шуның җырын җырларга тотындыңмы?
Низам. Рәхмәт, иптәшләр!
Ризван (җирдә тәгәрәп көлгән Заһир янына килеп). Син нигә көләсең, кемнән көләсең?
Заһир. Дөрес! Билләһи, дөрес, Ризван. Син бит бөтен сүзеңне кәгазьгә карап сөйлисең.
Ризван. Эх сез! (Тиз генә чыгып китә.)
Заһир. Юкка үпкәләттек.
Гомәр. Бар, йөгер тизрәк, күз яшьләрен сөрт.
Заһир. Нигә алай дисең инде, Гомәр?
Гомәр. Аның каршында биеп торасың бит. Шагыйрь чыкмаячак синнән.
Низам. Умыртка сөягең йомшак.
Тәнзилә керә.
Заһир. Исәнме, Тәнзилә!..
Тәнзилә. Сез әле һаман юынмадыгызмыни?
Гомәр. Юынмадык шул әле, мадемуазель.
Тәнзилә. Бәлешләр өлгерә, сез һаман юк. Әйдә, тиз генә җырны кабатлап алыйк.
Гомәр. Юынмаган килешме?
Тәнзилә. Өлгерерсең.
Гомәр. Бар, алайса, Заһир, төшә тор. Бар инде, нәрсә дөньяңны оныттың. (Заһир киткәч.) Син, Тәнзилә, нигә Заһирның сәламен алмадың? Тәнзилә, Заһир белән сезнең мөнәсәбәтләр ничек?
Тәнзилә. Нинди мөнәсәбәт?.. Җырны кабатлыйбыз.
Гомәр. Аралар ничек, дим? Яратасыңмы син аны?
Тәнзилә. Башка әйтер сүзең юкмы?
Гомәр. Ярата ул сине.
Тәнзилә. Информацияң өчен рәхмәт. Әйдә, ал гитараңны.
Гомәр. Син миңа җыр яздырып интектерәсең, ә Ризванның исендә дә юк. Бернинди туган көн юк, ди.
Тәнзилә. Аның ничек әйтүендә эшебез юк, коллектив аны котларга тиеш. Традиция. Димәк, болай: беренче булып сүзне мин алам. Барыбыз исеменнән дә сүз белән котлыйм. Аннан – җыр, без икәү. Башла.
Гомәр гитарасын алып уйный.
(Җырлый.)
Ризванның туган көнендә
Көлеп чыкты кояш та,
Ризванның туган көнендә
Матур сайрады кош та.
Ризванга бүген егерме бер –
Йөзгә чаклы яшәсен!
Ризванга шуны телибез –
Яшен булып яшьнәсен!
Сүзләре бигрәк мәгънәсез инде.
Гомәр. Мин бит шагыйрь түгел, Заһирга кушарга иде.
Тәнзилә. Син юри шулай язгансың. Яратмыйсың син Ризванны.
Гомәр. Ә син яратасыңмы?
Тәнзилә. Бик яратам. Бар, йөгер.
Гомәр. Кара аны, Тәнзилә, әгәр дә Заһирны бүтәнгә алыштырсаң…
Тәнзилә. Нишләтерсең?
Гомәр. Үземнеке итәрмен.
Тәнзилә (ачуланып). Беләсеңме нәрсә, дустым…
Гомәр. Бетте, бетте, шаярдым.
Тәнзилә. Шаяруның да мәгънәсе була. Шаярырга остарып киттегез әле.
Гомәр. Заһир шаярмый.
Тәнзилә. Шаярмаганын үз теле белән үзе әйтсен. (Чыгып китә.)
Гомәр. Әйтер, Алла боерса.
Ризванның туган көнендә
Көлеп чыкты кояш та,
Ризванның туган көнендә
Матур сайрады кош та…
Гомәр җырлап чыгып китә. Заһир керә.
Заһир. Тәнзилә!..
Тәнзилә. Әйе…
Заһир. Тәнзилә!..
Тәнзилә. Әйе…
Заһир. Тәнзилә, әгәр дә минем туган көнем булса, син бәлеш пешерер идеңме?
Тәнзилә. Ризванга бәлешне мин пешермәдем. Мин яшәгән фатирның хуҗабикәсе Галия апа пешерде.
Заһир. Ә син бәлеш пешерә беләсеңме?
Тәнзилә. Миңа әйтерлек бүтән сүзең юк мәллә?
Заһир. Бар да бит.
Тәнзилә. Булса – әйт!
Заһир. Күптәннән әйтәсем килеп йөрим.
Читать дальше