Өч егет өчесе дә чатыр эченнән чыгып, Гомәр каршына басалар.
Ризван. Искитәрлек берни дә юк. Муен тотрыксыз булгач, баш әйләнә инде ул.
Низам. Менә безнең башлар әйләнми.
Гомәр. Кызы чибәр, әфәнделәр.
Заһир. Чибәрләр күп булыр. Әйеме, Ризван?
Ризван. Әйе. Иртәгә эш башлыйбыз. Кызлар турында уйларга түгел, йоклау ягын уйларга кирәк.
Гомәр. Мин ант итмәдем.
Низам. Алайса, безгә комачаулама.
Гомәр. Юкка без сине бригадир иттек, Ризван, приказ биреп җаннарын алырсың инде. Начальник булырга бигрәк яратасың.
Ризван. Юк-бар сүзләрне тыңламаска! Йокларга!
Низам. Йокларга!
Заһир. Йокларга!
Гомәр. Карагыз әле безнең Тәнзиләгә, басма өстендә кем белән басып тора?
Заһир (атылып, Гомәр янына килә). Кайда?
Гомәр. Качтылар. Очты Тәнзилә.
Ризван. Заһир! Гомәр Шәйхетдинов сүзенә игътибар итмәскә! Йокларга!
Низам. Тузга язмаган сүзләргә колак салмаска! Йокларга!
Заһир. Әйе, йокларга… (Теләр-теләмәс кенә чатыр ягына борыла.)
Иңенә тальян гармун аскан Нәҗип керә.
Нәҗип. Исәнмесед! (Ул Мөслим ягы диалектында сөйләшә.)
Гомәр. Исән бед!
Нәҗип. Үдебеднең як егете дә бар икән. Кайсы авылныкы, апаем?
Гомәр. Миндәлә.
Нәҗип. Әйбәт. Беднең районнан кала әйбәт кешеләр Миндәләдә. Клуб салырга килдегедмени беднең авылга?
Гомәр. Клуб түгел – Культура сарае.
Нәҗип. Сәхнәле булса, клуб була инде ул. Исемең ничек, апаем?
Гомәр. Гомәр.
Нәҗип (Заһирга). Ә синең?
Заһир. Заһир.
Нәҗип (Низамга). Ә синең?
Низам. Габделмиңлемөхәммәт.
Нәҗип. Андый исем булмый. Мин алдашкан кешеләрне яратмаем, апаем. Аркам кычыта башлай.
Гомәр. Низам ул.
Нәҗип. Низам? (Низамга.) Мине дуракка санама, ярыймы, апаем. Сигез класс бетергән. (Ризванга.) Ә син ни исемле?
Ризван. Нигә кирәк ул?
Нәҗип. Әйтәсең килмәймени?
Ризван. Килми.
Нәҗип. Килмәй икән – әйтмә. Безнең авылда яшисең бар, апаем.
Гомәр. Үзегез ни исемле соң?
Нәҗип. Нәҗип. Фермада эшләем мин. Җәен көтү көтәм, кышын тирес түгәм. (Гомәрнең гитарасын кулына алып.) Бу каз муенында кайсыгыз уйный?
Гомәр. Мин.
Нәҗип. Яхшы уйнайсыңмы?
Низам. Яхшы.
Нәҗип. Синнән сорамаем, апаем, уйнаучыдан сораем. (Гомәргә.) Яле, уйнап күрсәт!
Ризван. Низам! Заһир! Йокларга! Гомәр, бернинди уйнау юк, без йоклыйбыз.
Нәҗип. Нәчәлник мәллә син, апаем, кыланган буласың. (Гомәргә.) Уйнап күрсәт.
Ризван чатыр эченә кереп китә. Низам белән Заһир кызыксынып калалар.
Уйнап күрсәт, мин барында курыкма. Районга – глава, авылга мин хуҗа.
Гомәр. Нинди көйне уйныйм?
Нәҗип. «Гөлҗамал» ны.
Гомәр. Аны белмим шул.
Нәҗип (куанып). Әһә, белмәйсең. Ә мин беләм. (Гармунын кулына алып, уйнап җырлый.)
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер-җеп эрлиләр.
Энҗе-мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Булдымы?
Гомәр. Булды.
Нәҗип. Әйдә, син дә булдыр.
Гомәр. Алай тиз генә булмый ул.
Нәҗип. Булмаймы? Уйна мин белмәгән көеңне.
Гомәр. Туктагыз әле…
Нәҗип. Туктамаем. Уйна! (Низам белән Заһирга.) Уйнасынмы?
Низам. Уйнасын, уйнасын.
Нәҗип (Заһирга). Нигә син уйнасын дип әйтмәйсең, апаем?
Заһир. Уйнасын.
Нәҗип (Гомәргә). Уйна!
Гомәр. Әкәмәт! (Әлегә хәтле ишетелмәгән яңа көйне уйный.)
Нәҗип (бераз вакыт колагын салып тыңлап торгач). Тукта!
Гомәр туктый.
(Шул көйне гармунда уйный.) Булдымы? Әйдә миңа кушыл.
Икәүләп уйнагач.
Кайда синең каз муеныңның тавышы? Гармун бугазлап ташладымы? Егет булсаң, дыңгылдатма бу каз муеныңны, гармунга өйрән. Гармун орып бирә синең бу каз муеныңны. Дөресме?
Низам. Дөрес, дөрес!
Нәҗип (Заһирга). Син нигә дөрес дип әйтмәйсең, апаем?
Заһир. Һәр инструментның үз урыны.
Нәҗип. Струмент, струмент… Ышкы да струмент, өтерге дә струмент, бу да струмент. Гармун струмент түгел, гармун ул – гармун. Алинә дә шул каз муенында уйнавы белән мактанган була. Шуны кулларына тоталар да әллә кем булалар. (Еларга җитешеп.) Минем күзем төшеп йөргән кыз каз муенын уйнаучы синең кебек шабашникка ияреп китте. Алты ел, сүз әйтергә дә оялып, яратып йөрдем. Уналты яшемнән егерме икегә хәтле. Алты ел тәрәзә төпләреннән гармун уйнап уздым – сизмәде. Иярде дә китте. Сезнең кебек берәү өченче ел сыерлар абзары салырга килде дә, каз муенын уйнап, Гөлнарны ияртеп китте. Эх! («Авыл көе» нә сыздырып җибәрә.)
Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен.
Сикер дә төш, чум суларга,
Янса яшь йөрәкләрең.
Шаярмагыз, апайлар, шаярмагыз гармун белән. Бернәрсә белән дә шаярмагыз. (Кинәт борылып чыгып китә.)
Читать дальше