Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапка танылган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның төрле елларда язылган пьесалары тупланды.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ризван. Аерым хуҗалыкка дөнья көтүләре һәрвакытта да авыр булган.

Низам. Коллективтан аерылганны аю ашаган.

Заһир. Ялгыз башка кайда да бер –

Таң ата да кич була.

Гомәр эндәшми генә бәйләвен дәвам итә.

Ризван. Һәрбер хуҗалык үзе өчен генә тырышканга, крестьян восстаниеләре җиңелүгә дучар булган.

Низам. Бөтен коллектив – уң якка, ул берүзе – сул якка…

Заһир. Ялгыз башың, түгелер яшең,

Кемнәр булыр юлдашың?

Гомәр гамакны бәйләп бетерә дә, гамак өстенә менеп, аякларын бөкләп утыра.

Ризван. Тәхеткә үзе менеп утырган бер генә патшаның да уңышка ирешкәне булмаган.

Низам. Гамак өстендә берүзең солтан булганчы, палатка эчендә коллективның олтаны бул.

Заһир. Өскә менгән – егылып төшкән, толып төшеп башын тишкән.

Гомәр (тирәк ботагында эленеп торган гитараны кулына алып, кылларын чиртә).

Көлегез, көлегез,
Файдасы юк – белегез.

Ризван. Оппортунист!

Низам. Ренегат!

Заһир. Индивидуалист!

Гомәр. Көнләшегез, туң күчәннәр!

Низам. Бик исебез китте, әйеме, кызлар?

Ризван. Вакытны уздырмыйк. Килегез, тезелегез!й

Сәхнә алдына килеп басалар.

Ризван. Антның текстын укыйбыз. «Без, Төзелеш академиясенең дүртенче курс студентлары, җәйге каникулыбыз вакытында, аерым бригада оештырып, авылда Культура сарае төзелешенә эшләргә килдек».

Гомәр (гамак өстеннән). Ха-ха!

Ризван

Низам

Заһир

Шабашкага килдек.

Ризван. Без шабашниклар түгел, намус белән акча эшләүчеләр. Без – Низамов Ризван, Рамазанов Низам, Закиров Заһир тантаналы рәвештә ант итәбез: эшләү чорында бөтен ихтыяр көчебезне бары тик эшкә генә тупларга, бары тик башкарылачак эш турында гына уйларга. Бу максаттан читкә тайпылуларга юл куймаска.

Гомәр. Ха-ха!

Өч егет (Гомәр ягына борылып). Нәрсә «ха-ха»?

Гомәр. Бирелгән антыгыз ха-ха булачак!

Ризван. Болай булмый. Әйдәгез, шул карганың оясын туздырабыз, очсын безнең яннан.

Өчәүләп Гомәр янына баралар.

Өч егет (берьюлы). Очып кит безнең яннан, эзең булмасын!

Гомәр. Кая телим, шунда кунам. Мин – ирекле кош. Кошларга тимәгез, балалар, табигатьне яратыгыз!

Ризван. Алайса, телеңне тый!

Гомәр. Аңлашылмый, әфәнделәр!

Заһир. Ә нәрсә аңлашылмый?

Гомәр. Сез мәхәббәт дигән бөек хисне ваклыйсыз. Гашыйк булу, имеш, эшкә комачаулый. Ялгышасыз, әфәнделәр. Тормышның үзәге – мәхәббәт!

Низам. Дөрес түгел! Мәхәббәт кешене акылдан яздыра. Гашыйк булган кеше төн йокламый. Йокламаган кеше ябыга. Ябык, хәлсез кешедән нинди эш көтмәк кирәк.

Гомәр. Дөньядагы барлык гашыйклар ябык, хәлсез дип әйтергә телисеңме, Заһир әфәнде?

Заһир. Без бит, мәхәббәт кирәкми, димибез, Гомәр… Без вакытлыча…

Ризван. Туктагыз! Димәк, болай: антның текстын кабул итәбез һәм ант итәбез.

Өч егет (берьюлы). Ант итәбез, ант итәбез, ант итәбез!

Гомәр. Әфәнделәр! Ашыгасыз, әфәнделәр! Антыгызның шарты юк. Антын бозган кешене нишләтмәкче буласыз?

Ризван. Безгә шарт кирәкми.

Гомәр. Шартсыз ант булмый, әфәнделәр. Телисезме, мин сезгә ярдәм кулымны сузам? Антын бозган кешегә җәзаны үзем билгелим.

Низам. Нишләтерсең икән, Гомәр?

Гомәр. Мин рәхимсез булачакмын! Ризамы?

Низам. Ризван, нишлибез?

Ризван. Курыкмаска! Сер бирмәскә!

Гомәр. Димәк, өчегез дә риза?

Заһир. Мин риза.

Гомәр. Син, Низам?

Низам. Беткән баш беткән!

Гомәр. Син, Ризван?

Ризван. Мин дәшмим.

Гомәр. Дәшмәү – ризалык билгесе, Аллага тапшырыгыз.

Низам. Инде нишлибез, Ризван?

Ризван. Палатка тирәсен бау белән әйләндереп алабыз, безнең территориягә бер кыз да аяк басмаска тиеш.

Чатыр эченнән бау алып чыга. Өчәүләп бау сузалар. Гомәрнең гамагы янына җиткәч туктыйлар.

Низам. Гомәрне нишләтәбез, үзебезнең территориягә кертәбезме?

Ризван. Үзенең мәхәббәте белән читтә калсын.

Гомәр (гамак өстенә басып). Калырмын да! Йөрәгемдә ут янганда, тәнемдә җан барында беркайчан да, теләсә нинди очракта да һәр минутта, һәр секундта кызлар сөюдән туктамам, йөрәгем утына су сипмәм. Беләгемнең көче – эш өчен, йөрәгемнең хисе – мәхәббәт өчен!

Ризван. Суз бауны!

Гомәрнең «биләмәсе» н кырыйда калдырып, бауны суза-суза, сәхнәдән чыгып китәләр. Гомәр кулына гитарасын алып җыр суза.

Гомәр. Күңелдә җыр туа,
Күңелгә нур тула,
Талларда
Таңнарда
Сандугач сайраса, моңланса;
Сандугач кунармы талларга,
Сандугач сайрармы таңнарда,
Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

Өч егет, бауны сузып бетереп, сәхнәгә керәләр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x