Өй ягыннан бакчага Евстигней чыга.
Евстигней. Альмандар, ай, Альмандар!..
Әлмәндәр. Здич мин, Ястәгнәй.
Евстигней (алачык янына килеп). Син – шайтан, Альмандар. Кая качтың? Бакча чыгам – син юк. Аптыраш. Бригадирга барам, ат бир, әйтәм, Альмандар барам. Начар, Альмандар. Дус качкан, начар. Килям. Ызба керәм – юк. Тыңлыйм – гур-гур-гур – син тавыш.
Әлмәндәр. Садис, Ястәгнәй. Малы-малы балакыем. Сын, сноха, дучка, Хәмдебану сидим балакыем, хураша. День идет, сулныцы идет.
Евстигней (башкаларга). Якшимисиз?
Өммия. Зрастуй, Ястәгнәй дәдәй. Старик ни слушай. Маклашка давай. Один сад ходит, писнә пают. (Гөлфирә көлгәнне күреп.) Нигә көләсең?
Искәндәр. Сөйләшә белмәсәң, тик тор, Өммия!
Өммия. Сез генә оста инде.
Евстигней. Ничево! Якши, якши, килин. (Әлмәндәр янына утырып.) Ну, как кайткан? Мин курыккан.
Әлмәндәр. Хураша, Ястәгнәй. Ассалуди, былгаруди. Спасибы.
Йоклаган Илсурны күтәреп, Мансур керә. Бакчага кергәч уятырга тырыша.
Мансур. Уян диләр! (Колагын уып.) Уян!
Илсур тиберченә.
Әлмәндәр. Тимә! Ник тиясең малайга?
Мансур. Уянмый ич.
Илсурны җиргә бастыра. Илсур җиргә утыра, күзләрен уа.
Әлмәндәр. Кешене шулай уяталармы, кит яныннан. (Илсур каршына тезләнеп.) Нәрсә, йоклаулары бик тәмлемени? Йокла, йокла.
Илсур, күзләрен ачып, Әлмәндәргә карап тора.
Таныдыңмы? Мин ич бу. Канфит кирәкме?
Илсур. Кирәкми.
Әлмәндәр. Бал ашыйсың киләме?
Илсур. Ю-ук.
Әлмәндәр. Алма биримме?
Илсур. Бирмә.
Өммия. Интектермә инде баланы.
Әлмәндәр. Илсур, мин китәм бит.
Илсур. Кая?
Әлмәндәр. Әллә кая, бүтән кайтмыйм.
Илсур. Китмә!
Әлмәндәр. Уянсаң китмим.
Илсур. Мин йокламыйм.
Әлмәндәр. Менә муладис. Яле бер җырлап җибәр.
Илсур. Җырлыйсым килми.
Әлмәндәр. Мин җырлыйммы соң?
Илсур. Җырла.
Әлмәндәр (көйләмичә генә).
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел:
Безнең башлар балык түгел,
Куырып ашамаслар.
Илсур (елмаеп). Алай түгел.
Әлмәндәр. Ничек соң?
Илсур. Беләсең. Юрый-марый гына кыланасың.
Әлмәндәр. Кыланмыйм инде. Онытканмын. Шуңа күрә сине чакырып китердем.
Илсур. Көләсең.
Әлмәндәр. Көлмим ич инде.
Илсур (көйләмичә генә).
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел:
Кая барсак та ярыйбыз,
Күгәргән калай түгел.
Әлмәндәр. Муладис! Әйдә, хәзер көйләп…
Илсур. Алма бир!
Әлмәндәр. Алмамы? Бирәм. Ал үзең өзеп.
Илсур. Син үзең бир.
Әлмәндәр. Үземме? Хәзер, хәзер… (Якындагы алмагачтан алмалар өзеп, Илсур алдына өеп куя.) Менә… Булдымы?
Илсур. Булды. (Җырлый.)
Без андый малай түгел лә,
Без мондый малай түгел.
Илсурга Әлмәндәр кушыла.
Кая барсак та ярыйбыз,
Күгәргән калай түгел.
Әлмәндәрнең күзе алмагач артында басып торган Әҗәлгә төшә.
Әлмәндәр. Яле, Илсур, тагын берне сыздыр. «Шырдый» ны…
Илсур. Мин җырлыймын бырдыйны,
Бырдый белән шырдыйны.
Мин җырлаганны ошатмасаң,
Үзең җырла шундыйны.
Илсур җырлаганда, Әлмәндәр Әҗәл янына бара. Әҗәлнең кулыннан кәгазь-карандаш алып, кәгазьне Әҗәлнең сыртына җәеп, кул куя.
Җырның соңгы ике юлын кабатлап җырлап, алачык янына килә.
Әлмәндәр. Мин җырлаганны ошатмасаң,
Үзең җырла шундыйны.
Ут сүнә.
Пролог һәм интермедиядәге күренеш. Сәхнәнең бер ягыннан – Газраил, икенче ягыннан Әҗәл чыга.
Газраи л. Кайда Әлмәндәр?
Әҗә л(кәгазьне сузып). Алыгыз, сезнеңчә булды.
Газраил. Кайда үзе?
Әҗәл. Алгы бүлмәдә утыра.
Газраил. Алып кер.
Алгы бүлмәдә Фәрештәнең чәрелдәп кычкырганы ишетелә һәм Газраил кабинетына Фәрештә атылып килеп керә.
Газраил. Ни булды?
Фәрештә (кытыкланып). Ул, ул мине кочаклый.
Газраил. Кем?
Фәрештә. Карт.
Әҗәл. Карт түгел, Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.
Алгы бүлмәдән Әлмәндәрнең «Бырдый белән Шырды» е яңгырый.
Пәрдә.
Ак тәүбә, кара тәүбә
(Ике пәрдәле, дүрт күренешле тамаша)
Катнашучылар:
Ризван
Низам
Заһир –
Гомәр.
Тәнзилә.
Студентлар.
Алинә – авылда клуб мөдире.
Нәҗми – гармунчы егет.
Дамирә – Низамның сөйгән кызы, студентка.
Беренче пәрдә
Тар гына елганың яшел үләнле яры. Юан гына ике тирәк үсеп утыра. Елга аша басма салынган. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда, Ризван, Низам, Заһир зур гына чатырның соңгы бавын казыкка бәйләп торалар. Гомәр бер читтәрәк, берүзе ике тирәк арасына гамак бәйләп маташа. Өч егет чатыр бавын бәйләп куялар да Гомәрнең азапланганын күзәтәләр.
Читать дальше