Әлмәндәр. Ни сөйләшәсез, килен?
Өммия. Сине мактыйбыз, әткәй.
Әлмәндәр. Шулай дөрес. Юкса, кара аны, матри, килен. Килегез, тезелешеп утырыйк әле. (Алачык идәненә утырып.) Улым, син – уң ягыма, килен, син суң ягыма утыр.
Өммия. Утырабыз, әткәй, утырмыйбызмы соң.
Утыралар. Өммия шикләнебрәк кырыйгарак утыра.
Әлмәндәр. Якынрак кил, килен. Менә шулай. Күрәсезме, балалар, таң ата. Озакламый кояш чыгар. (Искәндәргә.) Син нигә өстеңә кимәдең? Таң атканда салкын була. (Өстеннән казакиен салып, Искәндәр иңенә яба.)
Өммия. Авырткан җирең юктыр бит, әткәй?
Әлмәндәр. Йөрәгем урынында түгел. Кош булып очып йөри.
Өммия. Алай икә-ән. Болай кайда утырганыңны, нишләп йөргәннәреңне беләсеңме соң?
Әлмәндәр. Килен, бар әле, Хәмдебануны чакырып кер.
Өммия. Хәмдебануны?.. Йоклыйдыр ул, әткәй.
Әлмәндәр. Таң атканда йоклап яталармы?
Өммия. Анысы шулай да. Син дә ятып тор… Җиңеләеп китәрсең.
Әлмәндәр. Әйткәнне тыңла, килен.
Өммия. Искәндәр, нишлим?
Искәндәр. Бар, чакыр!
Өммия. И ходаем… (Бакча капкасына бара. Анда Гөлфирә белән Мансурны очрата.) Кайда йөрисең син бу вакытка чаклы? Дәү бабаң…
Гөлфирә. Нишләгән?..
Өммия. «Нишләгән, нишләгән»… Акылы җиңеләйгән. Бар, Хәмдебану әбиеңне чакыр!
Гөлфирә. Нигә?
Өммия. Белмисезмени, өйләнәм дип саташа бит. Үләм, ходаем, адәм көлкесенә калып бетәбез. Вакытында үлә белмәсәң, шулай инде ул. Бар инде, күңеле булсын.
Әлмәндәр. Килен, үзеңә кушкан йомышны бүтәннән эшләтмә.
Өммия. Үләм. Колагын кара син аның. И ходаем… (Китә.)
Гөлфирә (тиз генә бакчага керә, Әлмәндәр янына килә). Дәү бабай…
Әлмәндәр. Сөйгән егетең нигә кермәде?
Гөлфирә. Дәү бабай…
Әлмәндәр. Бар, алып кер.
Гөлфирә. Анда беркем дә юк, дәү бабай.
Әлмәндәр. Алып кер.
Гөлфирә, бакча капкасына барып, Мансурны чакырып кертә. Мансур кыюсыз гына Әлмәндәр янына килә.
Әлмәндәр. Ник алай, әйбер урлаганда тотылган сыман киләсең?
Мансур. Исәнмесез, Әлмәндәр бабай! Исәнме, Искәндәр бабай!
Әлмәндәр. Исән булмый нишлик. Ничек дидең әле, дөньяда без икәү генә, дидеңме? Шәп әйттең, муладис! Кара аны, арагызга өченче кешене кертмә, колагың борып өзәрмен. Менә, Искәндәр улым, оныгыңның кияве шушы егет була. Белә идеңме?
Искәндәр. Әти…
Әлмәндәр. Әй, сиңа сүз әйткән мин җүләр. (Гөлфирәгә.) Дәү әниеңә охшагансың икән син, кызым, бәхетле булырсың. Кил, утыр яныма. Син, кияү… Мансурмы әле исемең?
Мансур. Мансур.
Әлмәндәр. Илсур атлы энең дә бармы әле синең?
Мансур. Бар.
Әлмәндәр. Кайда ул?
Мансур. Йоклыйдыр.
Әлмәндәр. Алып кил.
Мансур. Мондамы?
Әлмәндәр. Алып кил, дигәч, монда була инде.
Гөлфирә. Дәү бабай…
Әлмәндәр. Йокысыннан уяна алмаса, күтәреп алып кил. Бар инде, бар. Егет кеше ике әйткәнне көттерми.
Мансур чыгып китә.
Искәндәр. Әти, өйгә керик.
Әлмәндәр. Бакчага кунаклар чакырдым, өйгә кереп качыйммы? Дөрес бит, кызым?
Гөлфирә. Дәү бабай, син кыланасыңмы?
Әлмәндәр. Ни дидең?
Гөлфирә. Син кыланасың гына бит, әйеме?
Әлмәндәр. Дәү бабаң гумере буе кыланчык булды, кызым.
Бакча капкасы янында – Хәмдебану белән Өммия.
Өммия. Нишләтәсең инде, Хәмдебану. Элек тә тулы түгел ие, хәзер булганы да чыгып беткән. Оят инде, оят.
Хәмдебану. Хәерле булсын.
Әлмәндәр. Килгәч нигә керми торасың, Хәмдебану?!
Хәмдебану. Керәм, Әлмәндәр абзый, керәм.
Өммия белән алачык янына киләләр.
Әлмәндәр. Йоклый идеңме, Хәмдебану?
Хәмдебану. Юк, Әлмәндәр абзый, уянган идем.
Әлмәндәр. Бер ялгызың күзгә йокы кермидер шул. Менә мин дә йоклый алмыйм.
Хәмдебану. Йокларсың, Алла боерса.
Әлмәндәр. Йокларбыз, диген, Хәмдебану.
Хәмдебану. Әй Алла…
Өммия. Сөйләмә дә инде.
Әлмәндәр. Кияүгә чыкмыйм дисең инде, алайса, Хәмдебану?
Хәмдебану. Чыгарбыз, Әлмәндәр абзый, чыгарбыз.
Әлмәндәр. Кемгә?
Хәмдебану. Кемгә дип… Әй Алла… Исән-сау терел дә, чыгарбыз.
Әлмәндәр. Мин авырумыни?
Хәмдебану. Юк, Әлмәндәр абзый, Алла сакласын.
Әлмәндәр (кинәт көлә башлый. Көлеп туктагач). Әй килен, килен. Каенатаңны ничек чирләтергә белми аптырыйсың ла инде. Авырмыйм мин, Хәмдебану, тап-таза мин.
Хәмдебану. Шулай булмый соң… Шулай, Әлмәндәр абзый.
Әлмәндәр. Кил әле, утыр әле яныма. Кит, улым, читкәрәк, кыз белән егет сөйләшкәнне тыңлап утыру – гөнаһ. Утыр, Хәмдебану, курыкма, тимим.
Хәмдебану. Утырам, Әлмәндәр абзый, нидән куркыйм. (Утыра.)
Әлмәндәр. Әгәренки кулым белән ялгыш кагылсам, колак төбемә утыртырсың, ярыймы. Теге вакытта түбән очның бозау Закирга суккан шикелле итәрсең. Хәтереңдәме?.. Егерме биш яшендә ирсез калып берәүне дә якын җибәрмәдең шул. Һаман бер ялгызың. Үзсүзле хатын булдың, Хәмдебану. Димләп карадым, гумереңне заяга үткәрмә, интекмә дип, бүтәннәргә димләп карадым, ачуланган чакларым булды. Сүземне тыңламадың. Үземә кияүгә чык дип бәйләндем – ачуландың. Рәхмәт, рәхмәт, Хәмдебану, сынатмадың. Ирең мәрхүмне рәнҗетмәдең. Әгәренки мин хөкүмәт башында торсам, синең кебекләргә мидал бирер ием. Ишетәсеңме, Гөлфирә кызым?
Читать дальше