Пауза.
Низам (кинәт көлеп җибәрә). Шаярмагыз, кызлар!
Гомәр. Ни булды соң бу? Каян килеп чыкты?
Ризван (чатыр эченнән). Йокларга!
Заһир. Шаярмагыз, ди. Мәгънәсе бар бугай бу сүзнең?..
Нәҗип (яңадан әйләнеп кереп). Безнең авылда бер кыз бар. Хәзер минем күзем аңа төшеп йөри. Карагыз, апайлар, әгәр дә башын әйләндерсәгез, барыгызны бергә өеп куеп ярам. (Чыгып китә.)
Низам. Күрдеңме, Заһир, мәгънәсен? Ишеттеңме, Гомәр? Шаярма, дидеме сиңа?
Ризван (чатыр ишегеннән башын тыгып). Йокларга!
Гомәр. Миңа нәрсә, сез нишләрсез? Син нишләрсең, Низам? Кызлар күрсәң, күзләрең зырылдап әйләнә башлый.
Низам. Сер бирмәбез дошманга. (Чатырга кереп китә.)
Гомәр (Заһирга). Ә син?
Заһир. Син Тәнзиләне чынлап күрдеңме? Егетләр белән идеме?
Гомәр. Кызлар белән басма өстендә йөрмәс инде.
Ризван (чатыр эченнән). Йокларга!
Заһир. Йөрсен. Анысы аның эше. (Чатырга кереп китә.)
Гомәр, гамакка менеп утырып, гитара чиртеп, «Гөлҗамал» көен уйнап азаплана. Тәнзилә керә.
Тәнзилә. Кайда егетләр?
Гомәр. Йоклыйлар.
Тәнзилә. Ничек «йоклыйлар»?
Гомәр. Ничек йоклаганнарын белмим, Тәнзилә, кереп карамадым.
Тәнзилә. Син гитараңны әйбәт уйныйсың, Гомәр, ләкин сөйләшкәндә тапкырлыгың җитеп бетми.
Гомәр. Ягъни мәсәлән?
Тәнзилә. Әллә алар чынлапмы?
Гомәр. Чынлап, Тәнзилә.
Тәнзилә. Арттырып җибәрәсез. Син аларга кушылмадыңмы?
Гомәр. Кушылмадым. Программалары белән килешеп бетмим.
Тәнзилә. Әйдә, алайса, су буена.
Гомәр. Мин бит шигырь язмыйм, Тәнзилә.
Тәнзилә. Гомәр, әгәр минем белән болай сөйләшсәң, мин, гомумән, синең белән сөйләшмәячәкмен.
Гомәр. Тәүбә, тәүбә, Тәнзилә.
Тәнзилә. Әйдә. Анда синең гитараң кирәк.
Гомәр. Булмый.
Тәнзилә. Нигә?
Гомәр (чатырга күрсәтеп). Аларны ташлап китә алмыйм. Программалары белән килешмәсәм дә, мин алар компаниясендә. Алар барса барам, бармаса – юк.
Тәнзилә. Юкка сезгә иярдем, ахрысы. Күңелсез сезнең белән. (Чыгып китә.)
Гомәр. Күрдегезме, әфәнделәр, кадеремне белегез, мин дә сезнең белән калдым. Йоклагыз, матурларым. Хәзер мин сезгә бишек җыры җырлыйм.
Әлли-бәлли итәрләр болар,
Черем итеп китәрләр болар,
Ниләр эшләп бетәрләр болар,
Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.
Тавыклар да йокламый әле,
Балыклар да йокламый әле,
Халыклар да йокламый әле,
Сез тынычлап йоклагыз, яме.
Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.
Гитара аскан Алинә керә, Гомәрнең бишек җырын тыңлап тора.
Алинә. Абыйга ялкынлы сәлам!
Гомәр (куанып, Алинә каршына килә). А-а-а, Алинә! Сәлам, Алинә!
Алинә. Абыемның тавышы әйбәт булмаса да, ярыйсы икән. Нишләп әле су буена бармыйсыз? Әйдәгез!
Гомәр (чатырга күрсәтеп). Менә саклыйм.
Алинә. Нәрсә соң анда?
Гомәр. Минем егетләр. Алар кич җиткәч беркая да чыкмаска, кызлар күзенә күренмәскә ант иттеләр.
Алинә. Оялчаннармыни?
Гомәр. Түгел дә… Авыл кызларының берәрсе гашыйк итеп куймагае дип куркалар.
Алинә. Хәзердән үк йокларга яткан егетләр кемгә кирәк?!
Гомәр. Кирәкми дә бит… Ә мин ант итмәдем, Алинә, аны-моны уйлый күрмәгез. Әгәр дә сез тагын бер тапкыр «әйдә су буена» дип әйтәсез икән, мин барам.
Алинә. Рәхмәт инде. Саклагыз – урламасыннар. (Китә башлый.)
Гомәр. Алинә, ташлап китмәгез. Әйдә дип әйтмәсәгез дә барам. Сезнең белән җир читенә чаклы барырга риза.
Алинә. Минем беләнме?
Гомәр. Сезнең белән.
Алинә. Безнең беләнме, минем беләнме?
Гомәр. Синең белән, Алинә.
Алинә. Нигә?
Гомәр. Ахмак җавап ишетергә теләмәсәгез, андый сорау бирмәгез.
Алинә. Нигә минем белән?
Гомәр. Әйттерәсез ич инде, Алинә! «Гашыйк булдым» дип әйттерәсез.
Алинә. Миңамы?
Гомәр. Сезгә.
Алинә. Безгәме, миңамы?
Гомәр. Сиңа, Алинә!
Алинә. Ни өчен?
Гомәр. Уф!.. Бая да аптырашта калдырдыгыз, бу юлы да.
Алинә. Ни өчен миңа гашыйк булдыгыз?
Гомәр. Чөнки, чөнки… Сез, беренчедән… беренчедән, чибәр.
Алинә. Минме?
«Чибәр» сүзен ишеткәч, Низам чатыр ишегеннән башын суза.
Гомәр. Сез!
Алинә. Безме, минме?
Гомәр. Син, Алинә!
Алинә. Әйдәгез, абыем, су буена, миннән дә чибәррәкләр белән таныштырам.
Алинәне күзәтеп торган Низам чатыр ишегеннән чыга, киерелә-сузыла, күзләрен уган була, янәсе, яңа гына йокыдан уянган.
Алинә. Әнә егетләрегез уяна башлады.
Низам. Гафу итегез, кызлар бар икән. Гомәр, сәгать ничә?
Гомәр. Сиңа сәгать нәрсәгә? Кер дә ят, үзем уятырмын.
Низам. Тартырга биреп тор әле, Гомәр?
Гомәр. Тартмаганымны беләсең.
Низам. Шулаймыни? Ташладыңмыни? (Якынрак килеп, сиздермәскә тырышып, Алинәгә карый.) Әйдә, син дә йокла, Гомәр, кызлар бетмәс монда. Хатыныңа ишетелсә, әйбәт түгел. Ни карадың, дип, мине дә ачуланыр.
Читать дальше