Нәҗип. Бер кыз сезнең янга килеп йөри.
Гомәр. Алинәме?
Нәҗип. Исемен әйтмәем. (Җиңен сызганып.) Менә бу беләкне күрәсеңме?
Гомәр. Күрәм, Нәҗип абый.
Нәҗип. Әгәр дә ул кызның башын әйләндерсәгез, муеныгызны сугып сындырырмын.
Гомәр. Алай ук димәгез инде.
Нәҗип. Сындырам. Алты ел күзем төшеп йөргән кызны алып киттегез.
Гомәр. Без түгел бит.
Нәҗип. Барыбер. Сезнең иш.
Гомәр. Алты ел күзегез төшеп йөргән, шул хакта үзенә әйткән идегезме соң?
Нәҗип. Кемгә?
Гомәр. Кызга.
Нәҗип. Әйтмәдем. Нигә әйтәем, тәмен югалтып…
Гомәр. Монысына да әйткәнегез юкмы?
Нәҗип. Әйтмәем. Үзе белсә белсен, әйтмәем.
Гомәр. Үзләре белмиләр шул алар, Нәҗип абый. Ничә яшь соң сезгә?
Нәҗип. Утыз.
Гомәр. Картаеп барасыз икән шул…
Нәҗип. Утыз яшь – егетнең өлгергән чагы, күмере төшкән чагы.
Гомәр. Алай булгач, күзегез төшкән кызга әйтегез дә өйләнегез. Юкса, чыннан да, алып китүләре ихтимал.
Нәҗип. Яратканымны үзе сизсә өйләнәем.
Гомәр. Тагын утыз ел егет булып йөриячәксез.
Нәҗип. Йөресен. Каз муенын уйнап караеммы?
Гомәр. Рәхим итегез! (Гитараны Нәҗипкә бирә.)
Нәҗип. Син Алинә кебек «рәхим итегез» дип сөйләшәсең икән. (Гитара кылларын чиртә, ләкин көй чыгара алмый.) Булмай. Өйрәт мине уйнарга.
Гомәр. Сез яратмыйсыз ич гитараны.
Нәҗип. Ә мин өйрәнәем дә ташлаем.
Гомәр. Бүген соң, иртәгә иртәрәк килерсез.
Нәҗип. Әйдә минем белән су буена.
Гомәр. Анда ни бар?
Нәҗип. Гармун уйнап, җырлап йөрибез.
Гомәр. Бүген булмый.
Нәҗип. Сау бул! (Гармунын уйнап чыгып китә.)
Гомәр гамакка менеп ята. Чатыр ишегендә Низам күренә, йомшак кына басып бау янына килә, атлап чыга.
Гомәр. Низаметдин, кая юл тоттың?
Низам. Тс-с! (Гомәр янына килә.) Май кап!
Гомәр. Каптым. Кая барасың?
Низам. Эшләр кәкәйләнде бит әле. Дамирә килеп төште. Адресны да бирмәгән идем. Эзләп тапкан.
Гомәр. Хәзер нишләргә җыенасың?
Низам. «Нишләргә, нишләргә…» Ул Алинәләрдә, аңлашырга кирәк ич.
Гомәр. Кызлар белән сөйләшмәскә дип биргән антың бар.
Низам. Ризван булма әле син дә. Аның йокыга киткәнен көтеп тә ничаклы вакытым үтте.
Гомәр. Ләкин, Ризваннан ычкынсаң да, миннән ычкына алмассың.
Низам. Чынмы?
Гомәр. Чын.
Низам (көлеп). Свинҗә син, Гомәр.
Гомәр. Антын бозган – хыянәтче.
Низам. Зурга җибәрмә. Мин шаярдым гына ул чакта, беләсеңме, шаярдым. Бу җүләрләр нишләрләр икән дип шаярдым. Үзең дә күреп тордың, сөйләшкәндә дә, җырлаганда да сул күзем гел көлеп торды.
Гомәр. Барыбер җибәрмәячәкмен.
Низам. Әй, аңа калса, бик исем китте. Нишләтә аласың?
Гомәр. Ризванны уятам.
Низам. Димәк, сатасың? Бергә укып йөргән курсташыңны, дустыңны, аягын-кулын бәйләп, сөйгән кызыннан аерып алып, шул бюрократ Ризванга сатасың?
Гомәр. Анда Заһир да бар.
Низам. Димәк, сине үлеп яраткан Низамны шагыйрь булырга хыялланып йөрүче мәҗнүнгә – Заһирга сатасың?
Гомәр. Көлдермә, Низам. Үтмәс товар сатып йөрергә әллә мин җүләрме.
Низам. Ярый, уят. Уянып нишләтә алалар? Китәм дә барам.
Гомәр. Антын бозган кешегә җәзаны мин бирәчәкмен, Низам. Мин рәхимсез!
Низам. Гомәр?! Алай димә инде, Гомәр. Егет бул инде, Гомәр. Ризванга исем дә китми, синнән куркам. Җибәр инде. Хәзер әйләнеп кайтам. Дамирәгә аңлатам да кайтам. Яратам мин аны, беләсеңме!.. Харап итмә мине. Үтермә мәхәббәтебезне, Гомәр, коткар.
Гомәр. Ярый, алайса, бер юлга…
Низам. Рәхмәт, Гомәр. (Китәргә җыена.)
Гомәр. Тукта!
Низам (Гомәр янына юргалап килеп). Нәрсә, Гомәр?
Гомәр. Күрә торып антыңның бозылуын теләмим.
Низам. Гомәр?..
Гомәр. Ашыкма. Бар, кереп ят, мин йоклагач китәрсең.
Низам. Алай итмә инде, Гомәр. Телисеңме, мин сине тирбәтеп йоклатам. Ят, Гомәр, ят. (Гомәрне гамагына яткыра.) Йом күзеңне. Менә шулай. Әлли-бәлли ит. Тәмле-татлы төшләр күр. (Гамакны тирбәтә.)
Гомәр. Әкрен, егасың.
Низам. Яп авызыңны, йом күзеңне. Әлли-бәлли. (Көйләп.)
Сарыклар да йоклады инде…
Гомәр. Бозма мин чыгарган җырны. Сарыклар түгел, тавыклар.
Низам. Ярый, ярый, тавыклар.
Тавыклар да йоклады инде.
Гомәр. «Йоклады инде» түгел, «йокламый әле».
Низам. Аңладым.
Тавыклар да йокламый әле,
Балыклар да йокламый әле,
Халыклар да йокламый әле,
Син тынычлап йокларсың, яме.
Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.
Гомәр, булдымы?
Гомәр. Булды.
Низам. Йокыга киттеңме?
Гомәр. Киттем.
Низам. Мин дә киттем. (Чыгып йөгерә.)
Гомәр башын күтәреп, аның артыннан карап кала, чатыр ишегендә Ризванны күреп, гырлый башлый. Ризван, як-ягына карангалап, бау янына килә. Алинә күрсәткән елга борылышына карый. Бауны атлап чыга.
Читать дальше