Яшьләрдән Корбанбикә Булатова, Нәфыйга Вәлиева да пешекче серләрен яхшылап үзләштергәннәр («А. оф.»). Бу җөмләдәге пешекче сүзе дә әдәби сүз түгел (дөресе – аш-су пешерүче).
Яңа сүз ясау белән бик сак булырга кирәк. Бу – бик җаваплы эш, һәм кайбер язучы яки журналистларның тота-каба бу өлкәдә яңалык күрсәтүе еш кына уңышсызлыкка китерә. Мәсәлән, соңгы елларда мәгълүмат чараларында сыем, агымдагы кебек авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр кулланыла башлады:
Ярый әле, газ магистрале зарарланып, сыемдагы абсорбентка ут капмаган («Нок.»). Бу җөмләдәге сыем рус телендәге ёмкость сүзенә ияреп (калькалаштырып) ясалган булса кирәк. Ләкин ул аңлашылмый һәм татарча дөрес тә түгел. Бу очракта тиешле сүзне ёмкостьның конкрет мәгънәсен ачыклап, иҗади кулланырга иде: махсус зур савыт, цистерна һ. б.
Шуңа күрә монда агымдагы төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамларга тырышалар («Ш. К.»). Агымдагы сүзе бу җөмләдә быелгы мәгънәсен белдерә, һәм аны шулай саф татарча итеп атарга кирәк тә иде. Быел яки бу ел дип әйтәсе урында агымдагы ел дип әйтү бар, мәсәлән, телевидение тапшыруларында.
Журналистлар – игелекле һөнәр ияләре, халыкны даими рәвештә яңалыклар белән таныштырып торалар һәм, димәк, үзләре дә яңалыкка омтылалар. Аларның бу сыйфатлары тел белән эш итүләрендә дә чагылыш таба булса кирәк (кулланылышка яңа, үзенчәлекле, «кызыклы», «ялтыравыклы» сүзләр, әйтелмәләр (әйләнмәләр) кертеп җибәрергә тырышалар), һәм шушы омтылыш кайчак тискәре күренешләр тудыра. Кайберәүләр, бу мәсьәләдә артык тырышлык күрсәтеп, бер үк сүзләрне, әйләнмәләрне чамасыз еш кулланып (алар арасында уңышсызлары да шактый), ялыктыргыч стиль барлыкка китерәләр. Аларның кайбер «оригиналь» сүзләре, «шаккатыризм»нары халыкның табигый, аңлаешлы сүзләрен оныттыруга китерә, кулланылыштан кысрыклап чыгара.
Соңгы елларда ярыш, конкурс сүзләренең урынын тулысынча диярлек бәйге сүзе алды: спортта да бәйге, сәнгатьтә дә бәйге – бөтен җирдә бәйге. Мәсәлән: Иң яхшы фәнни хезмәткә ачык республика бәйгесе уздырыла (радио) (конкурсы уздырыла кирәк). «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бәйге – 1) ат чабышы, 2) ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан, 3) ат чабышында, ярышта җиңүчегә бирелгән бүләк, 4) күчерелмә мәгънәләре – ярыш, көрәш, көч сынаш; нинди дә булса бер өлкәдә җигелеп эшләү. Шулай булгач, саф татар сүзе ярышны кулланылыштан чыгарырга кирәкме икән? Телнең иҗатчысы халык белән исәпләшмәү булып чыга түгелме соң бу?
Журналистларның күңеленә бик хуш килгән сүзләрнең тагын берсе – әлеге. Аны бу урынына да, ул, теге урыннарына да, тагын әллә нинди сүзләр урынына да кулланалар: Экипаж һәм барлык пассажирлар һәлак булган. Әлеге уңайдан 5 май көн матәм көне дип игълан ителгән («В. Т.») (бу уңайдан кирәк); Әлеге көнне «Болгар кызлары» – Айгөл, Камилә һ. б. – концертта булдылар («Ш. К.») (ул көнне тиеш); Әлеге корылтайда җитди мәсьәләләр каралды («Мәгър.») (дөресе – бу корылтайда).
Соңгы елларда беренче, баштагы мәгънәсендә бик күп кулланыла торган сүз – тәүге. Ул, барыннан да бигрәк, Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүчеләр һәм Башкортстан халкы өчен популяр сүз иде. Хәзер язучылар, журналистлар ярдәме белән Казан татарларына да якын сүз булып китте. Тик беренче сүзе дә онытылмасын иде.
Татарча гына булсын дигән принцип белән эш итү
Кайбер тәрҗемәчеләр, телдәге рус алынмаларын киметү нияте белән булса кирәк, аларны һәрвакыт татарның үз сүзләре белән генә бирү өчен кирәгеннән артык тырышалар, нәтиҗәдә яңа татарча терминнар барлык очракларда да тиешле мәгънәне белдерә алмыйлар. Мисаллар:
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде («Ә. х.»). Нәрсә ул күкрәк билгесе: орденмы, медальме, значокмы?
Җинаятьчел яшьләр төркемнәренең орышлары белән Татарстан, бигрәк тә башкала яшьләре элек-электән дан казанып килде («В. Т.»). Текстка караганда, монда сүз сугыш турында бара дип уйларга була. Орыш – архаик сүз, борынгы телдә орышу сүзе сугышу мәгънәсендә йөргән, ләкин хәзерге телдә ул тиргәү, ачулану мәгънәсен белдерә. Ни өчен, һәркемгә аңлаешлы, киң таралган сугыш сүзеннән качып, архаик сүз кулланырга?!
1981 елны әлеге шәһәрдә очкычларны һәм очкычлар двигательләрен төзекләндерүче завод сафка бастырыла («Ш. К.»). Нәрсә ул очкыч: самолётмы, вертолётмы, дирижабльме, ракетамы? Ни өчен аны үз исеме белән атамаска?! Самолёт яки вертолёт мәгънәсендә очкыч сүзен куллану телевидение тапшыруларында да күренә.
Читать дальше