Төн урталары узганчы җырладык. «Варяг» артыннан «Партизан Железняк», аннан соң «Катюша»… Карт коммунист башлап җибәргән җыр шулай бертуктаусыз дәвам итте.
Җиде көн, җиде төн юлда булдык. Безнең җырларны Урал таулары да, Көнбатыш Себернең хисапсыз күп күлләре дә кабатлап калдылар.
Борын-борын заманда Саян һәм Алтай таулары башланып китә торган киң далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның көче һәм батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән-телләргә күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Көннәрдән бер көнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул Себер халыкларын җыйган да: «Бүгеннән соң миңа кояш нурыннан ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын», – дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле төньяк патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.
Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан. Биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән. Үтә алмаслык калын кара урманнарны актара-актара, явыз патшага каршы яуга киткән. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган. Енисей чигенгән. Ләкин бу чигенү батырның бары тик хәйләсе булган икән. Енисей, көч җыеп, әллә кайдан, ерактан ук йөгереп килгән дә дөнья җимертерлек көч белән боз тавына китереп бәргән. Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан.
Бу хәлләрне Байкал бабай кызы Ангара күреп торган. Ул Енисейга гашыйк булган. Ләкин усал карт Байкал кызы Ангараны көн-төн саклаган. Аңа далага чыгып җыр- лар җырларга да, кыяларга менеп яшь батырны сагынып еларга да рөхсәт итмәгән. Тик дала җилләре генә гашыйклар арасында сәлам йөрткәннәр.
Түзеп-түзеп торган да Ангара ахырда түземенең чигенә җиткән. Бик матур бер айлы кичтә, Байкал бабай гамьсез генә йоклаган вакытта чыккан да качкан. Байкал, йокысыннан уянып, кызы артыннан куа чыккан. Куып җитә алмагач, таш кыяны куптарып, Ангараның барыр юлына ыргыткан. Ләкин кайнар мәхәббәтне бернинди киртәләр дә туктата алмаган. Ангара юлындагы кыяларны ярсый-ярсый сикереп үткән дә Енисей батырның кочагына барып сыенган.
Без әнә шул матур легендада сөйләнгән Енисей елгасы ярыннан утыз чакрымнар ераклыкта урнашкан ХХ партсъезд исемендәге совхозга килеп төштек. Машиналар совхозның уникенче бригадасына – Тергеш исемле кечкенә посёлокка килеп туктадылар. Михаил Александрович шофёр кабинасыннан чыкты да кунакларны кабул итеп торучы кешегә рапорт бирде:
– Москва, Горький исемендәге әдәбият институты…
Аннан соң ул, безгә борылып, хәйләкәр генә күз кысты:
– Егерме биш бөркет, бер карт чыпчык.
Вельвет толстовкалы кеше, Михаил Александровичның кулын кыса-кыса, көр тавыш белән көлеп җибәрде:
– Күпне күргән карт чыпчык яшь бөркет белән бер. Шатланып кабул итәбез.
Тиздән химиклар да килеп җитте. Биек сопканың итәгенә урнашкан кечкенә дала посёлогы бердән җанланып китте. Биш минут та үтмәгәндер, студентлар, җитез кырмыскалар кебек, Тергешның барлык почмакларына таралып өлгерделәр. Әзиз, ялтыравыклы чәйнеген тотып, суга йөгерде. Бер төркем егетләр якындагы сопкага юл тоттылар. Мин дә аларга кушылдым.
Хакасия тауларының бик сәер сыйфатлары бар икән. Дала тигезлегеннән караганда, алар кул сузымы гына ераклыкта булып күренәләр. Ләкин бара башласаң, ай-һай!.. Сәгатьләр, хәтта көннәр буе бара-бара йөдәп бетәсең. Алар: «Әйдә, кил, кил! Берәр вакыт җитәрсең», – дигән кебек, очлы түбәләрен болытларга сузып, горур гына басып тора бирәләр.
Әлеге сопка да безне алдады. Тергештан караганда бер-ике генә чакрымда күренгән тау итәге шактый ерак булып чыкты. Сәгать ярым чамасы бардык, ә сопканың якынаерга бер дә исәбе юк иде әле. Кайберәүләр икеләнә башладылар. Иң элек Панкратов белән Харабаров туктады.
Институтта бу егетләрнең сәер дуслыгыннан көләләр. Алар ярты гына сәгатькә дә бер-береннән аеры тора алмый. Лекцияләргә дә, театр, киноларга да бергә йөриләр. Нинди дә булса эш белән берәвен директор чакырса, аның кабинетына бергәләп барып керәләр. Дөрестерме-юктырмы, «икесе бер үк кызны озатып йөри икән» дигән сүз дә бар иде. Ләкин никадәр генә дус булмасыннар, аларның бер генә көне дә бәрелешсез үтми. Һәр көнне төшке аштан соң бик каты ачуланышып, хәтта чәкәшеп үк алалар. Ләкин, гадәттә, бу бәрелешнең сәбәбен беркем дә белми кала.
Читать дальше