Тик менә бүген…
Башка чакларда мондый күңелле табында иптәш малайларыннан бер дә калышмый торган Инсаф кына бәрәңгегә үрелеп тә карамый. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп, бер читтә утыра.
Галәү бабай йөнтәс кашлары астыннан аңа карап-карап куя:
– Аша, Инсаф улым, аша, бигрәк тәмле булып пешкән! Бохар кәләвәсе кебек, авызда таралып тора!
Әмма Инсафның тамагыннан аш үтми. Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән шүрәле урлагандай юкка чыкты. Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. Инде тәмам төшләренә керә башлады. Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да шулар белән бергәләп өем-өем ак болытлар арасында зәп-зәңгәр печән утлап йөри. Менә берзаман ул Инсафны күреп ала да, көмеш кыңгырау чыңлагандай, яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. Аннары, кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. Ләкин, төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. Артыннан куа-куа малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна…
Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.
– Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. – Кайта, беркая да китми синең таең. – Аннары, үрләп киткән учакка карап, бераз гына уйланып утыра да тагын кабатлый: – Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, чыпчыклар, гыйбрәтле хәл. Син дә тыңла, Инсаф улым…
Малайлар, кызыксынып, Галәү бабайга елышыбрак утырдылар. Бабай яңа чапкан печән өстенә терсәге белән таянды да гадәтенчә әкрен генә сөйли башлады:
– Безнең әти гомере буе нужадан чыга алмады. Түбән очта, хәзер авыл Советы булган урында, Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын… Тик менә кайсы елны икәне төгәл хәтеремдә юк, иске мәчетнең түбәсе җимерелгән елда булса кирәк, ашлыклар бик уңган иде. Ташлытау буендагы иманабызда арыш урак тыккысыз булды. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сугып алу белән, ашарга да юньләп калдырмыйча, шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бер бия алып кайтты… Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткән булганнар икән: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван… Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте – иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны… – Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннан соң, кулындагы таягы белән учактагы кисәүләрне өя-өя, сүзен дәвам итте: – Тәки карап үстердем шул колынны. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-һай матур иде дә инде. Синең кара айгырга тартымрак иде, Инсаф улым. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. – Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды. – Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан, – тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү.
Инсаф түземсезләнеп сорап куйды:
– Айбашны да алып чыктылармыни, бабай?
– Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын, – диде Галәү бабай. – Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, әтинең башка чарасы булмады. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды, китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак ирене белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде… Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң, ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым…
Читать дальше