– Ярар, егетләр, юлдан соң бераз ял итеп алыгыз. Себер белән дуслашыгыз. Игеннәр яшел әле. Бер-ике атнасыз уракка төшеп булмас.
Беленков чыгып киткәч, егетләр шаулаша башладылар:
– Нәрсә, әллә ике атна буе эт сугарырга кушамы ул?
– Йомран куарга дип килмәдек.
– Ул гаепле түгел. Ни өчен иртә озатканнар?
– Мәскәүдә нәрсә караганнар?
Шулвакыт баракның караңгы почмагыннан Юраның ачулы тавышы ишетелде:
– Кемнең кулы кычыта – иртәгә үк эшли башласын. Миңа болай да начар түгел.
Аңа җавап бирүче булмады. Егетләр, «җүләр сүзгә җавап юк» дигәндәй, такта сәкеләргә менеп, берәм-берәм йокыга яттылар.
«Себер» дигән сүз ни өчендер минем күз алдына җан өшеткеч шомлы җилләр генә улап торган шәрә бушлыкны китереп бастыра иде. Үзем килеп күргәч, бу якларның матурлыгына, табигатьнең байлыгына исем китте. Аулыйм дисәң, кыргый җәнлеге, тотыйм дисәң, елгасында балыгы күп. Каен аралаш тәбәнәк куаклыкта кура җиләге пешә. Тау битендәге аланнарда бил тиңентен зәңгәр чәчәкле сусыл үлән үсә. Печән чапканда, бөрлегән суыннан чалгы кызара. Ә сопка түбәсенә менеп карасаң, алдыңда күз күреме җитмәслек киңлек ачыла. Ирексездән: «Ай-һай! Кайда икән бу яшел диңгезнең ярлары?!» – дип куясың. Кай ягына карасаң да – дулкын, дулкын, дулкын!.. Ничек кенә сөреп, ничек кенә чәчеп бетергәннәр ул бодайны! Киң булып, иркен булып дулкынлана… Бодай басуы гына түгел, күңел дә дулкынлана, шулай иркен булып, рәхәт итеп дулкынлана. Болытлардан төшкән сыек күләгәләр сопка итәгенә ятып шуышалар. Әллә кайда биектә бөркет очып йөри. Кызыл түшле миләш чыпчыгы, куркыныч барлыгын сизеп, яфрак астына поса…
Мин, дала сулышына колак салып, бу матур күренешкә сокланып, тау түбәсендә бик озак басып торганнан соң, каенлы җалпыдан [1] Җалпы (диал.) – түбән җир, иңкү җир. (Астөшермәдәге сүзләр мөхәррир тарафыннан куелды.)
төшеп, киң юлга чыктым. Озак та үтмәде, юл борылышында йөк машинасы күренде. Минем янга килеп җитәрәк, шофёр кабинадан башын тыгып кычкырды:
– Центральныйгамы?
Болай гына, буш вакытымда тирә-якларны күреп кайтыйм дип кенә чыккан идем. Машина килеп туктагач, бер дә икеләнеп тормадым, шофёр янына кабинага кереп утырдым.
Шофёр җирәнрәк чәчле, ач яңаклы, юкарак кына егет иде. Сөйләшеп бара торгач:
– Кайсы якныкы? – дип сорады ул миннән.
– Татарстаннан, Минзәлә районыннан.
Егетнең йөзе балкып китте. Әллә нинди шатлыклы хәбәр ишеткәндәй кычкырып ук җибәрде:
– Кит аннан! Якташлар бит без, алайса! Ә мин – Алексеев Николай… Коля.
Без танышып киттек. Машинаны такыр юлга чыгаргач, Коля мине сораулар белән күмеп ташлады. Тик иркенләп сөйләшергә вакыт булмады, машина совхоз конторасы алдына килеп туктады. Кабинадан төшкәч, Николай мине беләгемнән алды да җилтерәтеп урам уртасына чыгарды.
– Минем өйне табу кыен түгел. Әнә күрәсеңме? Ике катлы таш йорт яныннан… Түгел, түгел. Анысы мәктәп аның. Син сулгарак кара. Яңа салына торган водокачка… Аннан уңга борыласың. Бер тыкрык үтәсең дә аннан сулга, чәйханәне үткәч, тагын уңга…
Бу хисапсыз «уңга-сулга» лар Николайның үзенә дә кызык тоелды, күрәсең. Ул, минем җилкәгә сугып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Күренеп үк тора, – дип дәвам итте ул аннан соң. – Әнә чүлмәк түбәле яңа йорт.
Мин ул күрсәткән якта чүлмәк түбәле бик күп яңа йортлар күрдем. Шактый озак аңлаткач кына, бераз төшенгәндәй булдым.
Ләкин кичен ул йортны табу бик җиңел булмады. Һәркайда яңа йортлар, кибетләр, чәйханәләр… Өч ел элек бу урында тавык алачыгы кадәр биш-алты гына йорт булган дип кем әйтер!
Хәзер бу совхозда электростанция, урта мәктәп, зур больница… Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буенда яңа шәһәр туып килә…
Мин килеп кергәндә, өйдә Николай үзе генә утыра иде. Каршы ук йөгереп килде. Без утырып, иркенләп сөйләшеп киттек.
– Чаллыда да, Минзәләдә дә булганым бар, – диде Николай. – Мин үзем Алабугадан бит. Анда булганың бармы? Матур бит безнең яклар!
Николай үзенең бала чакларын, ыштаны белән вак балык сөзеп йөргәннәрен сөйләп китте. Сөйләгәндә йә көлеп җибәрә, йә моңсуланып кала. Күзләре үк әйтеп тора: сагынган егет, бик сагынган туган якларын…
– Кунакка кайтырга исәбең юкмы? – дип сорыйм.
– Кайтам. Урып-җыюны бетерү белән кайтам. Бик озак бит инде. 1950 елда армиягә киттем. Аннан соң Сталинск шәһәрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укыдым. 1955 елда бирегә килеп эшли башладым. Комбайнчы идем. Шофёрлар җитмәгәч, машинага күчтем. Өйләндем. Надя шушы крайныкы. Комсомол путёвкасы белән килде. Малай үстереп ятабыз.
Читать дальше