Мин өй эченә күз йөртеп чыгам. Кечерәк кенә бүлмә. Ике карават, көзге, гардероб… Зур-зур ике тәрәзәгә челтәр пәрдәләр эленгән. Җиһаз бик гади булса да, бүлмәдәге җыйнаклык, чисталык хезмәт сөючән хатын-кыз кулы турында сөйли.
– Тора-бара хуҗалык сыман нәрсә дә булдырдык, – дип дәвам итә якташ. – Ике баш дуңгыз бар. Кош-корт байтак. Узган ел сыер алдык…
– Хезмәт авыр түгелме соң?
– Бер авырлыгы да булмаса, хезмәт буламыни ул! – ди Николай. – Билгеле, хәзер җиңелрәк. Килгән елларда бик кыен булды. Беренче кышны палаткада уздырдык. Суыгы дисәң, монда ул илле градуска җитә. Менә бит ничек… Кайберәүләр түзмәде, тәртәне кире бордылар…
Без шактый озак сөйләштек. Сүз артыннан сүз чыга торды. Ләкин миңа китәргә вакыт иде.
Инде чыгарга җыенып урыннан кузгалгач, улы Витяны күтәреп, Николайның хатыны кайтып керде. Николай мине Надя белән таныштырды да, улын үзенә алып, минем янга килде.
– Күр әле, брат! Менә нинди батыр бүләк итте миңа әнисе, – диде ул, елмаеп.
Николай мине озата чыкты.
– Кара әле, якташ, – диде ул, мине баскычта туктатып. – Алабуга якларына барып чыксаң, безгә керергә тырыш әле. Әни бар, туганнар бар минем анда. Улыгызны күрдем, диген. Әйбәт яши, диген. Сөйлә минем тормышны. Кунакка кайта, диген…
Тергешка кайткач, мин бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым…
Кеше иксез-чиксез Ватанны тоташтан күз алдына китерә алмый. Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, йә булмаса, тар гына бер авыл инеше яши. Кеше, кайларда гына йөрсә дә, шул кечкенә инешне оныта алмый, аны өзелеп сагына, аны яклап утка да, суга да керергә әзер тора.
Алабуга егетенең дә үз инеше бар. Озын поход юллары үткәндә дә, кулына корал тотып сакта торганда да онытмаган ул бу инешне. Салкын Енисей кышында палаткада төн уздырганда, күңел җылысы итеп саклаган ул аны. Һәм Николай авырлыклардан качып китмәгән… Ул орден да алмаган, аның исеме газета битләрен дә бизәмәгән. Ләкин ул бирегә дан эзләп тә, җиңел тормыш эзләп тә килмәгән бит…
Себер үзенең капризларын да күрсәтә башлады. Тергеш урамнарыннан малай чакта без «җен туе» дип йөрткән тузан өермәләре бөтерелеп узды. Сопкалар артыннан кап-кара болыт килеп чыкты да күкрәүсез-нисез генә бөтен дала өстен каплап алды. Коеп яуган яңгыр безне көн буе такта барактан чыгармады.
Егетләр озын көнне төрлесе төрле эш белән уздырдылар. Кайберәүләр, сәкегә сузылып яткан килеш, иҗат газабына чумдылар; кайберәүләр, чемодан өстен шапылдата-шапылдата, домино уйнарга керештеләр. Әзиз туктаусыз чәй эчте. Юра башын да күтәрми йоклады. Кемдер үзебез белән алып килгән «Турист» радиоалгычын көйләп җибәрде. Ярым караңгы баракта дикторның ягымлы тавышы ишетелде:
– Мәскәү сөйли. Хәерле иртә, иптәшләр!
Шулвакыт ачып куелган ишектән икенче тавыш ишетелде:
– Хәерле кич, яшь бөркетләр!
Без барыбыз да көлеп җибәрдек. Менә сиңа «хәерле иртә»! Мәскәү яңа гына йокыдан уяна, ә биредә бөтенләй үк кич булмаса да, төш авышкан. Мондый зур вакыт аермасына күнекмәгән булганга, иске танышыбыз Беленковның «хәерле кич» дип сәламләве безгә бик кызык тоелды.
Баштанаяк яңгырга чыланган Беленков, кирза итегенә ябышкан үзле балчыкны кырып, баракка керде. Ул Михаил Александровичка кул бирде дә, бернинди кереш сүз-фәлән әйтеп тормыйча, безгә мөрәҗәгать итте:
– Сезне төзелешкә куярга телибез, егетләр, шуңа ничек карыйсыз?
Башта сорауга җавап бирүче булмады. Бераздан соң гына ризасызлык тавышлары ишетелә башлады:
– Без урып-җыюга килдек!
– Ни өчен алдап җибәрделәр?
– Химикларны алыгыз!
Беленков тыныч кына тыңлап тора алмады. Ул безне ишек янына чакырды.
– Әнә карагыз, – диде ул, сопка итәгенә күрсәтеп. – Карагыз, кара… Күрәсезме?
– Нәрсә бар? Сарык көтүеннән башка бернәрсә дә күрмибез, – диештеләр егетләр.
– Әһә! Сарыкларны күрәсезме? Нәкъ шуларны күрсәтергә теләгән дә идем мин сезгә.
Беленков Михаил Александрович янына килеп утырды да, «тизрәк аңлатып бирим» дигән кебек, ашыга-ашыга сөйли башлады:
– Биш мең баш хайван. Ә сарайлар мең ярым башны да сыйдырмый. Нинди продукт көтәргә мөмкин? Әле хәзер ярый, яңгыры булса да, салкын түгел. Ә көз җиткәч нәрсә эшләргә?
Безнең егетләр тынып калдылар. Беленков, бераз тынычлана төшеп, сүзен дәвам итте:
– Без совхоз директоры белән дә, парторг белән дә сөйләштек. Алар миңа химиклардан кырык кеше бирәләр иде. Тик алар бик яшьләр икән. Иң өлкән дигәненә унсигез-унтугыз яшь. Мин үзем сорадым. Егерме биш кеше булса да җитәр, литераторларны бирегез, – дидем.
Читать дальше