Менә паровоз сузып-сузып кычкырта башлый. Егетләр чалбарларын сөйрәп йөгерәләр. Ләкин йөгерүнең барыбер файдасы юклыгын күргәч, ерагая барган поезд артыннан йодрык күрсәтәләр дә, «беткән баш беткән» дигән кебек, яңадан су коенырга китәләр. Тик берничә станцияне үткәч кенә, тиз йөрүче поездларның тамбурларына, вагон алларына басып, безне куып җитәләр. Без аларны күңелле шау-шу белән каршы алабыз.
– Әй, дус кеше, бассейнның төбе такырмы?
– Валя, ничә бака тоттың?
– Чалбарың кая, Юн Хо?
Химия-технология институтында укучы вьетнам малае Юн Хоның бу сүзләргә исе китми. Ул яшел вагондагы бер проводник кызга гашыйк булуы турында сөйләргә тотына. «Чалбар су буенда калмаган булса, бөтенләй танышып китә идем», – дип ышандырырга тырыша.
Усалрак малайлар:
– Танышу өчен чалбар нигә кирәк ул… Әй Юн Хо, Юн Хо!.. – дип көләләр.
Көн шулай күңелле узды. Кояш Мәскәү ягындагы куе урманнар артына кереп калды. Яшел дулкыннар йөгерешүдән туктадылар. Кырлар өстенә күксел томан җәелде.
Безнең егетләр, чемоданнарын өстәл итеп, ашарга утырдылар. Көлешүләр, кызу бәхәсләр «өстәл артында» да тынмады. Юра исемле Мәскәү егете үзбәк малае Әзизнең чәй яратуыннан көлеп алды. Әзиз, үзенең чынаягын алтынчы тапкыр чәй белән тутырып куйгач, чиккән түбәтәен арткарак чөеп, аякларын бөкләп утырды да, тамагын кыра-кыра, Үзбәкстан чәйханәләрен мактап китте. Шулвакыт икенче курс студенты Мөхәммәт, юл буендагы чакрым баганасына күрсәтеп, Кавказ акценты белән кычкырып җибәрде:
– Карагыз, кара!.. Нинди зур беркут!
Юра ашап утырган җиреннән сикереп торды да бөркеткә зур гына икмәк кисәге тондырды.
Чирәм җирләргә безнең җитәкчебез булып баручы карт доцент Водолагин әллә нинди әрнүле тавыш белән:
– Их син! – дип куйды.
Мәскәү егете аның нигә шулай борчылганын аңламады, күрәсең.
– Промахнулся, Михаил Александрович, – диде ул, – тидерә алмадым. Бераз уңгарак төзәгәнмен.
Шуннан соң карт доцент бер сүз дә әйтмәде, «начар, бик начар!» дигән кебек, башын гына чайкап куйды. Аның ни өчен шулай әрнегәнен мин яхшы аңладым… Дөньяның әчесен-төчесен күп татыган кеше ул. Гражданнар сугышы елларында утны-суны кичкән. Продразвёрстка көннәрендә, ачлыктан җәфа чигүче эшчеләр өчен икмәк эзләп, кулак подвалларын актарып йөргән. Ватан сугышы елларында партиянең Сталинград өлкә комитеты секретаре булган. Әнә шул бик гамьсез генә ыргыткан икмәк кисәге зурлыгындагы икмәкне унлап сугышчының бүлеп ашаганын күргән ул. Юк, күреп кенә калмагандыр. Бик нык әрнеп әйтте бит… Үзенең соңгы кабымын бүлеп, ачтан шешенгән сабыйларга биргәне дә булгандыр. Ә менә хәзер безне – гамьсез- вафасыз яшьләрне – чирәм җирләргә алып бара. Кемнәрнеңдер маңгай тире белән сугарып үстергән икмәген җыешырга…
Икенче көнне кичкә таба без Татарстан җирләренә килеп кердек. Рус, украин, үзбәк, корея һәм башка милләт егетләре мине урап алдылар да төрле яклап сораулар яудыра башладылар:
– Абдул, Идел аша бу яңа күпер кайчан салынды?
– Бу нинди авыл?
– Казанда нинди институтлар бар?
Мин артык кыстатып тормадым. Идел күпере турында да, Зеленодольск шәһәренең яшел урамнары турында да, данлыклы университет турында да горурланып сөйләдем. Туган җиремнең киң елгаларын да, тулып аккан чишмәләрен дә, безне сәламләп озатучы зәңгәр урманнарын да мактадым. Ник мактамаска?! Шушы урманнар юкәсеннән үргән чабатаны киеп үстем лә мин…
Аннан соң миннән берәр татар җырын җырлавымны үтенделәр. Мин икене җырладым. «Кара урман» ны да, «Сагыну» ны да бик яратып тыңладылар иптәшләр.
Кичке офык алсулыгы сүрелеп, күктә йолдызлар кабына башлагач, без тагын Михаил Александрович тирәсенә җыелдык. Бүген дә берәр бик кызыклы яки бик гыйбрәтле вакыйга турында сөйләр дип көткән идек, ләкин алай булмады. Ул чәй эчкәндә тирләп киткән пеләш башын яулык белән сөртеп алды да ягымлы калын тавыш белән үзе яраткан җырны сузып җибәрде:
Наверх вы, товарищи, все по местам,
Последний парад наступает.
Без җырны шунда ук күтәреп алдык:
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает.
Батыр көрәшчеләр турындагы җыр бер вагонга гына сыеп калмады. Ул иң элек химия-технология институты студентлары вагонына, аннан соң Сокольники районы кызларына барып җитте һәм, тагын да алгарак күчә-күчә, бөтен эшелонга таралды. Соңгы юлларны Енисей буендагы чирәм җирләргә китеп баручы сигез йөз студент бер булып кабатлады:
Лишь волны морские прославят во век
Геройскую гибель «Варяга».
Читать дальше