Габделхәй Сабитов - Йолдыз яктысы

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделхәй Сабитов - Йолдыз яктысы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Йолдыз яктысы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Йолдыз яктысы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Узган гасырның 1960 елларында әдәбиятка килгән танылган әдип Г. Сабитовның бу китабына өлкәннәр һәм балалар өчен табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре тупланды.

Йолдыз яктысы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Йолдыз яктысы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

…Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты.

Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышларына, утлап йөргән атларның пошкыруына колак салып торды.

– Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде, дип куйды әти карт.

Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм дип яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым… Ат ярга килеп чыккач исебез китте. Әти бот чабып куйды. «Менә сиңа агай, ә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!» – ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ике елга якын туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза… Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң, хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды…

Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы, авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да, йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым – ашамады. Алдына солы салдым – иснәп тә карамады.

Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең… – Галәү бабай, озак кына сүзсез торганнан соң, тирән сулап, барлык сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп әйтеп куйды: – Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы…

Бераздан Галәү бабай малайлар белән бергәләп Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Караманың яфраклары ашыга-ашыга нәрсәдер пышылдашып алдылар. Моңсу гына тулы ай күтәрелде. Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.

Әйе, барысы да йокыда. Оеп, изрәп йоклыйлар. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. Көмеш кыңгыраулар авазы!..

Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:

– Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

1956

Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе

(Чирәм җирләр хикәясе)

Эшелон җырлый

Юкка гына мондый вагоннарны «бозау вагоны» дип йөртәләр. Җәйге эссе көннәрдә моннан да уңайлырак вагон турында уйлыйсы да юк. Йомшак купеларың бер якта торсын! Киң ишекләрне ике яктан ачып куясың да Мәскәү өлкәсенең куе урманнарын, иген басуларында берсен берсе куып йөгерешкән яшел дулкыннарны күзәтеп барасың. Җиләс җил чәчләрне чуалтып уйный, күлмәк якасыннан өреп, тәнгә талгын рәхәтлек бирә. Күпме кирәк – кояш нуры, күпме кирәк – саф һава. Теләсәң, ишеккә аркылы салынган нарат тактага утырып китап укыйсың, теләсәң, чуен тәгәрмәчләрнең туктаусыз тукылдавын тыңлый-тыңлый йоклап алырга да була.

Ләкин беркем дә йокламый. Мәскәүдән киткәндә юлда укырга дип алган китаплар да катыргы чемоданнарда ята бирәләр. Ел буе лекцияләр тыңлап, имтиханнар биреп, шактый ялыккан егетләр ишек янына өелгәннәр дә саф-саф булып артка йөгерүче төз наратларны, тирән ярлы инешләр, сусыз чокырлар аша салынган тимер күперләрне карап баралар; һәрбер юк-барны сылтау итеп, кызу бәхәс ачалар. Поезд, урман аланнарындагы кечкенә разъездларга туктап, каршы килүче составларны көткән арада, сары, зәңгәр майкалар, юка сатин чалбарлар кигән студентлар, вагоннардан төшеп, юл читенә сибеләләр. Кызлар ашыга-ашыга чәчәк җыя, егетләр туп уйнарга тотына. Якындарак елга яки буа-фәлән туры килсә, бер дә икеләнмичә суга чумалар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Йолдыз яктысы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Йолдыз яктысы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Йолдыз яктысы»

Обсуждение, отзывы о книге «Йолдыз яктысы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x