Әмирхан Еники
Матурлык. Хикәяләр, повестьлар
ӘДИП ИҖАТЫ – МАТУРЛЫК ТУДЫРУ ҮРНӘГЕ
Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булып тора. Бу иҗатның мавыктыргыч булуы әдипнең бер үк вакытта югары эстетик зәвыкка һәм халыкчан фикергә ия булуына бәйле. Ул әдәбият тарихында гомере буе матурлыкны тоеп, күреп, аңлап яшәгән һәм геройларның рухи халәтен тирән сурәтләгән психолог буларак калды.
Ул 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Яңа Каргалы авылында Нигъмәтҗан һәм Бибихәдичә гаиләсендә туа. Бераздан Еникиевләр яшәү урынын алыштыралар, күршедәге Дәүләкән авылына күченәләр. Әдипнең балачак, үсмерчак хатирәләре, нигездә, Дим буендагы шушы Дәүләкән белән бәйле.
Дим буеның табигате, анда яшәгән халык тормышы әдипнең эстетик зәвыгы формалашу өчен нигез булып тора. Башкортстанның башка төбәкләре кебек үк, Дәүләкән үзенә сәнгать кешеләрен тартып тора. Әмирханны кече яшьтән үк артистлар, җырчылар, музыкант лар, гомумән, рухи дөнья, күңел дөньясы белән бәйле затлар кызыксындыра. Ул матурлык нигезләрен дә шулардан эзләп таба. Бу яктан беренче нәүбәттә аның үз гаиләсе үрнәк булып тора. Әтисе туып үскән гаиләдә өч ир-ат тәрбияләнгән: Нигъмәтҗан – «хөрлек яратучы» сәүдәгәр, Нигъмәтулла дәдәсе – физик эш кешесе, башкалардан да шуны таләп итә. Мөхәммәдьяр исә күбрәк фәлсәфә сатарга ярата. Әмирхан ага характерындагы хөррияткә омтылыш, фәлсәфи фикер сөреше, тырышлык, эштән курыкмау – барысы да нәселдән килгән билгеләр икән югыйсә. Арада әтисенең якын хатын-кыз туганнары Рокыя белән Срур аерылып тора. Менә ничек сурәтли аларны әдип үзенең «Соңгы китап» әсәрендә: «Бөтен яктан да Рокыя тутакай табигате белән бик тыйнак, чынлап ачулана да, зарлана да белми торган, азга гына канәгать, аздан гына сөенә торган, бик саф күңелле һәм туган җанлы кеше иде… Гәүдәгә дә чыбык кебек юка-ябык кына… Ә Срур тутакай бөтенләй башка. Ул чибәр, сылу, үткер, яшьтән үк бик зиһенле, ирләрдә дә булмаган акыл үзендә, сүзе һәм тотышы белән кешене үзенә карата белә. Җырчы, музыкага сәләтле, хәтта артистлык кабилияте дә бар аңарда. Кыскасы, гранд-дама!»
Ә. Еники «Соңгы китап» битләрендә үз нәселләренең тарихын гына язып калмый, ә үрнәк гаилә моделен күрсәтергә омтыла. Пенза губернасыннан Башкортстан туфрагына күчеп утырган нәселнең берничә буыны үрнәгендә ул укучысын кызыксындыра, фикерен төбәк, табигать, тарих, сәнгать белән бәйле мисаллар белән дәлилли. Ул матурлыкны кече яшьтән үк әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары белән булган мөнәсәбәтләрдә күрә. Менә Әмирханның бабасы: «Ул юка гына гәүдәле, кәҗә сакаллы бер кеше иде, буйга да бәләкәй иде шикелле… Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. …Әбекәйгә ул, мәсәлән, «якты көнем» дип кенә дәшә иде» Язучы бабасына хас булган характерны ачу максатын гына куймаган, күрәсең. Ул аны «өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарата» алуын сокланып искә төшерә: «…кайнаган самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы кү-мергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә… Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм». Язучының бабасына багышланган ха-тирәләре аның унҗиденче елның җәендә вафат булуын хәбәр итү белән төгәлләнә.
Ә. Еники автобиографик повестенда туган төбәгенең гүзәллегенә дан җырлый, изге туфракта яшәгән гаять кешелекле, гадел, саф күңелле кешеләрнең холык-фи-гыльләрен, эчке дөньяларын ачып бирә.
Туган-тумачасы әдипнең күңел түрендә лаеклы урын алган. Аның туганнарына карата булган кадер-хөрмәте искиткеч ихлас, чиксез. Без алда билгеләп үткән Срур образын да Ә. Еники тудырган затлы хатын-кызлар – Зөһрә («Йөрәк сере»), Рәшидә («Рәшә»), Тамара Сергеевна («Ялгызлык»), Диләрә («Шаяру») –югарылыгына куеп карау зарур. Ә. Еникинең затлы хатын-кызлары янына зыялы ир-атлары да килеп өстәлә. Шундый затлы кешеләрнең берсе – Срурның ире Шәриф Сүнчәләй. Ул үзе укымышлы, Октябрь инкыйлабы вакыйгаларына катнашкан, Уфада Галимҗан Ибраһимов белән «Ирек» газетасын чыгарышкан, мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән, безнең өчен иң әһәмиятлесе: ул – шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган агасы. Ә. Еники Шәриф җизнәсендәге кешелеклелек сыйфатларын ихтирам итә. Шуңа өстәп, «…эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле, кыскасы, аңарда гүя тумыштан ук килгән үзенә бер күркәм затлылык бар иде», – ди автор. Чыннан да, Шәриф Сүнчәләйдә булган зыялылык аның эчке сыйфатлары һәм тышкы матурлыгы язучының шәхси һәм рухи үсешенә уңай йогынты ясаган булырга тиеш.
Читать дальше