1 ...6 7 8 10 11 12 ...23 Ана бүре яшерми, үз гомерендә куян да, төлке дә тотты. Поши-болан, тана, хәтта колын бугазлаган чаклары да булды. Әмма ул үзен мыскал да юлбасарга һәм җинаятьчегә санамый. Менә аның балалары, кәҗә йә сарыклар төсле, печән ашасалар икән. Аларга ул печән генә ашатыр, кышка да күп итеп җыеп, киптереп куяр иде. Ә балалары печән ашамыйлар шул, ит-сөяк таптыралар. Ана бүре үзе дә ит, майлы-җелекле сөякләр кимерергә ярата. Аларны кибеткә кереп кенә, үзеңә кирәгенчә генә үлчәтеп алышлы түгел. Ашыйсы ризыгыңны уннарча чакрымнар әлсерәп чабып табарга кирәк. Әмма ул үзенең Җир йөзендә булуы, дөньяны барлыгы белән бизәп яшәвенә чиксез горурлана. Табигать аны сөеп, яратып тудырган. Аңа җете күз, сизгер колак, бер дигән тешләр биргән. Кыю холкы, батыр йөрәге, көненә йөз чакрымнар чабып үтеп тә аруны белмәгән аяклары белән горурлана. Табигать-анабыз бүреләрне Җир йөзенә китереп, аларга гаять җаваплы һәм зур бурычлар да йөкләгән. Хәтта аларга: «Улларым, сез бу Җиһанны чистартучылар!» – дигәндер әле. Бу бәя белән тик горурланырга гына мөмкин.
Чыннан да, шулай бит. Әгәр дә мәгәр бүреләр булмаса, Җир йөзен күптән үләксәләр басар иде. Йогышлы чирләрдән җирдәге барча тереклек кырылыр иде. Хәтта кулын-битен юып, тешләрен чистартып, атна саен мунча кереп йөргән кешеләр дә. Җирдәге тереклек, әлегәчә исән-имин яшәүләре өчен, беренче чиратта бүреләргә һәм бүре ише җирне авырулардан чистартучы хайваннарга бурычлы. Чыны шул!
Алай гынамы?! Бүреләр – Табигать-анабызның бер дигән селекционерлары! Урман-кырларыбыздагы кош-корт, кыргый җәнлекләрнең елдан-ел нәселләрен яхшырту да алар өстендә бит. Булсын ат-сыер көтүе, поши-боланнарныкы, аларга ялгыз башың белән генә һөҗүм итешле түгел. Алтын яллы ажгырып торган айгырлар, үсеп утырган имәнне аударып китәрлек көчкә ия үгез көтүләре. Батыраеп араларына керсәң, ахырын уйла. Билсез калма. Ә пошилар үгезенең күп япьле мөгезенә эләксәң, йолдызларга ук очуың да мөмкин.
Көтүләргә уңышлы һөҗүм оештыру өчен, аларга җиде-сигез бүредән торган «артельгә» берләшергә туры килә. Мондый чакта баш бүре һәркайсы алдына конкрет бурыч куя. Андый чакта беренче эшләре итеп көтүне һәрьяклап чорнап алалар. Әле теге, әле бу яктан һөҗүм иткән булып, көтүне куркуга салалар. Балыкны бит болганчык суда тоту җиңел. Максат – көтүдәгеләрне алар өчен ипсезрәк җиргә, аланга кысрыклау. Мондый чакта көчеңне кызганма. Ажгырып-ажгырып көтү өстенә кил дә кире чиген. И-и, сөйләп кенә бирешле тамашамы соң бу мизгелләр?! Бөтен тәнеңне, барлыгыңны моңарчы синдә тыелып торган дәрт, ашкыну баса. Күзләрең ут булып яна. Йөрәк ярылырдай булып тибә. Һөҗүм дәрте белән үз-үзеңне, ни кылганыңны белештермәс хәлгә киләсең. Бияләр дә, ап-ак тешләрен ыржайтып, арт аякларына басканнар. Мондый чакта айгырларның арт аякларына юлыкма. Бик хәтәр хәлгә калуың бар.
Сыерлар көтүендәге күзләрен кан баскан үгезләр үкерүеннән агачлар чайкала. Чөнки бүреләрнең әлеге һөҗүме – үлем белән яшәү арасындагы көрәш бит. Биредә кем акыллырак, шул гына исән кала. Әмма дөнья күргән бүреләрнең күбесе шушы мизгелләр тәмен бер генә тапкыр тату өчен дә җанын да кызганмый. Әйе, мондый һөҗүмнәр корбансыз булмый. Җанын фида кылучылар да булып тора. Әмма мондый һөҗүмнәр – җирдә Бүре заты булып яшәүнең иң бөек ноктасы. Аннан бер бүре дә беркайчан да баш тартмас!
Әйе, кайчакларны алар пошилар, боланнар, ат-сыер көтүләренә җиде-сигез бүре берләшеп, күмәкләшеп һөҗүм итәләр.
Ләкин хәтта үр куянының да җитезрәге, хәйләкәре бүре тырнагыннан качып котыла ала. Пошиларның, атларның-бияләрнең дә җитезләре, көчлеләре, зирәкләре исән кала. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге гарибрәк, аңгырарак, чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. Дошманнарыннан тибешеп, тешләшеп, сөзеп котыла алучыларның балалары да зирәгрәк, зиһенлерәк, үткенрәк була. Алар арасында табигать шартларына тагын да җайлашу, камилләшү, нәселне саклау һәм тагын да яхшырту әнә шундый табигый сайланыш белән бара. Бу изге эштә, әлбәттә, бүреләр безнең якларда төп рольне уйный. Ә Кешеләр менә шул турыда хәбәрдар микән? Беләләрме икән? Белсәләр, нигә соң алар бүреләргә карата шундый үчле? Ана бүре менә хәзер дә балаларына нибары биш минут вакыт бирде. Аларга бу аланнан хәзер үк китәргә, качарга кирәк!
Ана бүренең төпчеге, чатаны, иң яратканы, имчәк өмет итеп, әнисенә елышмакчы булды. Бүтән чакны әнисе аны башкаларыннан аерып иркәли иде. Төпчек бит шулай тәмлерәк, татлырак була инде. Аның бу юлы да бераз иркәләнәсе килгәндер. Чөнки абыйлары да гел кыерсытып кына торалар бит үзен.
Читать дальше