Тәпәннәре балдан бушагач, әтиләре дә кызларының күптән сораган үтенечләрен исенә төшерде:
– Кулың җиңел булды бит, кызым. Син дә булышкач, балыбызны тиз арада сатып бетердек. Болай булгач, теге сез сорап йөргән компьютерны алып бирми булмас, – дип, Газинур машинасын базардан туп-туры компьютерлар сатылган кибеткә борды.
* * *
Газинурлар аланнан чыгып китүгә, авызына бер сарык бәрәне эләктереп, тәмам арып, әлсерәп, Ана бүре үзе кайтып керде. Алан читенә аяк басу белән, «аһ!» итте ул. «Аһ! Беткәнбез!» дигәндәй, бөтен урманга ямьсез улап җибәрде. Аланда йөгерешкән уллары, куркышып, өннәренә качтылар. Шулай ямьсез улап кайтып керде шул Ана бүре үз аланына. Чөнки биредә бүреләрнең иң хәтәр, иң куркыныч дошманы – Кешеләр булган бит! Моны ул аланга аяк басканчы ук, йөз адымнар алдан сизде. Балалары, кадерлеләре, күз нурлары исәннәрме икән? Юктыр! Бирегә Кешеләр бер дә юкка гына килмәгәннәрдер. Ходайның рәхмәте, балалары исәннәр түгелме соң? Өннән берәм-берәм чыга башладылар. Әниләрен күреп алуга, сарык бәрәненә ташландылар, аны ботарларга керештеләр. Ваемсызлар! Гамьсезләр! Ана бүре алай да әниләргә генә хас назлы караш белән аларның барын да янәдән бер күздән кичерде. Балакайлары әнә ничек тәгәрәшеп үсеп киләләр бит. Көзләргә инде үз көннәрен үзләре күрә башларлар.
Ана бүре, балаларын имчәктән аергач, берара аларны үзе ашаган ризыкны ашказаныннан кикереп чыгарып ашатты. Хәзер бу шайтаннарны алай гына туйдырырсың, бар. Әнә бит ничек күзгә күренеп, тәгәрәшеп үсеп киләләр. Бәрән түшкәсен дә әнә ничек белеп ботарлыйлар. Баштарак, нәниләре туган шәпкә, аларны карашырга әтиләре дә булышты. Хәзер күренми. Үзенә башка бер яшьрәк, чибәррәк кәләш тапканмы? Тапса инде. Ана бүре әлегә тормышыннан зарланмый. Урман иркен, бай. Иренмә, йөгер генә. Кирәгеңне табарга була. Балаларына бурсык, сусар, кама да тотып кайткалый. Кыр кәҗәсе, поши балаларына да юлыкканы булды. Урман сукмакларында кош-корт, җанвар үләксәләренә юлыкса да, борынын җыерып узмый. Оясына барын өстери. Җидәү бит! Шуларны бер башың асрап кара. Булсалар соң! Ана бүренең үз әнисе аларны унөч баш итеп тапкан иде әле. Берсен дә өненнән кумады. Ашатты, имезде, иркәләде. Аларның нәселе шундый игелекле, уңдырышлы, үрчемле. Өннәрендә унөч ач күз булсалар да, Ана бүре үз әнисенең зарланганын хәтерләми. Ашатты, үстерде. Берсен дә имчәгеннән өзмәде, үзеннән читкә кумады. Хәзер менә ничәсе исәннәрдер, соңгы вакытларда күрешә алганнары юк. Исәннәренең һәркайсы үз көннәрен үзләре күрә булырлар.
Ана бүре, алып кайткан түшкәне балалары алдына салганда ук, үз телендә:
– Балакайларым, татлыларым, сезгә тамак ялгап алырга нибары биш минут ара бирәм. Соңарганчы, харап булганчы, безгә бу аланнан һич кичекмичә качарга кирәк. Белеп калыгыз, балакайларым, Кешеләр – безнең иң рәхимсез дошманнарыбыз. Алар булган җирдә безгә көн юк. Кешеләр әнә безнең аланда да булганнар. Ничек әле сезне җыеп алып китмәгәннәр? Җайлары килмәде микән? Юксамы?! Бер күргәч, алар бирегә янәдән киләчәкләр, – дип кисәтте. – Килерләр дә барыгызны җыеп, арыш капчыгына тутырырлар. Аларның кулларында мылтык дигән, авызыннан көлтәсе белән ут, үлем чәчә торган дәһшәтле кораллары бар. Шул коралларын да тотып менсәләр, нарасыйларым, сезне мин дә коткарып кала алмам. Моннан хәзер үк качу ягын карыйк. Соңармагаек, балакайларым!
Бүреләр арасында беркая язылмаган, әмма буыннан-буынга бик төгәл тапшырылып һәм үтәлеп килә торган Канун яши. Бүреләр барысы да үз өннәреннән, ояларыннан кимендә утыз-кырык чакрымнар читтә аучылык итеп ризык табалар. Бүреләр, ерткычлар дигәч тә, алар өчен ашар ризыкны беркем дә алдан әзерләп куймаган, урман аланына китереп аудармаган. Берәр әрләнме-йомранмы, әллә үр куянымы эләктерү өчен, аларга, озын телләрен асылындырып, күпме чакрымнар чабып узарга туры килгәнен үзләре генә белә булырлар. Көне буе чабып та, берни таба, эләктерә алмасаң, сарык-кәҗә көтүләренә дә һөҗүм итми хәлең юк. Төннәрен урманга якынрак берәр авылга төшеп, берәр этне буып, йә каз-үрдәк түшкәсе, кызыл кикрикле әтәч чәлдереп кайткан чаклары да булды. Әгәр инде оя-өн корган, анда балаларың калган урманга бик якын торган авылларга төшеп, аларның сарык бәрәннәрен еш ташый башласаң, ул авылларның агайлары түзәләр-түзәләр дә, беркөнне сәнәкләр, күсәкләр белән коралланып, авыл өстендәге урманга ябырылалар. Урманның иң куе, һичкем эзләп таба алмаслык җиренә яшергән өнеңне үзләре күрмәсәләр, бүреләрнең мәңгелек дошманнары – этләре-бурзайлары табып бирә. Ә инде сарык түшкәләрен кырык чакрымнар читтәнрәк урласаң, авыл агайлары, шулкадәр арадан килеп, синең ояңны эзләп йөрмиләр. Әлеге Канун нигезендә шушы хакыйкать! Шушы хәйлә!
Читать дальше